Әнисен үтерүдә шикләнелүче кыз егет таба алмауга зарлана, әтисе «Мерседес» бүләк итә
Яңа Мәскәүдә фаҗига турында яңа белешмә чыкты. Биредә балалар мәйданчыгында 47 яшьлек хатынны үтерделәр. Җинаятьтә шикләнеп аның 24 яшьлек кыз тоткарланган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
- «Кызының укуы өчен түли, ипотека алган». Эшмәкәр хатынны үз кызы үтергән, дип шикләнәләр, дип язган идек.
Гаиләнең танышлары «МК»га сөйләгәнчә, кыз муллыкта үсә, анасы да, атасы да (алар аерылышкан) аннан берни дә кызганмый. Ул бераз АКШта да яши, шундый укый, аннары Россиягә кайта. Кыз сәяхәт итәргә ярата, әтисе – зур бизнесмен, аны гел төрле илләргә алып йөри. Әти кеше кызының бөтен теләкләрен үтәргә тырыша, «Мерседес» та бүләк иткән.
Кызның шәхси тормышында проблемалар була. «Ул егет таба алмавыннан зарланды. Чыннан да, аның янында сәер кешеләр йөрде, нормаль егетләр түгел», – ди танышлары.
Танышлары кызның характерын да мактамый – импульсив, кәефе үзгәрүчән, еш елый. Ул дусларына да кыенлыклар китерә. Мәсәлән, дус кызларын туган көненә чакырган, ләкин бөтен кеше җыелып беткәч, бөтенесен ташлап, егете белән кальян тартырга китеп барган.
Әнисенең үзенең дә хәлләре шәптән булмый – ул соңгы 7-8 елда нормаль мөнәсәбәтләр кора алмый, депрессиядә була, салгалый, бик озак эчкәч, наркологларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Хәзер тикшерүчеләр әлеге җинаятьнең алдан уйлап эшләнгәнме, әллә кисәк кенә килеп чыкканмы икәнен ачыклый. Гаепләнүче кыз күрсәтмә бирми. Үтерү коралы – төрек кинжалы табылган, аны кызга атасы бүләк иткән булган.
Анасын үтергәннән соң, кызның Италиягә китәргә җыенуы билгеле, биредә аның егете һәм якын дус кызы яши. Бер якка билет та алынган булган.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.