Күп катлы йорт ишегалдында үзеңә парковка алып куярга ярыймы?
Күп катлы йорт ишегалдында үзеңә парковка аерып куярга («застолбить») ярамавын Дәүләт Думасында аңлатканнар. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Машина йөртүчеләрнең мондый хокукы юк. Шәхси милек, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Сергей Гаврилов шул хакта аңлаткан.
Аның сүзләренчә, беркем дә ишегалды территориясенең бер өлешен үзенең шәхси милеге дип санарга хокуклы түгел.
«Димәк, «бу – минем парковка урыны» дигән сүз, төрле конструкцияләр, чылбырлар, кирпеч һәм тактадан коймалар, асфальтка язулар, янаулар юридик көчкә ия түгел», – ди ул.
Аның сүзләренчә, машина урыны биналарга һәм корылмаларга карый, шуңа күрә «оста» күршеләрнең берәрсе парковка урынын аерып куйса, башка кешеләр җирле идарә органнарына яки идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә ала.