Игорь Комаров Артем Здуновны вазифага керешүе белән котлады
0
100
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Саранскида Артем Здуновның Мордовия Республикасы башлыгы вазифасына рәсми керешү тантанасы булды. Анда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, РФ Федерация Советы һәм РФ Дәүләт Думасы, башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре, Дәүләт җыены депутатлары, төбәк муниципалитетлары башлыклары катнашты.
Игорь Комаров сүзләренчә, Артем Здуновның югары профессионализмы һәм эшкә сәләтлелеге аңа кыска вакыт эчендә республика халкының ышанычын яуларга мөмкинлек бирде, алар аңа сайлауларда ярдәм итте.
Тулы вәкаләтле вәкил шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның федераль һәм төбәк хакимият органнары алдына куйган бурычлары турында искәртте.
«Президент безнең ил һәм аның барлык төбәкләре өчен илкүләм максатларны ачык билгеләде. Якындагы 5 елда хакимият органнарының төп бурычы — Мордовиядә яшәүчеләрнең тормышы яхшырак һәм уңайлырак булсын өчен барысын да эшләү», — дип китерә Тулы вәкаләтле вәкил сүзләрен матбугат хезмәте.
Тантанада шулай ук Мордовиянең җитди сәнәгать потенциалына, заманча югары җитештерүчән авыл хуҗалыгына, социаль өлкә үсешенә ия булуы билгеләп үтелде.
Артем Здунов Мордовияне алга таба үстерү өчен бөтен көчен куячакмын, дип ышандырды. Артем Здунов, кулын Россия Федерациясе Конституциясенә һәм республика Уставына куеп, ант итте.
Здунов 2020 елның 18 ноябреннән Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы иде. Узган сайлауларда аның өчен 78 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән.