Кырымда яңа мәчет ачылды
0
40
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Кырым мөфтие Эмирали Аблаев Белогорск районының Лечебное авылында (Катырша-Сарай) яңа мәчет ачылышында катнашты. Чарада мөфти урынбасары Эсадуллах Баиров, Белогорск районының баш имамы Сияр Абдулганиев, Лечебное авылы имамы Дилявер Исмаилов, Кырым Республикасының Милләтара мөнәсәбәтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Айдер Типпа, Белогорск районы администрациясе башлыгы Галина Перелович, Мичуринск авылы советы рәисе Оксана Сотникова, җирле халык һәм башка кунаклар катнашты. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены хәбәр итә. Мөфти җыелган кунакларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Сәламләү сүзендә ул мәчетнең беркайчан да буш тормавын, аның дини белем үзәге булуын һәм туган җирдә кешеләрне берләштереп торуын теләде. Мәчет төзелеше 2020 елның гыйнварында башланган, соңыннан пандемия аркасында тукталып торган. Чикләүләрне өлешчә бетергәч, төзелешне яңартып җибәрәләр һәм 28 майда мәчеттә беренче җомга намазы укыла. Мәчеткә 150 кеше сыя, бинада китапханә, хатын-кызлар бүлмәсе, имам бүлмәче, шулай ук тәһарәтханә дә бар. Алга таба мәчеткә манара кую планлаштырыла. Мәчеткә Юсыф Абделганиевның әтисе хөрмәтенә Җәүдәт-джами исеме биреләчәк. Хәзерге вакытта Лечебное авылында 230га якын кырым-татар гаиләсе яши.