Мы в Telegram
Добавить новость
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Киров өлкәсе Сабан туе: Миңнеханов алкышларга күмгән җыр, Зәйнәб күңеленә тигән мәсьәлә

0 1706
Киров өлкәсе Сабан туе: Миңнеханов алкышларга күмгән җыр, Зәйнәб күңеленә тигән мәсьәлә

Балтачлыларның мичтә пешкән коймакларын авыз итеп...

Киров өлкәсе дигәч тә, әллә ни ерак түгел ул бездән – Казаннан төгәл 2 сәгать бардык. Көн болытлы, салкынча иде. Җилләр исеп куйганда хәтта каз тәннәре дә чыкты. «Нигә җылырак киенмәдек икән?» – дип, үз-үзебезне битәрләдек. Песи баласы кебек йомарланып ятасы килде шулчак. Бөрешеп дигәндәй, Балтач районы утарына аяк баскач, йокыдан айнып өлгермәгән күзләр түгәрәкләнде, аппетит та ачылып китте: татар апалары күз алдында мич коймагы пешереп ята иде. Кайнар үләнле чәй, мендәр мамыгы кебек кабарып торган мич коймагы белән сыйланып алгач, яшиселәр килеп китте! Рәхмәт яугыры.

«Безгә әзерләнергә кирәк», – дип, утарны чит-ят кешеләрдән ябып куйдылар. Утарны Балтач районы 1 атна элек үк төзеп куйган: матур гына татар йорты (тәрәз төпләрендә яран гөлләр чәчәк атып утыра), коесы, келәте, мунчасы бар. Һәм бөтенесе бурадан төзелгән! Әллә кайдан агач исе килеп тора, аның исләре-е-е! Балтачлылар шәп тырышкан. Аннан соң, Сабан туе мәйданчыклары белән танышуны дәвам итеп, каршыдагы утарга – рус, татар, мари һәм удмурт апа-абыйлары янына юнәлдем.

Көн дә ачыла төште: болыт өермәсеннән, күзне камаштырып, кояш нурлары таралды, үзебез дә сизмәстән, җылынып, эсселәнеп киттек. Сабантуй көне кояшлы-болытлы булды: эре-эре тамчылары белән тузанны бастырып, яңгыр да явып үтте, чыланып-юешләнеп тә алдык. Кояш астында пешеп, тәннәр дә кызарды. Сабан туе өчен идеаль һава торышы булды бу, Алланың рәхмәте!

Сабан туе Малмыж шәһәре янында 10 еллап уздырыла, ләкин быел зурлап оештырырга булганнар, чөнки милли бәйрәмгә мәртәбәле кунак – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чакырылган иде. Рөстәм Нургалиевич килә, дигәч, Сабан туе территориясен дә киңәйткәннәр: бер кырыйда үзебездә җитештерелгән зур-зур техника торса, шуннан ерак түгел «Вятка» хайваннар үрчетү хуҗалыгы урнашкан: чәшкеләрнең генә 4 төре бар иде. И-и, сыйпыйсы килде шуларны, бер карашка нәни генә җәнлекләр үзе. «Берүк читлеккә тия күрмәгез, ерткыч хайван бит!» – дип кисәтте Римма ханым. Читтәрәк ат чабышлары мәйданы, балалар мәйданчыгы, сату нокталары һәм Сабантуйның төп мәйданы белән таныштык.

«Алар безне аңлый, без аларны аңлыйбыз.»

Киров өлкәсе Малмыж районы утарында берничә өстәл әзерләнгән иде: рус, татар, мари һәм удмурт өстәлләре. Һәркайсы үзләренең сыйларын пешереп алып килгән. Иң элек, Малмыж районы Иске Йөрек авылы апалары белән күрешеп, сөйләшеп алдым.

– Чигүле сөлгеләрне әзерләдек, татар халык ашларын кичә кич пешереп, бүген алып килдек, махсус Сабан туе өчен күлмәкләр тектердек, – ди Иске Йөрек авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Зөһрә апа Хәмидуллина.

– Татарстаннан читтә яшәсәк тә, безнең авылда бик күп татарлар яши. Авылыбыз бик зур, матур, юлларны да ясадылар, ферма, клуб, балалар бакчасы, мәктәп гөрләп эшләп тора. Авылыбыз артта калганнардан түгел, беренчелектә. Фермалар булгач, эш тә бар. Яшьләр авылда кала, Казанга да китүчеләр бар. Мәсәлән, фермадагы белгечләрнең күбесе яшьләр.

Балалар русча сөйләшә, әмма татарча беләләр, аңлыйлар. Чөнки мәктәптә, нигездә, предметлар русча укытыла. Татарча конкурслар үткәрелә, балаларны шунда җәлеп итәргә тырышабыз. Мәктәптә татар теле, әдәбият дәресләре керә. Мәдәният йортында түгәрәкләр эшли, биюләр өйрәтәбез, аннары өлкәдәге бәйгеләргә катнашырга чакыралар. Авыл халкы тырыш, Аллага шөкер, – диде Зөһрә апа.

Киров өлкәсендә һәр милләтнең үз авылы бар. Шулай, күрше булып, дистә еллар буена дус-тату яшәп яталар. «Мари биюен куйсалар, марича биибез, татар бию көен куйсалар, алар татарча бии. Бер-беребез белән дус-тату яшибез. Әнә, удмуртларның күбесе татарча белә», – диде, елмаеп, апалар.

Татар апалары янында гына мари өстәле тора – мари апалары мәш килеп кайнаша иде. Малмыж районы Олы Сатнур авылыннан килгәннәр. Коймак, чунга, тувыртыш, пәрәмәч, ватрушка кебек милли ашларын әзерләгәннәр. «Ужара» ансамбле солисты Нина Готниковадан «гореф-гадәтләрне, телне саклап калуның сере бармы» дип кызыксындым:

– Милли бәйрәмнәрне берсен дә калдырмыйча билгеләп үтәбез. Мари халкының өйдән-өйгә йөрү традициясе бар, кунаклар бер өйгә җыелышкач, туганнар өйдән-өйгә кереп йөри. Мәсәлән, Яңа ел, 8 Март, Пасха, Троица бәйрәмнәрендә. Традицияләрне саклауның тагын бер ысулы – милли коллективлар белән чыгыш ясап йөрү. Мин инде 30 ел «Ужара» ансамблендә чыгыш ясыйм. Чакырган җирдән калмыйбыз. Сабантуй, Питрау һ.б. бәйрәмнәрдә җырлыйбыз.

Балаларыбыз мари телен аңлый, ләкин русча сөйләшә. Без, өлкән буын, мари телендә сөйләшәбез, марича биибез, җырлыйбыз. Татарлар кебек үк, марилар да бик кунакчыл халык. Күршедә генә – Тукай авылы, татарлар марича аңлый, без татарча аңлыйбыз. Тиздән Актүбә авылында Сабантуй була, анда да барырга уйлап торабыз. Татарлар безне чакыра, без аларны чакырабыз. Гомер буена шулай дус булып яшибез, – ди Нина Аркадьевна.

«Сабантуй –татарларның да дәрәҗәсен күтәрә»

Ниһаять, көтеп алынган кунаклар да килеп җитте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, өлкә җитәкчеләре, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һ.б. каршы алды.

Алар, түбәтәйләр киеп, Киров өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының – татар, рус, мари һәм удмурт утарларын карарга юнәлде. Сабан туе капкасында Кукмара һәм Балтач районы гармунчылары белән музыкант Илмир Ямалов авыл көйләрен уйнап тора иделәр, Рөстәм Нургалиевич гармун моңына түзә алмыйча гармунчыларга алкышлады, авызы – колакта, колак еракта иде.

Соңыннан алар Балтач районы пешекчеләре пешергән мич коймагыннан авыз итте, халык осталарының биюләре, эшләнмәләре, күргәзмәсе белән танышты. Шундый осталарның берсе – комганнар ясаучы Илдар Солтанов иде.

– Комганнарны җиз, бакыр, «нержавейка»дан ясыйм. Кемгә нинди кирәк инде. Берсендә дустым 2 җиз комган табып бирүемне сораган иде. Комган ясаучы бабай белән сөйләштем. Ул миңа материал алып килергә кушты. 3 төрле калынлыктагы җиз комган ясады. 6 комган булды, материал артык калды. Кыйммәтле материал бит, әрәм була, дидем. «Өйрәтер идем сиңа, әмма мин сулагай бит!» – ди бу. «Соң, мин дә сулагай бит!» – дим. Шулай, бабай комган ясарга өйрәтте. Эштән сон, бабай янына комган ясарга өйрәнергә бара идем. 1 атна дигәндә өйрәндем. Комганнарны җан таләбе буенча ясыйм, аның белән баеп булмый. Бик четерекле эш ул.

Заказ бирүчеләр бар, бакыр, җиз комганнарны күбрәк сорыйлар, анда су әйбәт саклана, диләр. «Нержавейка» күгәрми инде. Сабантуйга килүемне сорадылар да, килдем. Төрле җирләргә чакыралар, рәхәтләнеп барам, – диде Илдар абый.

Балтач районы утарында Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нияз хәзрәт Кашаповны очраттым. Сабантуйның дәрәҗәсе күтәрелде, дип саный ул.

– Төбәк җитәкчеләре килеп, милли бәйрәмебезне зурлап, татарларны да хөрмәтли, дигән сүз. Сабантуй – татарларның да дәрәҗәсен күтәрә. Яшьләр җитәкчеләрдән үрнәк ала, алар да бәйрәмгә тартыла. Үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне шунда яңартабыз – традицияләребезне белмәгән кеше аны Сабантуйда күрә, таныша ала.

Аллага шөкер, ел саен татар авылларында Сабантуйлар уза. Татарлар күбрәк Малмыж, Нократ Аланында яши. Һәр татар авылында мәчет бар, әкренләп, яшьләр дингә тартыла, дин дәресләре алып барыла. Чиктәш авылларда балалар татарча белә, вәгазьләр дә татар телендә бара. Катнаш авылларда төп вәгазь татар телендә. Кызганыч, телебезне югалту куркынычы бар, шуңа күрә кайбер мәсьәләләрне русча аңлатып узабыз, – дип аңлатты ул.

«Бездә җитәкчеләрнең 80 проценты – татарлар»

Муенына фотоаппарат аскан, кулында – телефон. Кем булыр бу? Журналист журналистны әллә кайдан таныр. Бәйрәмдә коллегам – Киров өлкәсендә бердәнбер татарча чыга торган «Дуслык» газетасы журналисты Рәмзия апа Хәкимова белән күрештем. Аның журналистика өлкәсендә стажы – 18 ел. Газета редакциясендә эшли башлаганчы башлангыч мәктәп укытучысы булган.

– Аллага шөкер, бездә төрле милләт халкы аңлашып, дуслашып яши, – ди Рәмзия апа. – Бергә эшлиләр, бергә бәйрәм итәләр, дигәндәй... Борынгы заманнан ул халыклар бергә яшәгән. Бу төбәктә иң элек марилар булган. Аннан соң татарлар килгән. Чукындыру вакытында Казан татарлары урманга качкан, шушында төпләнеп калган. Явыз Иван Казанны яулап алгач, бу якларда руслар да яши башлаган. Колхозлашу заманында Татарстаннан бик күп кеше күченгән. Нократ елгасының икенче ягындагы татар авылларының күбесе шул чорда нигезләнгән.

Малмыж районында җитәкчеләрнең 80 проценты  – татарлар. Алар җитәкләгән колхозлар да алдынгы. Мәсәлән, өлкәдә «Зерновой» колхозы, «Смәил» колхозы, Мичурин исемендәге колхоз, Чавал исемендәге колхоз, «Гигант» колхозы һ.б. бар. Барысы белән дә татарлар җитәкчелек итә. Бездә колхозлар гөрләп тора! Эшне бик тырышып алып баралар. Күбрәк җитәкчелектән тора инде ул. Колхозлар булгач, эш тә бар. Колхоздан тыш, спорт, мәдәният, төзелеш өлкәсендә дә эш күп.

Газетабыз Малмыж районында чыга, элек-электән Малмыж – Киров өлкәсендә татар халкының кыйбласы булган. Кызганыч, абунәчеләр елдан-ел азая, Малмыж районында почта начар эшли башлады, газеталарны таратмыйлар. Бу мәсьәлә дә матбугатка зыян китерә. Газета укыган әби-бабайлар гүр иясе булалар, ә яшьләр язылмый. Яшьләр газетаны укымый бит, кулларында – телефон. Бу  безнең проблема гына түгел, бөтен газета редакцияләре проблемасы, – дип, әңгәмә корып алдык Рәмзия апа белән.

Сабан туен тәнкыйтьләргә тел әйләнми, мактыйсы килеп тора!

Киров өлкәсе губернаторына ат ярышы да оештырылган иде. Кызганыч, вакыт тар булу сәбәпле, ярышларны карый алмый калдык... Алып баручы, чиста токымлы гарәп атлары, хуҗалыкларда тәрбияләнгән атларның узышы булырга тиеш, дип сөйләде.

Берәүләр Сабан туенда концерт карарга, икенчеләре көрәш карарга, өченчеләре ат ярышы, дүртенчеләре дус-ахирәтләре белән очрашырга килә. Сабан туеның төп мәйданында милли уеннар башланганда, халык шыплап тулган иде. 10 мең кешенең килүе көтелә, дигән иделәр, 10 мең булгандыр да. Көрәш башлангач, бөтенләй галәмәт инде: кеше, көрәшчеләрне карарга дип, мәйдан эскәмияләрен атлап чыгып, 5-6шар рәт булып җиргә тезелешеп утырды. Сабантуйга соңга калып килгән халык эскәмия артында басып карап торды.

Сабантуйның кереш өлеше 20 минут дәвам итте. Монда Сабан туен үткәрү тарихы, әби-бабалардан калган борынгы гадәтләр, милли уеннар турында театральләштерелгән программа тәкъдим ителде. Бик кызыклы формат. Киров өлкәсе Сабан туен тәнкыйтьләргә тел әйләнми. Чөнки 20 минут эчендә милли бәйрәм турындагы мәгълүматны сөйләп, шул ук вакытта милли уеннарны уйнап күрсәтеп тәкъдим иттеләр. Программа татар телендә барса да, аны бөтен халык аңлады, монда тылмач кирәк түгел иде: егетләр атка утырып чапты, көрәште, авыр таш күтәрде (гер күтәрү дип аңларга), кызлар сөлгеләрдә чигү чикте, биеде, егетләренә сөлге бүләк итте, соңыннан бергәләп сөлге җыеп йөрделәр, сөлгене Татарстан Рәисе һәм Киров өлкәсе губернаторыннан бәйләттерделәр. Фонда – татар халык җырлары яңгырап торды. Барысы да эзлеклелектә эшләнелгән иде.

 

Соңрак Киров өлкәсендә яшәгән милләт вәкилләре дә чыкты. Алар үз җырларын җырлап, биеп күрсәтте. Кереш өлешендә барлык милләт халкы тезелеп басып, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның «Горур булыйк» дигән җырына хәрәкәтләнде. Җырлар бик уңышлы сайланган иде. Җырның сүзләре дә татар халкына мескенләнмәскә, горур булырга өнди бит. Бу җыр яңгырагач, Рөстәм Нургалиевич та Раязга: «Афәрин!» – дип, кул чапты.

Ат ярышы мәйданчыгында, әйтик, атлар турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Бик кызыксынып тыңлап тордым: «Беренче атлар моннан 6 мең ел элек кеше тарафыннан ияләндерелгән, дип фаразлана. 20дән артык халыкта ат – иң изге хайваннарның берсе. Атка сугарга, атны сүгәргә ярамый, чөнки ат барысын да аңлый, дигән гыйбарә бар. Ат – кешенең иң якын дусты. Ул кешенең нинди халәттә, нинди хәлдә икәнен аңлый. Атлар көзгедән үзләрен таный. Алар сезнең йөзегезне күрсә, хәтерләп калачак. Атны бары тик яратырга гына кирәк. Дөньяда иң күп һәйкәлләр дә атларга куелган. Борынгы Рим, Грециядә атларның рәсеме акчаларга сугылган, аларның иң яхшылары тарихка кереп калган». Башка Сабан туенда мондый мәгълүматны бөтенләй ишеткән булмады.

«Алып баручылар да, хөкемдарлар да сөйли: без бер-беребезне ишетмәдек»

Концерт программасын Тинчурин театры артистлары Резедә Сәлахова белән Артём Пискунов алып барды. Сабан туеннан алган хис-кичерешләрен алар минем белән уртаклашты:

Резедә Сәләхованың шәхси архивы 

– Сабан туе бик югары дәрәҗәдә оештырылды. Малмыж Сабан туеның өлкә Сабан туе дәрәҗәсенә күтәрелүе – зур вакыйга. Сәхнә артына фотога төшәргә килгән абый-апалар да: «Авызыбызны җыя алмыйча, шаккатып йөрибез!» – дип, шатлыклары белән уртаклашты.

Программаның кереш өлеше дә бик отышлы. Сценарий авторы – Резеда Зәйниева, режиссер – «Бәрмәнчек» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова иде. Сценарий Сабантуйның килеп чыгышы турында риваятькә нигезләнеп эшләнелгән.

Сабантуйның бер уңайсыз ягы булды – концерт өлеше һәм милли уеннар бер үк мәйданда үткәрелде. Алып баручылар – алып бара, шул ук вакытта хөкемдарлар да сөйли. Без бер-беребезне ишетмибез. Җырчыларга да, алып баручыларга да уңайсыз булды. Хөкемдарларга бер сүзебез юк, аларга шулай кушылган, алар үз эшләрен эшли.

Мәсәлән, Кемеровода Федераль Сабан туенда, Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабан туенда эшләдек, анда концерт – бер урында, уеннар һәм көрәш аерым бер урында үткәрелде. Монда урын шактый, аерым-аерым мәйданчыклар ясап үткәрергә мөмкин булыр иде, бәлки.

2025 елда биредә Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Малмыж районы халкы өчен тагын бер кат куандык. 2025 елда Сабантуйларны гөрләтеп, тагын бер кат очрашырга насыйп булсын! – диде алар.

«Сабантуйда тавыш мәсьәләсен генә карап бетерергә кирәк»

Сабан туе программасы җырчыларның чыгыш ясавы белән дәвам итте. Бер үк вакытта милли уеннар: көрәш, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту, кул көрәше, чиләк белән су ташу кебек уеннар үткәрелә башлады. Көрәш хөкемдарның шәрехләп баруыннан башка үтми инде ул. Шуңа күрә кайчак алып баручылар, җырчыларның чыгышы белән хөкемдарның тавышы «кисеште».

Сабантуй сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең кабатланмас моңлы тавышы белән иң матур җырларын яңгыратты. Аның «Авылым хатирәсе» җыры гына да йөрәккә май булып ятты. Сабантуй бер үк мәйданда узарга тиеш, моның өчен тавыш аппаратурасын гына дөрес көйләргә кирәк, дигән фикердә ул:

– Сабантуйның бер мәйданда оештырылуын яратам: сәхнә дә, милли уеннар да бер урында уза. Шулай булганда Сабан туе үзебезчә, татарча – авылларда оештырылган кебек тоела. Бик күп Сабантуйда булганым бар. Аның төрле мәйданчыкларда оештырылуы нигәдер күңелемә ятып бетми. Миңа калса, алар күмәк бер зур мәйданда булырга тиеш.

Тавыш мәсьәләсен генә карап бетерергә кирәк. Тавыш дөрес көйләнеп бетмәсә, чыгыш ясавы авыр була. Тавыш кайвакыт ишетелеп бетми яисә киресенчә – каты яңгырый. Ул яктан, тавыш режиссерлары алдан ук бөтен нечкәлекләрне уйлап бетерергә, хәл итәргә тиеш. Тынычлык бистәсендә, мәсәлән, көрәш һәм башка милли уеннар, концерт чыгышлары бер мәйданда оештырыла. Бик кызык һәм күңелле!

Бер-береңә комачауламас өчен, алып баручылар белән бөтенесе дөрес итеп бүленергә тиеш. Бер мәйданда эшләүнең нечкәлекләре бик күп, – дип сөйләде җырчы.

 

«Костюмнар, бию хәрәкәтләре җентекләп уйланылган иде»

Сабан туенда биючеләргә аерым рәхмәт: алар чын атларга утырып чапмаса да, чын бүрәнәгә атланып көрәшмәсә дә, бик аңлаешлы итеп күрсәтә алды. Биюләре дә бик җиңел, матур һәм татарча иде. Биючеләр арасында коллегаларым – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары Арсений Кәримов белән Александр Хевронинны күрдем. Алар инде 10 еллап «Салават күпере» бию коллективына йөри икән. Коллегаларымның бию белән шөгыльләнүләрен күрү – көтелмәгән шатлык вә сөенеч булды.

– Без ел саен Казан мәйданчыкларында да, башка төбәкләрдә дә төрле Сабантуйларда катнашабыз. Бу – безнең өчен кызыклы сәяхәт, чөнки һәр авылда бу бәйрәм төрле рухта үтә. Һәр авылның үз традицияләре, гореф-гадәтләре, оештыру эшенә карашы һәм сыйлары бар.

Киров өлкәсе Сабан туена 3 атна әзерләндек. Александр белән без биючеләр генә идек, безгә хәрәкәтләрне генә өйрәнергә кирәк иде.

Бик кызыклы деталь әйтеп үтәсем килә. Төп бурыч – татар халкының милли үзенчәлеген тулаем күрсәтергә кирәк иде. Аны мөмкин кадәр ачык күрсәтү өчен хореографик постановканың мәгънәсе, костюмнар, бию хәрәкәтләре җентекләп уйланылган иде. Хәтта читекләрдә дә традицион милли бизәкләр бар иде. Кереш өлештә сөлгеләрдә чигү, ат чабышлары, капчыклар тотып көрәшү, көрәш һ.б. күрсәтелде. Бәйрәмнең төп асылы – язгы кыр эшләренең тәмамлануы, бу программада чагылдырылган иде, – дип сөйләде Арсений Кәримов.

«Шатлык» ансамбле: «Безнең халык тыйнак, үҗәт һәм эшчән»

Сәхнә артында Иске Йөрек авылының «Шатлык» бию ансамбле кызлары үз чыгышын көтеп тора иде. Күзләрендә – нур балкый, йөзләрендә елмаю. Шатлык бит! Исеме – җисеменә туры килгән ансамбльнең.

– Ансамбль 2018 елда оешты, – дип сөйли башлады ансамбль кызлары. – Без – үзешчәннәр, һәркайсыбыз төрле эштә эшли. Төрле милләт биюләрен биергә оста без. Губернаторны, Рәисне каршы алдык, җырладык. Алар белән биедек, биеттек үзләрен!

Авылны без тотып торабыз. Безнең авылны «ике мәчетле авыл» дип тә йөртәләр. Иске Йөрек авылы халкы бик эшчән. Колхоз да бик алдынгы. Безнең авылга килгән кеше кире китми, авылда төпләнеп кала. Безне «усал» дип тә әйтәләр, дөресен әйткәндә, без – тыйнак, үҗәт һәм эшчән. Авылыбызга гына хас сөйләм үзенчәлеге бар. «Әттә, нәнә» дип әти-әнигә әйтәбез. «Телевизорны куябыз» – телевизорны кабызабыз. «Матама» – буталып йөрмә, дибез. Безнең якка гына хас үзенчәлекләр күп инде ул, – дип уртаклашты алар.

Сабантуйның рәсми өлеше: Татарстан һәм Киров арасындагы чикләр билгеләнде, 5 елга берлектә уздырылачак чаралар планы расланды

1930 еллар ахырына кадәр Балтач районының 30га якын авылы Малмыж өязенә кергән. Бөек Ватан сугышыннан соң гына авыллар Балтач районына бирелгән. Сабан туенда Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ике төбәк арадагы чикләр билгеләү турында килешү имзалады. 2023-2027 елларга Киров өлкәсе һәм Татарстан Республикасы белән берлектә уздырылачак чаралар планы расланды.

– Рөстәм Миңнеханов белән бергә без 2 документка кул куйдык. Беренчесе – чик турындагы документ. Территориаль бәхәсләр юк. Икенчесе – безнең төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 5 елга чаралар планы расланды. Без барлык юнәлешләр буенча диярлек партнерлык, дустанә бәйләнешләрне ныгытачакбыз. Авыл хуҗалыгы продукциясен, чимал, азык-төлек, нәселле эре мөгезле терлекләрне үзара тәэмин итүне киңәйтү планлаштырыла. Мәгълүмати технологияләр, мәдәни хезмәттәшлек үсешендә үзара хезмәттәшлек итү һ.б. Уртак идеяләр күп. Барысы да килеп чыгар дип ышанабыз, – диде Александр Соколов.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Сабан туенда Татарстанның Киров өлкәсе белән хезмәттәшлеге инде күп еллар үсеш кичерүен әйтте.

«Ике төбәк тә – уртак яклары күп булган ышанычлы һәм җаваплы партнерлар», – дип билгеләп үтте ул.

«Исәнлек-саулык телим. Дөньялар тыныч, матур булсын, өлкәләр, республикабыз гөрләп торсын! Бергә җыелып, шатланырга мөмкинлек булсын. Сабан туен оештырган кешеләргә зур рәхмәт! Сабантуй – бөтен милләт өчен бәйрәм ул. Бу бәйрәмгә төрле милләт һәм дин вәкилләре килә. Аллаһы Тәгалә күп кояш, яңгыр бирсен иде. Бергәләп җыелып килгәнегез өчен рәхмәт», – диде Сабан туена килгән халыкны сәламләп Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов кунакчыл Киров өлкәсендә Сабан туе бәйрәм ителүен билгеләп узды.

«Сабан туе язгы кыр эшләре тәмамлангач бәйрәм ителә. Рус, татар, мари, удмурт һ.б. милләтләрне берләштерә. Безне бик якын тугандаш җепләр бәйли. Икътисад, мәдәният, транспорт инфраструктура өлкәсендәге уртак эшләр башкарырбыз дип уйлыйм», – диде ул.

Сабан туе батырына – Татарстан Рәисеннән «Лада Гранта» машинасы!

Көрәшне күрмичә калдык, чөнки Сабан туе кичкә кадәр дәвам итте, бил алышуда гына да 60 спортчы катнашты.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте 

– Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды. Ул – Лаеш районыннан Радик Сәләхов.

Радик Сәләховка Татарстан Рәисеннән бүләк итеп, «Лада Гранта» автомобиле тапшырылды. Батырга машина ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Ул батырны җиңүе белән котлап, киләчәктә дә аңа уңышлар теләде.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте 

«Икенче урынга – Чаллы шәһәреннән Рәнис Гыйләҗетдинов, өченче урынга Арча шәһәреннән Альберт Ситдыйков лаек булды», – дип котладылар Сабан туе мәйданында.

  • Радик Сирен улы Сәләхов – авыр үлчәм категориясендә көрәшче, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңүче. Татарстан чемпионы (2014, 2017, 2018, 2020, 2022), Россия чемпионы (2015, 2022, 2023), билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2022, 2023), ХXIII Федераль (III Халыкара шахтерлар Сабан туе) батыры (2023), билбау көрәше буенча спорт мастеры.

2025 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе Малмыж районында узачак

Милли Шура рәисе, Татарстан Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразыев 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсендә уздырылачагын әйтте.

«Матурлап җыелып үткәрик, Сабан туйларыбыз мөбәрак булсын! Бөтенроссия авыл Сабан туе 2025 елда Киров өлкәсендә узачак», – диде ул Киров өлкәсе Сабан туенда сәхнәдәге чыгышында.




Малмыж

Киров өлкәсенә эшлекле сәфәр кылдык: Милли үзаң көчлелеге хәйран калдыра


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Белка только и порадовала». Что пишут зрители про шоу «Светлаков+»

Киров өлкәсенә эшлекле сәфәр кылдык: Милли үзаң көчлелеге хәйран калдыра

Новости Кировской области

Преступления мигрантов с рынков азербайджанского олигарха Года Нисанова продолжают шокировать Москву

Трансформаторы СВЭЛ для одного из крупнейших медных ГОКов России

«Юнител Инжиниринг» выполнило поставку шкафного оборудования сетей связи и работы по пуско-наладке сетей в Хабаровском крае

Киров өлкәсенә эшлекле сәфәр кылдык: Милли үзаң көчлелеге хәйран калдыра


В Кировской области объявлен конкурс на строительство моста через реку Чепцу

Федяковское поселение Кирово-Чепецкого района поучаствует в открытии Пешеходной Спасской

Для афанасьевских лесов объявлено пожароопасное время

Марат Хуснуллин: В этом году по нацпроекту «Безопасные качественные дороги» обновят свыше 1,9 тыс. км дорог к медучреждениям


В Кировской области медики полгода отказывались вакцинировать ребенка от кори

Для строительства моста через Чепцу в Кирово-Чепецке ищут подрядчика

Участок дороги "Киров-Малмыж-Вятские поляны" отремонтировали в Кировской области

На жительницу Малмыжа оформили кредит без её ведома


Губернатор Кировской области Александр Соколов
Кировская область

Александр Соколов ввел особый противопожарный режим в Кировской области


Частные объявления в Малмыже



Загрузка...
Персональные новости
Тимати

«Ты кого здесь уму-разуму учить собрался? Берега не путай», — Киркоров получил претензию от Тимати



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Малмыж на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

60 сосисок и чёрный хлеб: раскрыт райдер рэпера Басты

Песня под Ключ. Купить Песню под Ключ. Запись Песни под Ключ.

Мариинский театр обзавелся четвертой сценой на 800 мест

В Ростове из-за двух концертов Басты перекроют улицу Левобережную


Теннисистка Петрова: Хачанов совершил недопустимую ошибку на "Ролан Гаррос"

Азаренко не смогла выйти в 1/16 финала открытого чемпионата Франции по теннису

Вице-президент ФТР Селиваненко: у Рублева не пошла игра с Арнальди

Итальянская забастовка: Рублёв, Котов и Самсонова вылетели с «Ролан Гаррос», Потапова обыграла Ван Синьюй


When Narine asked Gambhir 'can I bring my girlfriend to IPL?'

Brentford B and Tiverton Town Friendlies Announced

Inside the mad Fenerbahce world Jose Mourinho is entering with rioting fans, players walking off and notorious hooligans

Fentanyl distribution indictment follows Westminster traffic stop