Добавить новость
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
Июнь 2026
Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Төбәкләрдәге татар редакцияләре белем ала: «Утыз елга беренче тапкыр уку оештырылды»

0 1969

Медиамәктәптә катнашуга 12 төбәктән баш мөхәррир теләктәшлек белдергән. Укулар өч атна дәвамында һәр җомга саен уза дип планлаштырылган иде. Шуның өчен һәр уку көнендә дүрт басмага күзәтү ясала. Биш спикер мәкаләләрнең төзелеше, редакцияләнүе, басмаларның сайты, социаль челтәрдәге аккаунты, версткасына карата фикерләр әйтте, киңәшләрен бирде.

«Сезгә ни дәрәҗәдә авыр булуын без, бәлки, белеп тә бетермибездер»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров, «Сөембикә» журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина, «Шәһри Казан» газетасының дизайнер-верстальщигы  Илдар Габидуллин.

Модератор – проектның идея авторы, медиамәктәпнең җитәкчесе, «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире урынбасары Лилия Заһидуллина.

Үз фикерен, тәнкыйть сүзен, киңәшен җиткерер алдыннан һәр спикер баш мөхәррирләрнең татар матбугатын үстерүгә керткән өлешенең гаять зур булуын, Татарстаннан читтә нәшер итүнең ни дәрәҗәдә авырлыклар белән бирелүен ассызыклады.

«Сезгә ни дәрәҗәдә авыр булуын, бәлки, без белеп тә бетермибездер, әмма күпмедер дәрәҗәдә чамалыйбыз дип уйлыйм. Монда әйтелгән сүзләрне «өстән карап әйтеп утыралар» дип кабул итмәсәгез иде. Бу тәнкыйть түгел – киңәш, шулай да ничек кенә әйтсәң дә тәнкыйть булып кабул ителәдер инде ул», - диде Рәмис Латыйпов.

«Туган як» – җылы, җанлы газета

Беренче булып Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә чыга торган «Туган Як» газетасына күзәтү ясалды. Газетаның баш мөхәррире – Олег Әндерҗанов.

Рәмис Латыйпов: «Кемдер бу газета турында гади эшләнелгән дип әйтер, әмма үземә газета ошады. Анда күңел җылысы бар кебек, ул укучыга бик якын.  Мәкаләләрдә җылылык сизелә. Әмма кайбер материалларда герой турында автор гына яза, ул герой үзе җитми. Мәсәлән, автор кешене мактап яза, ә ул кешенең үзенә дә сүз бирсәң,  кызык булыр иде, ул да хис-кичерешләре белән уртаклаша ала, читтән мактау гына булмасын иде. Газета нигездә кыска материаллардан тора, миңа ул кызыклы кебек».

Радик Сабиров: «Алар күптән түгел генә «Татмедиа»га килеп китте. Аларда «дәүләт заказы» дигән әйбер бар. «Туган як» аны сайтта һәм социаль челтәрләрдә бирә. Газеталарда кануннар һәм башка андый материаллар юк диярлек».

Алсу Исмәгыйлева: «Мин гомумиләштереп тә әйтәм, чөнки күбегезнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрен карап чыктым. Постларга кыскача видео яздырып куйсагыз, ул яхшырак карала торган мәгълүмат булыр иде. Контентның төрлесен булдырырга кирәк. Анда видео, фотография, карусель, галерея, туры эфир да булырга тиеш, чөнки сез төрле аудитория өчен эшлисез. Социаль челтәрләрнең лентасын кулланучы билгели. Сез видео-контентны катлаулы әйбер итеп күз алдына китермәгез. Фото ясаганда ук видеога да төшереп була, ул һәркемнең дә мөмкинлеге бар. Видео күбрәк игътибар җыячак, чөнки видео – тренд.

Шулай ук социаль челтәрдә текстның кагыйдәләре бар, һәр абзацтан соң бер буш юл калырга тиеш, чөнки без текстны диагональ буйлап кына укыйбыз. Ара калгач, укырга уңайлы, текст җанланып китә, җырлап тора.

Туры эфирлар уздырыгыз. Ул – бик әйбәт инструмент. «Вконтакте»да әз генә язылучылары булган төркемнәр туры эфир уздырса да, караучылар күп була. Туры эфир башлады һәм тәмамланды дигән хәбәр бөтен язылучыга килә. Шулай итеп, ким дигәндә ике тапкыр язылучыларга үзегез турында искә төшердегез».

Гөлнур Сафиуллина: «Туган як» газетасының чыннан да үз җылысы бар, кызыклы, тере газета. Укучысы белән арасы бик якын. Газетада эшләүче журналистларны беләм. Сезнең язмалар белән эшлим. Язма теле турында әйткәндә, сездән килгән язмалар белән эшләргә җиңел. Тик диалекталь сүзләр куллану күзәтелә. Кайвакыт озын, катлаулы җөмләләр очрый. Без Сабантуй бәйрәмен зур хәрефтән язу яклы, сездә ул кечкенә хәрефтән языла, бәлки, шуны төзәтергә кирәктер. Бер санда «Шәкерт» дип аталган балалар өчен кушымтага тап булдым. Ул миңа бик ошады, балаларны газетага җәлеп итүнең бик матур юлы дип саныйм».

Илдар Габидуллин: «Текстларда төрле куштырнаклар кулланыла. Газетаның ачып җибәргәч, кайсы материалны укырга икән дип күз югалып кала. Төп яңалыкны аерып бирү дөресрәк булыр иде дип уйлыйм. Кайбер урыннарда күз алданып, икенче материалга чыгып китә, сызыклар белән чикләү дөрес булыр иде, бәлки. Фотоларга игътибар итәргә иде. Ватсапка килгән фотоларның сыйфаты түбән була, аларны электрон почтага салсыннар иде. Газетаның үз йөзе бар, җылылык бөркелеп тора».

Лилия Заһидуллина: «Татар басмалары арасында иң зур коллектив аларда - 11 кеше эшли. Милли җанлы булуы, бәлки, шуның белән бәйледер. Шуңа игътибар иттем: шрифтлар нык төрле, бер биттә 7-8 төрле шрифт кулланыла, рубрика исемнәре төрлечә куела, анда да бер стиль булдыру кулай булыр иде. Тулаем алганда, газета бик ошады, сокланып укыдым».

Баш мөхәррир Олег Әндерҗанов: «Бик зур рәхмәт. Киңәшләрне теркәп куйдык, төзәтербез. Бик файдалы мәгълүмат алдык».

Йомшак телле «Диләфрүз» газетасы

Икенче чиратта Башкортстан республикасында хатын-кызлар өчен чыга торган «Диләфрүз» газетасы каралды. Баш мөхәррир – Галия Сәфәрҗанова.

Алсу Исмәгыйлева: «Вконтакте»да тышлыкларны бирү - аларның фишкасы. Кәгазь варианты бик күп укучы туплаган басма. Социаль челтәрдә тышлыкларны күрсәтеп баруы кәгазь басманың да йөзен саклый. Бер генә әйбер күңелсез – «Вконтакте»да язылучылар саны әз. Аларны күбәйтү өчен туры эфирлар үткәрергә киңәш итәм. Герой янына интервьюга баргач, видео яздырып алыгыз. Постларга комментарий язарга этәрү шулай ук бер фишка».

Радик Сабиров: «Сез бик күп артистлар белән эшлисез, аларга да мөрәҗәгать итегез, сезне үзләрендә билгеләп куйсыннар».

Рәмис Латыйпов: «Газетаны даими рәвештә укып бармыйм, «хатын кызлар өчен махсус басма» дип язып куелган. Шуңа күрә соңгы саннарын әле генә алып карадым. Газета кызыклы. Үзенчәлеге бар: газета бакча календаре белән ачылып китә. Андый җиңел әйберләр гадәттә ахырга җыела. Башта ук торуы хәтта гаҗәп булды.

Мин газетадагы интервьюга күзәтү ясар идем, чөнки ул сезнең төп фишка. Интервьюлар йомшак тел белән язылган. Бәлки, сезнең укучыларга шулай кирәктер. Журналистка җаваптан чыгып сорау бирергә дә кирәк, алдан әзерләнгән сорауларны гына бирмәсеннәр.

Бик гаҗәп газета, әмма «җиңүчеләрне хөкем итмиләр» дигән гыйбарә бар. Сезнең тираж бик әйбәт, шуңа күрә бернигә дә карамыйча, шул рәвешчә эшегезне дәвам итү дөресрәктер».

Гөлнур Сафиуллина: «Бер үк сүз белән башлана торган җөмләләр күзгә чалынды. «Тәүдә» сүзе кулланыла, аш-су рубрикаларында «мотлак» сүзе очрый. Аларны әдәби сүзләр белән алыштыру әйбәтрәк булыр иде. Дин битендә «тизәк капчыгы» дигән сүзгә төртелдем. Сезнең журналга ул килешмидер дип саныйм».

Илдар Габидуллин: «Версткага тел-теш тидерерлек түгел, матур ясалган. Киңәшләр рубрикасында материаллар кысанрак булуы гына ошамады, бераз ара калса, күзгә уңайлырак булыр иде. Тираж зур булу барысын да аклый».

Лилия Заһидуллина: «Интервьюлар артык озын булган очракта, аларны бүлеп бирү кулайрак булыр иде дип уйлыйм».

Баш мөхәррир Галия Сәфәрҗанова: «Коллективта 6-7 кеше эшлибез. Верстка ясаучы хезмәткәребез бик тәҗрибәле, ул хаталар миннән генә чыга, аны куеп булмасмы, башкача итеп булмасмы дип мин әйтәм. Рәхмәт җылы сүзләрегез өчен, бик файдалы сөйләшү булды».

Өч кеше чыгарган «Дуслык» өлкә газетасы

Чиратта Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә чыга торган «Дуслык» газетасы иде. Баш мөхәррире – Гөлнара Габдрахманова.

Рәмис Латыйпов: «Темаларның төрле биткә таралуы күзгә ташлана. Бер җирдә дип һәм спорт рубрикасы бергә бирелгән, дин белән иҗат бирелгәне бар. Рус телендәге текстлар төрле җирдә бирелгән, бәлки, аларны бер биткә җыярга кирәктер. Шулай ук материалларда герой үзе юк. Орфографик хаталар очрый. Текстны тикшерү өчен «Интертат» сайтындагы онлайн орфографиядән файдаланырга мөмкин».

Радик Сабиров: «Социаль челтәрләрдә рәсми хәбәрләр күбрәк, халыкчан булсын иде. «Вконтакте»да постлар куйганда кую вакытына игътибар итегез. 16:00-16:30 бик күп төркемнәр пост куя, шуның өчен сезнең язма төшеп китә. Башка төркемнәрдән репостлар белән мавыгасыз, ул «Вконтакте» өчен барып бетми. Телеграм канал ачыгыз».

Гөлнур  Сафиуллина: «Өч кешелек коллектив белән газета чыгаручыларга һәйкәл куярга кирәк дип әйтеп куярга кирәк. Күп вакыт кешеләрне язганда әтисенең исемен дә күрсәтәсез, исемнәр абзац белән тезелеп китә, бәлки, ул әйбердән китәргә кирәктер».

Илдар Габидуллин: «Верстканы карап җибәрсәк, күркәмрәк булып китәр иде. Башисемнәргә эффектлар кую кирәкми дип уйлыйм, гади кара төстә генә булсын. Газетада материалны иркенрәк итеп кую дөресрәк булыр, чөнки материаллар тыгыз урнашкан, газетаны ачкач күз ял итәргә тиеш».

Лилия Заһидуллина: «Темалар төрлелеге кертергә кирәктер. Шулай ук башисемнәргә игътибар итегез. Аннары, бер полосада бер үк авторның материаллары күп очрый, алар кабатланган очракта псевдоним белән алыштырырга кирәк».

Баш мөхәррир Гөлнара Габдрахманова: «Мин газетада берничә ел гына эшлим, бу мәктәпне бик файдалы дип таптым. Кешеләр больничныйга киткәч, ярты ел верстка да үземә ясарга туры килә. Ул яктан белемем юк, шуңа күрә сезнең киңәшләрне истә тотып эшләрбез».

Чын газета телендә чыга торган «Өмет газетасы

Соңгысы булып Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасына анализ ясалды. Баш мөхәррире – Исхак Хәлимов.

Рәмис Латыйпов: «Газетаны күптәннән күзәтеп барам, кызыклы газета. Контент күп булу ошый. Газетада укучы белән аралашу, сөйләшү бар. Миңа беренче биттә язылган мәкаль ошады. Газетасыз йорт – ишәк абзары. Татар халык мәкале диелгән. Дөрес, мин бу мәкальне беренче тапкыр ишетәм әле… Газета һәм сайттагы башисемнәр миңа ошый. Кайбер язмаларда шулай ук геройның үз сүзләрен күрергә теләр идем».

Радик Сабиров: «Сайт һәм социаль челтәрне бик актив алып баралар. «Одноклассники» челтәрендә дә актив эшлиләр. Социаль челтәрләрдәге төркемгә берничә кешене админ итеп куегыз, үзегезне дә билгеләгез. Социаль челтәрләрне алып баручылар китеп бара да, төркем югала».

Гөлнур Сафиуллна: «Теле – чын газета теле. Миңа бераз җылылык җитми кебек. Ул инде кешеләр җитмәү белән бәйледер. Текстларда куштырнакларның төрле булуы гына күңелгә тия. Соңгы саннарда сәясәт белән мавыгып киткәнсез кебек. Рецептларда бер җирдә «чи кыяр» дигән сүзне очраттым, гадәттә «кыяр» дип кенә язабыз. Сезнең зур эш янында бу хаталар бик вак кебек тоела».

Илдар Габидуллин: «Мин тыгызлыкны бераз бушату яклы, материаллар тыгыз бирелгән. Газеталарда QR- кодлар белән эшләү юк, ул укучыны җәлеп итәр иде».

Лилия Заһидуллина: «Сездә башисемнәр хәбәр формасында бирелә икән, бераз интрига булсын иде. «Өмет» - хәреф хатасы ягыннан иң чиста булып тоелды».

Баш мөхәррир Исхак Хәлимов: «Медиамәктәпне оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Өч дистә елдан артык эшлим, Казан тарафыннан беренче тапкыр мәктәп оештырылды. Барлык тәкъдимнәрне кабул итәбез. Бүген без бик зур сабак алдык. Барлык фикер һәм тәкъдимнәрне кабул итәбез, аларны истә тотып эшләргә тырышырбыз. Алар безнең эшне камилләштерергә, тиражны арттырырга, социаль челтәрләргә күбрәк укучыларны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Мәктәп озак еллар эшләсен иде».

«Соңыннан бер очрашу булсын иде»

Укуларда катнашкан башка мөхәррирләр дә оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Минемчә, мондый укулар бик кирәк. Безнең хаталарны күрсәтәсез, ул бик файдалы», - диде Марий Эл республикасында «Якташлар» газетасын нәшер итүче Фәнил Мусин.

Удмуртия республикасында «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова  да медиамәктәпнең файдалы булуын ассызыклады.

«Пандемия булгач, укулар булмый торган иде. Бик файдалы булды, теория генә түгел, мисаллар белән эшләдек. Газетада булган хаталарны таныдык, верстка буенча киңәшләр ошады. Хезмәттәшләрнең киңәшләренә таянып эшләрбез, укулар дәвам итсен иде. Соңыннан бер-беребез белән очрашып тәҗрибә уртаклашу да булсын иде, андый очрашу да кирәк дип уйлыйм. Безгә онытмаганнары, игътибар бирүләре өчен бик зур рәхмәт. «Татмедиа» безгә һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер», - дип сөйләде ул.

Спикерлар тәнкыйть сүзләрен бик сак кына җиткерергә тырышты, белем алуга омтылган мөхәррирләр аларны чыннан да кыйммәтле һәм кирәкле киңәш итеп кабул итте сыман. Файдасы һәм нәтиҗәсе булсын иде. Медиамәктәп тәмамлангач, һәр катнашучы квалификацияне күтәрү турындагы таныклык алачак.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Малмыж на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.