Мы в Telegram
Добавить новость
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3
4
5
6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Балачагым гөрләп үтте Наласа кырларында»: халык җырына кергән авыл ничек яшәп ята?

0 771
«Балачагым гөрләп үтте Наласа кырларында»: халык җырына кергән авыл ничек яшәп ята?
«Балачагым гөрләп үтте Наласа кырларында. Сагынуларым, сагышларым Бу моңлы җырларымда». Мәкаләне татар халык җыры «Наласа авылы көе» юлларыннан башлап җибәрәм. Бу җырны өлкән буын яхшы белә, ләкин Наласаның нинди авыл икәнен белүчеләр сирәгрәктер. Арчадан ун километр көнбатыштарак урнашкан татар авылыннан репортаж тәкъдим итәбез. Һәр авылда туган як тарихы белән кызыксынган, аны танытырга тырышып йөргән кешеләр була. Рамил Мөхетдинов — шундыйларның берсе. «Татар-информ»нан килгән кунакларга ул авылны күрсәтеп йөрде. — «Наласа авылы көе»нең кайчан килеп чыкканын төгәл беркем дә әйтә алмый. Авыл картлары фаразы буенча, аны чит җирләргә эшкә чыгып киткән авылдашлар сагыштан иҗат иткән. Туган ягыннан аерылган кешеләр күп булгач, җыр телдән-телгә күчкән. Бу көй белән бик күп башка авылларның җырлары да җырлана. Шуңа күрә ул халык җыры дип атала да инде, — дип таныштырды Наласаның яшь активисты Рамил Мөхетдинов. «Хәзер авыл хуҗалыгы бөтен кешене дә эшле итә алмый» Тарихчылар авылның яшен кимендә 510 ел һәм аның беренче кешеләре Нократ елгасы буеннан күченеп килгән дип фаразлый. Авыл исеме килеп чыгышының төрле вариантлары бар. Тарихчы галим Рәшит Галләм бер генә вариантның мантыйкка туры килүен белдерә. «Гасырларны кичкән Наласа» китабында ул Киров өлкәсе җирлегендә «Ноли» дигән елга булганын, татарча «Налису» дип аталганын яза. Елгадан ерак түгел урнашкан Малмыж төбәгендә татарлар әле дә күпләп яши, шуңа күрә татарларның аннан күченеп килгән булуы шик уятмый. Рәшит Галләм фикеренчә, тарихи хәтерне чагылдырган Наласа топонимының Налису елгасына бәйле барлыкка килүе ихтимал. Илнең төрле почмакларында бер үк төрле топонимнарның еш очравы халык күчеше вакытында яңа урынга туган җир белән бәйле атамалар бирелүе белән аңлатыла. Авыл башында кызыл кирпечтән салынган биш яңа йорт рәткә тезелеп тора. Аларны агрофирма киләчәктә хосусыйлаштыру мөмкинлеге белән үзенең яшь белгечләренә җиткергән. — «Игенче» агрофирмасы салдырган йортларда тракторчы, икътисадчы, ветеринар булып эшләүчеләр яши. Биш өйнең өчесендә башка авыллардан күчеп килгән кешеләр тора. Алар монда килеп, гаиләләре белән төпләнделәр. Димәк, авыл зурая. Наласада агрофирма ярдәменнән башка да йорт салучылар җитәрлек. Авылдан яшьләр китә димәс идем. Арчага якын булгач, монда яшәү бик уңайлы, эш табу мөмкинлекләре күп. Казанга йөреп эшләүчеләр дә бар. Ара ерак түгел бит — 60 километр чамасы гына. Хәзер авыл хуҗалыгы бөтен кешене дә эшле итә алмый инде. Чагыштыру өчен, элек безнең басуларга җиде чәчкеч чыга иде. Һәрберсендә өч кеше эшләде. Хәзер шул ук җиргә бер трактор җитешә. Чәчүне тулысынча ике кеше башкарып чыга. Берсе — тракторчы, икенчесе — йөк машинасы йөртүчесе. Бетте. Калган унтугыз кешегә нинди эш табып бетерсеннәр? Я алар читкә китеп эшләргә, я үз эшен булдырырга тиеш, — ди Рамил Мөхетдинов. Наласада халык саны арта бара Наласаны күзәтеп йөргәндә авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированы очраттык. Авыл тормышы турында аннан да сораштым. — Авылда рәсми рәвештә 703 кеше теркәлгән. Башка җирдә теркәлеп яшәүчеләрне дә исәпләсәк, халык саны сигез йөзгә тула. Мин ун ел элек эшкә керешкәндә җирлек буенча — Наласа һәм Урта Бирәзә авылларында 1,1 мең кеше исәпләнә иде. Хәзер 1,2 меңнән артыграк. Яшьләр авылда калгач, дистә ел эчендә халык саны арту ягына таба бара. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә йорт салырга субсидия бирүләре яшьләр өчен яхшы булды. Соңгы елларда гына шушы программа ярдәмендә ун йорт салынды. Агрофирма төзеткән биш йортны һәм дәүләт ярдәменнән башка җиткерелгән җиде өйне да исәпләсәк, Наласада егерме ике яңа йорт барлыкка килгән. Авылның үсүенә социаль объектларның төзек, Арчаның якын булуы, «Игенче» агрофирмасының уңышлы эшләве йогынты ясый. Агрофирмада илле хезмәткәр эшли, авылда тагын утыз кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, унике эшмәкәр бар. Социаль объектларда эшәләүчеләр дә күп, — ди Илфира Шакирова. Наласада шәхси затлар арасында сөт продукцияләре, ит, комбикорма җитештерүчеләр, агач эшкәртүчеләр, тимердән капка һәм башка җиһазлар ясаучылар бар. Биредә «Арча лимонады» да җитештерелә. Авылда бүгенге көндә ике сыер көтүе чыга. Һәрберсендә иллегә якын гына мал булса да, шәхси хуҗалыкларда эре терлек бетеп барган заман өчен бу яхшы күренеш. Авылга кадәр асфальт юл кергән, бөтен урам юлларына таш җәелгән. Балчыкка батмыйча гына теләсә кайсы капка төбенә җиңел машинада килеп була. Авыл үзәгендә ике катлы таш мәчет, ике катлы урта мәктәп, яңа балалар бакчасы, мәдәният йорты тора. Наласа урамнары чиста, пөхтә. Каралты-куралар төзек, ташландык йортлар күренми. Үзара салым программасы нигезендә бөтен чишмәләрне, зиратны тәртипкә китергәннәр, дүрт километр юлга таш җәйдергәннәр. — Авылдагы тормышны начар димәс идем. Авыл йортында хәзер шәһәр фатирында булган бөтен уңайлыклар бар. Моңа әле шәхси мунча, гараж, иркен бакча, саф һава да өстәлә. Шәһәр халкы күп әйбердән мәхрүм бит ул. Кала кешесенең тормышы алмагач чәчәк атканын да күрә алмыйча үтеп китә. Авылга даими кайтып йөрүчеләр күрә инде, ләкин авылсыз кешеләр дә бик күп бит, — ди Рамил. «Халык хәтерендә эз калдырырлык итеп яшәргә кирәк» Быел оештырылган татар блогерлары арасындагы республикакүләм бәйгедә Наласа авылының инстаграм сәхифәсе «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясе җиңүчесе булды. Сәхифәне Рамил Мөхетдинов алып бара. Җиңү сере турында Рамилнең үзеннән сорадым. — Бәйге шартлары буенча, сәхифәдә авыл белән бәйле кызыклы фактлар уртаклашырга кирәк иде. 1960нчы елларда Наласага «Цирк» фильмында негр баласын уйнаган актер, язучы, Советлар Союзы офицеры Джеймс Паттерсон килгән. Ул Мәскәүдә туган, СССРда яшәгән, хәзер Вашингтонда тора. ПЕН-үзәк аша мин аның белән элемтәгә чыктым. Ул авылны ачык кына исенә төшерә алмады, ләкин үзенең Татарстанга сәфәрен, Казаннан ерак түгел авылда халык белән очрашканын хәтерли. Ул заманда Наласа авылының «Октябрь» колхозы республикада алдынгылар рәтендә булган, шуңа күрә зур кунакны безгә алып килгәннәр. Авыл халкы өчен бу зур вакыйга булып истә калган. Шушы тарихи фактны ачып, бәйгедә катнашкан идек, җиңү яуладык, — ди ул. Социаль челтәрдә авыл сәхифәсен алып бару шәхси вакытны, көчне дә таләп итә. Эшне башлагач, ташламаска да кирәк. Мин Рамил Мөхетдиновтан ни өчен шушындый эшкә алынуы белән кызыксындым. — Мин табигатьне бик яратам. Алма бакчасына чыгып керсәм дә рәхәт була. Күңелгә ошаган әйберләрне фотога төшереп, башкалар белән дә уртаклашасым килә. Бу дөньяда бөтен нәрсә вакытлыча. Тарих үзе дә вакытлыча. Әгәр Бөек Ватан сугышы ветераннарының сөйләгәннәрен яздырып калган булсак, бездә нинди зур багаж булыр иде. Ә ул юк. Кеше исән вакытта сөйләтеп калдырырга никтер онытабыз. Инстаграм барлыкка килгәч, мин Наласа авылының сәхифәсен алып барырга уйладым. Авыл табигатен фотога төшерәм дә, шунда элеп куям. Шулай ук халыкны авыл тарихы белән таныштырам, күренекле шәхесләр турында постлар язам. Кешеләр моңа кызыга башлады. Наласа белән бәйләнеше булмаганнар да инстаграмдагы сәхифәне даими күзәтеп баралар. Араларында авылны килеп күрергә теләүчеләр дә бар. Шундый теләк белән хәтта Санкт-Петербургтан язучылар булды. Авылга туристлар җәлеп итү өчен инстаграм яхшы сәхифә икән. Авылның сәхифәсен алып бару миңа матди табыш китерми. Мин бары тик җәмгыятькә файда китерәсем килгәнгә генә башкарам ул эшне. Тормышның ямен күрмәүче соры кешеләр бездә болай да бик күп. Хәзер кунакка йөрешү юк, якын аралашу кимеде. Кеше эгоистка әверелде. Минем андыйлар рәтендә буласым килми. «Нәрсәгә кирәк инде ул сиңа?» — дип әйтүчеләр бар, әлбәттә. Без беребез дә мәңгелек түгел. Яшибез икән, халык хәтерендә эз калдырырлык итеп яшәргә кирәк. Бүгенге көн иртәгә кабатланмаячак, шуңа күрә яхшы эшләрне вакытында башкарып калырга тырышам. Мин бу фикерне үз балаларыма да аңлатам, — ди Рамил. «Нәни» Рөстәм Галиуллин Наласа авылы көрәшчеләре белән данлыклы. Батырларның исемнәре озак еллар буе район һәм республика күләмендәге ярышларда яңгырап тора. Мәсәлән, Әхәт Закиров 1948 елдан бирле 22 ел буе Арча һәм Казан Сабантуйларында мәйдан тоткан, берәүгә дә бил бирмәгән. Сабантуйларда көрәшер өчен аны хәтта берничә көнгә армия сафларыннан да кайтарта торган булганнар. Әхәт батыр үрнәгендә яшьләр бүгенге көндә дә спортка тартыла, бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Район күләмендә Әхәт Закировка багышланган көрәш турнирлары уза. — Татарстан язучылар берлегенә кергән өч язучыбыз — Рөстәм Галиуллин, Гүзәл Әдһәм (Шакирова), Гөлчирә Нәҗметдинова бар. Гүзәл Әдһәм галимә дә әле. Ул КФУның Алабуга институты доценты булып эшләде. Безнең авылдан чыккан тагын ике галим бар. Аларның берсе — озак еллар Казан дәүләт аграр университетының гомуми игенчелек кафедрасы мөдире, профессоры булып эшләгән Әхәт Салихов, икенчесе — 1970 елларга кадәр Казан дәүләт педагогика институтының математик анализ кафедрасында доцент булып эшләгән Котдус Йосыпов, — дип таныштыра Рамил Мөхетдинов. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинны шәхсән белгәч, аның турында кызыклы фактлар ачасы килде. — Рөстәм Галиуллин миннән җиде елга яшьрәк, шуңа күрә түбәнрәк сыйныфта укыды. Алар класста бик күп булдылар. Рөстәмнәр икәү иде. Галиуллинны без «Нәни Рөстәм», икенчесен «Зур Рөстәм» дип йөрттек. Хәзер икесе дә олы гәүдәле ир-атлар булдылар. Рөстәм Галиуллин бүгенге көндә дә авылдан читләшмәде, кунакка еш кайта. Аны мәктәпкә балалар белән очрашуларга чакырып торалар. Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы укыган өч балага Рөстәм Галиуллин шәхси премиясен булдырды, авылдашларга «Казан утлары» журналларын бүләк итә. Авылдан чыккан кеше туган җиренә ярдәм итә икән, яхшы бит инде. Безнең мәктәп, гомумән, авылдаш һәм райондаш язучылар белән тыгыз элемтәдә тора. Балалар күренекле якташларын якыннан белсәләр, әйбәт инде. Мондый хезмәттәшлек укучыларга үсәр өчен яхшы үрнәк һәм стимул булып тора. «Гади эшчегә шәһәрдә дә акчаны өеп бирмиләр» Без авылның урта мәктәбенә дә кереп чыктык. Ул ике катлы бинада урнашкан. Унбер еллык мәктәптә бүгенге көндә 69 бала белем ала. Бирегә башка авыллардан килеп укучылар юк. — Мәктәптә фәннәр параллель рәвештә рус һәм татар телләрендә укытыла. Балалар үткән материалны ике телдә дә сөйләп бирә ала. Югары уку йортларына керүче укучыларыбыз күп. 3-4 бала укып бетергән елларда вузларга китүчеләр 100 процентка да тула. Урта яки югары һөнәри белем алмыйча калган балаларыбыз юк. Белем алганнан соң авылга кайтучылар бар. Быел үземнең кызым агроном булып кайтты. Эш булгач, бик сөендек. Гади эшчегә шәһәрдә дә акчаны өеп бирмиләр. Анда фатир мәсьәләсен хәл итү дә авыррак, — ди тарих укытучысы Айгөл Хәсәнова. 2008 елда авылның тарихын барлау максатыннан җәмәгатьчелек советы төзелгән. Күмәк эшчәнлек нәтиҗәсендә 2010 елда музей булдырганнар. Аңарчы авылда музей булмаган. Наласаның 500 еллык юбилее алдыннан китап чыгарырга материаллар туплап, 2012 елда аны нәшер иткәннәр. «Гасырларны кичкән Наласа» китабының төзүчесе — Исрафил Насыйбуллин, авторлары — Рәшит Галләм, Камил Фәсхетдинов һәм Миңнегөл Әхмәдуллина. Материаллар туплауда укытучыларның зур хезмәте кергән. Табылган тарихи мәгълүматлар документаль фильм да төшерергә мөмкинлек биргән. Мәктәп бинасының икенче катында урнашкан музей белән таныштык. Мин күргән башка бик күп музейлардан аермалы буларак, биредә күпчелек урын экспонатларга түгел, ә шәхесләргә бирелгән. Авылның данлыклы көрәшчеләре, сугыш ветераннары, хезмәт батырлары турында күп мәгълүмат тупланган. Наласадан чыккан галимнәргә, язучыларга да хөрмәт күрсәтелгән. Яшь булса да, Рөстәм Галиуллинга да музейда урын бирелгән. Һәр бала музейдан туган авылы өчен горурлык хисе белән чыгадыр, аның да тарихта үз эзен калдыру теләге уянадыр. Шәхсән үземдә шундый хисләр туды. «Кешенең шәхси тормышына кагылышлы нечкәлекләрне укырга яратмыйм» Рамил Мөхетдинов Наласа авылында туып үскән. Ул октябрьдә генә кырык яшен тутырды. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Арча педагогика көллиятендә һәм Казан дәүләт педагогика университетында татар теле, әдәбияты укытучысы һәм журналистика белгечлеге алган. Ул хатыны Әдилә белән өч бала тәрбияләп үстерә. Олы улына - 14, икенче улына - 12, кызына 1 яшь. Рамил Мөхетдинов төрле елларда авыл советында һәм районның башкарма комитетында эшләгән. Бүгенге көндә ул Арчаның өстәмә белем бирү оешмасы «Укучылар сарае”нда мәктәп балаларын журналист һөнәренә әзерли. Аның дәресләренә биш төркемгә бүленеп даими рәвештә җитмеш биш бала йөри. Рамил Мөхетдинов өстәмә белемне татар телендә бирүен дә билгеләп үтәргә кирәк. — Балалар журналист һөнәре белән бик нык кызыксыналар. Практик дәресләрне Арча радиосында уздырабыз. Мастер-классларга танылган журналистларны Казаннан да чакырырга хыялланам. Арча педагогика көллиятен тәмамлаган Айваз Садыйров белән Булат Бәйрәмов ялындырып тормаслар дип уйлыйм, — ди Рамил Мөхетдинов. Сүз уңаеннан, бүгенге татар журналистикасы турында Рамилнең фикере белән кызыксындым. — Массакүләм мәгълүмат чараларын даими күзәтеп барам. Бүгенге көндә радиожурналистика үсештә дип саныйм. Күңел ачу өчен эшләүче радиостанцияләрдән тыш, әхлакны үстерә, уйландыра торганнары да ачылды. Элегрәк күбесенчә «Татарстан» радиосын тыңласам, хәзер «Тәртип”не, «Китап”ны да бик яратам. Мобиль кушымта ярдәмендә аларны теләсә кайсы җирдә тыңлап була. «Татар-информ»нан, «Арча хәбәрләре»ннән бөтен яңалыкларны белеп барам. «Интертат»та кызыклы мәкаләләр чыга. Хәзер бөтен дөнья ачык, шуңа күрә журналистлар кирәген дә, кирәкмәсен дә яза. Мин кешенең шәхси тормышына бәйле булган нечкәлекләрне укырга яратмыйм. Кайбер интернет басмаларда яңалыкның эчтәлегендә куркыныч әйбер булмаса да, фаҗигале башисемнәре уйлап табалар. Шулар гына кайвакыт эчне пошыра. Тулаем, татар журналистикасын яхшы бәялим. Татарча җиткерелгән мәгълүматка ихтыяҗ бар икән, тел киң кулланышта дигән сүз, — ди ул. Җанисәп уңаеннан бер фикер җиткерәсе килә: татар милләтенең үсеше өчен яхшы демография кирәк. Моның яхшы үрнәкләре дә бар. Рамил Мөхетдиновлар гаиләдә дүрт егет үскәннәр, ә әниләренең бүген унбер оныгы бар. Барысы да татарлар.



Малмыж

В Благовещенске умер участник Великой Отечественной войны Дмитрий Домашенко


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Минлесхоз выставил на торги 13 лотов древесины для малого и среднего бизнеса

В Кировской области приобретена новая техника для ремонта и содержания дорог

В Кирово-Чепецком районе Škoda вылетела в кювет: два человека получили травмы

В Благовещенске умер участник Великой Отечественной войны Дмитрий Домашенко

Новости Кировской области

В Кирово-Чепецком районе Škoda вылетела в кювет: два человека получили травмы

Патрулирование пожароопасных участков лесов провели в Подмосковье

К.ВАЛИЕВА, 23 КИТАЙЦА, WADA помогают раскрыть сеть секретных преступных отделов. Дело Скрипалей можно дополнить с пользой.

Певец Сергей АРУТЮНОВ и солистка группы Демо - встречаются, или просто выпустили совместный хит “Солнышко”? Разлад АРУТЮНОВА и Маши Малиновской?


Турнир по настольному теннису на кубок агрохолдинга «Дороничи» объединил 61 команду участников из Кирова и районов области

В Кировской области приобретена новая техника для ремонта и содержания дорог

В Кильмезском районе "ликвидировали" очаг африканской чумы свиней

МЭС Востока заменили фундаменты опор на ЛЭП 500 кВ «Хабаровская – Нерген»


В Хабаровском крае спасатели оказывают адресную помощь жителям после ухода воды

В Кильмезском районе "ликвидировали" очаг африканской чумы свиней

В 2024 году сделают трассу «Киров — Малмыж — Вятские Поляны»

В Кировской области приобретена новая техника для ремонта и содержания дорог


Губернатор Кировской области Александр Соколов
Кировская область

Экс-чиновник Валерий Семенищев разочаровался в губернаторе Кировской области Алесандре Соколове


Частные объявления в Малмыже



Загрузка...
Персональные новости
Анастасия Волочкова

Катя Гордон — Анастасии Волочковой: «Мы бы с Лерой оплатили и лечение, и психиатра, если надо»



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Малмыж на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

 Посвященный 100-летию Булата Окуджавы концерт пройдёт в Пскове

Кудрявцева отправила сообщение Волочковой с призывом бросить пить алкоголь

В день рождения White Queen собрала гостей на вечеринку в ARBAT 21

Концерт ко Дню Победы проведут в Культурном центре «Интеграция» на Лазо


Свентек выиграла титул WTA в Мадриде

Рублёв стал победителем «Мастерса» в Мадриде

Российский теннисист поднялся на две позиции в топ-10 рейтинга ATP

Швентек и Соболенко устроили триллер за престижный трофей


Two Skinny Pitties Reunite A Year After Rescue - The Dodo

T20 cricket is here to stay, will take the game forward: Ganguly

'Our fielding has let us down', says GT skipper Gill

Exclusive - Kettan Singh apologises to Karan Johar after filmmaker expresses disappointment over his mimicry on Madness Machayenge; says 'My intention was never to hurt him'