«Тайгак юл». Әти-әнисе белән өч бала һәм әтисе белән улы бара торган машиналар бәрелешкән
17 ноябрьдә Башкортстанда тайгак юлда 2 машина бәрелешә. Аларда балалар белән 2 гаилә бара. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, фаҗига Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск юлының 191нче километрында була. Биредә «Toyota RAV4» каршыга килә торган «Hyundai Elantra» автомобиленә бәрелә.
«Hyundai» йөртүчесе «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә. Аның белән машинада 13 яшьлек малай – мәрхүмнең улы була. Үсмер имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр.
«Toyota» машинасын йөртүче ир-ат, салонда аның хатыны, 9 һәм 7 яшьлек ике улы була, алар барысы да имгәнә. Машинада 1,5 яшьлек кыз бала була, аңа зыян килми.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, Белорет районында авариядә имгәнүчеләрнең икесен – 29 яшьлек хатын-кызны һәм 7 яшьлек малайны – хастаханәгә салганнар.
«Аларның хәле уртача авырлыкта, стабиль», – дигәннәр ведомствода.
9 һәм 13 яшьлек ике баланы табиблар карагач, өйдә дәваланырга җибәргән. 1,5 яшьлек кызга зыян килмәгән, диелә хәбәрдә.