ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле федераль проект кысаларында гастрольләрдә булган
0
260
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле федераль проект кысаларында Пермь крае һәм Свердловск өлкәсендә чыгышлар ясаган.
«Гастрольләр уңышлы узды, уңыш күрсәткече — ул тамашачы. Без кайсы гына шәһәрдә чыгыш ясасак та Татарстан коллективы чыгышларының югары бәяләнүен күрдек», — ди ансамбль директоры Юрий Жуков.
Коллектив Пермьдә, әлеге крайның Лысьва һәм Барда шәһәрләрендә, шулай ук, Свердловск өлкәсеннән Михайловское шәһәрендә концертлар куйган.
«Гастрольләргә ансамбль үзенең „Мирас“ программасын алып чыкты. Программа нигезендә ансабль коллекциясенең шедеврлары ята», — дип хәбәр итә дәүләт ансамбленең матбугат үзәге.
Гастрольләр РФ Мәдәният министрлыгының бөтенроссия гастроль-концерт планы буенча «РОСКОНЦЕРТ» оешмасы тарафыннан оештырылган.
2021 елда «РОСКОНЦЕРТ» 28 милли иҗат коллективын «Зур гастрольләр» проектына керткән. Әлеге проектка ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә кертелгән.