Татарстан Covid-19 аркасындагы икътисади кризиска Россия төбәкләреннән яхшырак әзер
0
36
![Татарстан Covid-19 аркасындагы икътисади кризиска Россия төбәкләреннән яхшырак әзер](https://tatar-inform.tatar/attachments/ddf9955ab5be69f8dd343125e2a79107d2c0f137/store/fill/780/440/9793eecd65cbf56b0f1a287e2af7ce28806b4944f45584b6aa226b4b07d0/IMG_20200625_184332.jpg)
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан, RAEX-Europe компаниясе төзегән ESG-рейтинг нигезендә, коронавирус һәм нефтькә бәяләр төшү сәбәпле, икътисади кризиска Россия Федерациясенең иң әзер субъекты булып тора. Экспертлар Россия төбәкләрендә экологик, социаль һәм идарә итү рискларының динамикасын бәяләде. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без коронавируска каршы көрәшне лаеклы кабул иттек. Җитештерүне шәхси саклану чаралары чыгару өчен үзгәртеп корганнан соң, без Covid-19 инфекциясенең тиз таралышын тоткарлый алдык», — диде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Аның сүзләренчә, гражданнар һәм бизнеска ярдәм итүдә республика Хөкүмәте тарафыннан кертелгән чаралар нәтиҗәсендә коронавирус пандемиясенең финанс нәтиҗәләрен киметүгә ирешелгән.
Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, 2020 ел күп сынаулар җибәрде, әмма шул ук вакытта мөмкинлекләрне дә, диде.
«2020 ел — халыкның тормыш дәрәҗәсен билгели торган дөрес стратегик идарәнең ачык күрсәткече», — диде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Россия төбәкләре рейтингында икенче һәм өченче урыннарны Мәскәү һәм Липецк өлкәсе алды.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советында Covid-19 пандемиясе белән бәйле чикләү чаралары бетерелгәннән соң икътисадны торгызу планы буенча фикер алышканнар.