Шамаил ясаучы танылган рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова вафат булган
0
278
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 8 сентябрьдә, рәссам, каллиграф, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәтдинованы соңгы юлга озаттылар. Ул кичә үз фатирында вафат булган. Рәссамга 62 яшь иде. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.
Якыннары сүзләренчә, ул соңгы вакытта йөрәге авыртуга зарланган.
Зөлфия Хафиз кызы Мөхәммәтдинова Мөслим районының Метрәй авылында туган. Ул Лениногорск музыка-сәнгать училищесын тәмамлаган. Татар милли сәнгате шамаилны яңадан торгызучы буларак билгеле.
Аның эшләре Чаллы картиналар галереясе коллекцияләрендә, дөньяның күп кенә музейларында, шәхси коллекцияләрдә лаеклы урын алып тора. Шулай ук аның шамаилләре Иркутск, Мөслим һәм Буа районнарында мәчетләрне бизи.
Талантлы рәссам төрле чараларда актив катнашты. Аның ярдәмендә «Челнинские известия» газетасында Татарстанның Мөслим авылында ХI Бөтенроссия Сабантуеннан фоторепортаж чыкты.
Зөлфия Мөхәммәтдинованы туган авылында җирләделәр.