«Татмедиа» Гәрәй Рәхимнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша
0
93
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте шагыйрь Гәрәй Рәхимнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков юллаган кайгынамәдә.
Бүген күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) арабыздан китте .
Гәрәй Рәхим 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Лениногорск районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1962–1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Кулына диплом алган яшь әдип 1967 елда «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый.
Төрле елларда ул Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшьләр әдәбияты бүлегендә редактор, Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире кебек вазифаларны башкара. Шулай ук Гәрәй Рәхим «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли.
Ул шигърият, проза, драматургия жанрларында язучы әдип буларак танылды. Аның «Моңнарым», «Тимер торна», «Замандашларыма ачык хат» һ.б. шигырь җыентыклары, «Көннәр язга авышкач», «Туган йортта», «Татлы сагышларым», «Иске самавыр торбасы» һ.б. повестьлар, хикәяләр китаплары нәшер ителде.
Мәктәп сәхнәләре өчен язылган пьесалары һәм скетчлары «Шатлык елы» китабында дөнья күрә.