Татарстаннан алты проект кече шәһәрләрдә паркларны төзекләндерү өчен грант отты
0
63
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстаннан алты проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру өчен бөтенроссия конкурсында җиңде. Бәйгегә республикадан 11 гариза бирелгән иде. 26 августта Түбән Новгородта «Тормыш өчен мохит» форумында йомгак ясадылар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фондында хәбәр итүләренчә, быел республикадан 10 шәһәр һәм бер авыл (Әгерҗе, Алабуга, Арча, Баулы, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Болгар, Чистай һәм Биләр) грант откан.
«Тарихи җирлекләр» номинациясендә Биләрдә «Алтын Дага» мәдәни-рекреацион кластеры җиңүче булды. Проектны гамәлгә ашыруга 56,25 млн сум бүлеп бирелгән.
«20 меңгә кадәр кеше яши торган кече шәһәрләр» номинациясендә «Кукмара киштәләре. Кукмарада Ворошилов һәм Ленин үзәк шәһәр урамнарын ревитализацияләү, шулай ук Әгерҗедә Карл Маркс урамын төзекләндерү проекты грантлар алды. Һәркайсын финанслау 50 млн сум тәшкил иткән.
«20 меңнән 50 меңгә кадәр кеше яши торган кече шәһәрләр» номинациясендә «Баулыны тоташтырып» 27нче микрорайонының иҗтимагый киңлекләре каркасын төзекләндерү проектын һәм Арчада «ТатАрские предания — Коммуна урамындагы иске юл шәһәре» проектын җиңделәр. Аларны гамәлгә ашыру өчен 70 млн сум акча бүленгән.
«50 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яши торган кече шәһәрләр» номинациясендә Чистайда Чулман елгасының яр буе проекты 80 млн сум күләмендә грант алган.