Бүген Әлмәт урманчылыгында 15 еллык наратлар янган
0
62
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча, бүген Әлмәт урманчылыгында чыккан янгында 15 еллык нарат агачлары һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ведомствода хәбәр иттеләр. «Урман янгыны мәйданы 10,9 гектар тәшкил итә. Һәлак булган агачларның күбесе — наратлар. Агачлар 15 ел элек утыртылган, уртача биеклеге 5 метр тәшкил итә», — дип аңлаттылар министрлыкта.
Янгын сүндерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгына караган «Янгын сүндерү үзәкләре», «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре катнаша. Барлыгы 16 берәмлек машина, 128 кеше янгын сүндерә. «Бу — түбәннән, өскә таба күчә торган ныклы янгын. Бу вакытта җил тизлеге секундына 10 метрга җитә иде. Оператив чаралар һәм барлык ведомство хезмәткәрләренең килешенеп эшләве нәтиҗәсендә урман янгыны ике сәгать эчендә сүндерелә», — диелә министрлык хәбәрендә. Янгын урман белән кыр юлы чигендә була. Юл «Әлмәтнефть» оешмасыннан Лениногорский районының Югары Чыршылы авылына таба бара.