Әлмәт акробатлары «Евразия Кубогы»н отты
0
131
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Шушы көннәрдә Әлмәт акробатлар Оренбург өлкәсенең «Евразия Кубогы» ачык чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты. Әлмәт шәһәре командасы 1,2,3 урыннарны яулады, шулай ук ярышларның төп призын — «Евразия Кубогы»н да алды. Ярышларда Саратов, Салават, Стерлетамак, Магнитогорск, Казан, Чаллы, Лениногорск, Әлмәт һәм Оренбург шәһәрләреннән 200дән артык кеше катнашты. Олимпия резервының спорт мәктәбе акробатикасы бүлегенең 19 спортчысы Әлмәт шәһәре данын яклады. Спортчылар Дәүләт Советы депутаты Ренат Нугайбековка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерә.