Казанда «Ел тәрбиячесе — 2021» җиңүчесе билгеле булды
0
142
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда «Ел тәрбиячесе 2021» конкурсында Лениногорск районының 10нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Цыганова җиңүче дип табылды. Җиңүчегә бүләкне Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова тапшырды. Ул катнашучыларга тырыш хезмәтләре, «тәрбияче» һөнәренә тугры булулары өчен рәхмәт белдерде. Ярышның региональ этабы җиңүчесе Виктория Цыганова «Ел тәрбиячесе — 2021» бөтенроссия конкурсында Татарстаннан барачак. Ленин исемендәге мәдәният сараендагы бүләкләү тантанасында «Туган тел төркеме тәрбиячесе» номинациясендә беренче урынны Казанның 373нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Хәбибуллина алды. «Пандемия елы укытучылар һәм тәрбиячеләргә зур сынау булды. Бу һөнәргә без башкача карый башладык. Эшегезне югары дәрәҗәдә башкаруыгыз өчен рәхмәт», — диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. «Ел тәрбиячесе» конкурсы мәктәпкәчә белем бирүнең сәләтле укытучыларын ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, тәҗрибәләрен танытуга юнәлдерелгән.