Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Фермерлык хәрәкәтенә 30 ел: Иң кыю егетләрнең язмышны үз кулларына алу тарихы

0 374
Фермерлык хәрәкәтенә 30 ел: Иң кыю егетләрнең язмышны үз кулларына алу тарихы
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары авыл тормышының нигезе булуын әйтте. — Безнең кыю егетләр белән бу юлны 30 ел эчендә уздык. Башта аңлашылмаучанлык, битарафлыктан башлап, дәүләт ярдәменә кадәр юл ул. Башында торган кешеләргә җиңел булмады. 90нчы еллар башында авыл хуҗалыгы предприятиеләре какшый башлады, терлекнең баш саны кимеде, эш хакы түләргә акча да юк иде. Татарстанның иң кыю егетләре язмышны үз кулына алды, ничек эшләп булуны үрнәк итеп күрсәттеләр. 2000 еллар башында авыл хуҗалыгы үсеше өчен чакырылган инвесторларга төрле фикерләр булды. Миллион гектар сөрүлекләр ташландык хәлдә калыр дигән куркыныч бар иде. Безгә күбрәк масштаблы үзгәрешләргә илтерлек кыю кешеләрне һәм компанияләрне җәлеп итәргә туры килде. Җирләрнең бер өлешен, үз эшен алып барырга сәләтсез авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бирергә туры килде. Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар җитештерә икән, никадәр зур тырышлык дигән сүз, — дип белдерде Марат Әхмәтов. Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров фермерларга алга таба тагын да яхшырак мөнәсәбәттә булсыннар иде дигән теләген җиткерде. — Проблемалар гел булачак. Башкарма хакимият безнең өндәүләргә, теләкләргә колак салырлар дип ышанам. Фермерларга яхшырак мөнәсәбәт булсын иде, — дип чыгыш ясады ул. Җиңүче гаилә династияләренә — 100 мең сум ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде. Алар 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясе. Лениногорск районының Урмышлы авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе 22 елдан артык үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәнзәт 2006 елдан, ә Азат 2014 елдан фермер. Хуҗалыкта 136 ц/га азык, 29 га бөртекле һәм 9 ц/га техник культуралар үстерәләр. Саба районының Мишәбаш авылыннан Әхәтовлар гаиләсе 26 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәиз фермер эшчәнлеге белән — 2004 елдан, ә Данир 2012 елдан башлап шөгыльләнә. Фермада 110 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Фермерлар 10 мең тонна сөт җитештерәләр. Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан Сәлахиевлар гаиләсе 23 елдан артык катнаш авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Рафыйк фермер эшчәнлеге белән — 2005 елдан, ә Рамил 2013 елдан башлап шөгыльләнә. Хуҗалыкта 100 баш сыер бар, гектардан 33,6 центнер бодай, 31,1 центнер арпа һәм 33,2 центнер солы алганнар. Менделеевск районының Енабердино авылыннан Леонид һәм Николай Васильевлар гаиләсе 17 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Фермерлар 257 тонна сөт җитештерәләр. Чистай районының Кече Талкыш авылыннан Шәриповлар гаиләсе 22 елдан артык сөт терлекчелеге һәм бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнә. Фермада 62 баш эре мөгезле терлек, 314 баш сарык, 130 яшь терлек асрыйлар. Фермерлар 400 тонна сөт җитештерәләр. 40 тонна бөртекле ашлык алганнар. Шәриповлар династиясе башында торган Җәүдәт Шәрипов 1993 елдан бирле фермерлык хуҗалыгы белән шөгыльләнүен әйтте. 2008 елда КФХ итеп үзгәрткән. — Балалар булыша. 2009 елда бер улым үзе мөстәкыйль хуҗалык ачты. Тагын ике улым ярдәм булыр дип ачып караганнар иде, аннары майтара алмадылар. Бер елдан яптылар. Минем белән бергә эшлиләр. Үсәргә кирәк инде эшебездә. Миңа 66 яшь, бәлки, пенсиягә дә китәргә вакыттыр. Үзем китсәм дә, балалар дәвам итәчәгенә 100 процент ышанам. Шунда фермада уйнап үскән малайлар бит алар, — дип сөйләде Җәүдәт Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Шәриповларның 67 савым сыеры бар, тәүлегенә 500 литр сөт җитештерәләр. «Миндә нәселле түгел, гади терлек», — диде гаилә башлыгы. Җәүдәт абыйның яшьләргә киңәше дә бар. — Эштән курыкмасаң, теләсә кем башкара ала моны. Шофермы яки башка техник белеме булса, шул да җитә. Теләк һәм сәламәтлек кенә кирәк, — диде ул. «Умартачылык керемле тармак булса да, акчаны гына уйлау дөрес түгел» Бәйрәмгә килгән кунаклар арасында Лаешның Кече Елга авылыннан Зариповлар да бар иде. Алар умартачылык белән шөгыльләнә. 300 баш умарталары бар. — Бөтен гаилә белән тырышып эшләсәң генә була, балаларга, оныкларга да эш җитә. Үзебез алты буын умартачылар без. Элек бабайлардан килгән традиция. Җиде бертуган, бишесе умартачылык белән шөгыльләнә. Төп һөнәребез бу, канга сеңгән инде ул. Килен булып төшкәч кенә шушы эшкә өйрәндем. Курыкмадым. Үзеннән үзе кереп кителде. Элек бал гына булса, хәзер балавыз, башка нәрсәләр дә ясыйбыз. Балның сыйфаты яхшы булгач, шөкер, шул бал кирәк дип сорап килүчеләр бар. Бездә күбрәк юкә балы. Чит илләрдән дә сораучылар бар, — диде Оркыя Зарипова. Аның сүзләренчә, умартачылык керемле тармак булса да, акчаны гына уйлау дөрес түгел. — Алай гына умартачылык белән шөгыльләнүне аңлый да алмыйм мин, күңел белән эшләү кирәк. Үзенә күрә кызык та, авыр да хезмәт ул. Кортлар - бик изге җан ияләре. Коръәндә дә язылган бу. Аларның кәефләрен аңлап бетереп булмыйдыр, мөгаен. Холыклары аерыла. Берсе яхшырак тырышкан, икенчесе ялкаурак, ул кадәр үк тырышмаска мөмкин. Кайвакыт монысы күршесеннән үрнәк алган икән дип тә куябыз, — диде умартачы. Оркыя апа сүзләренчә, бүген эшлисе килгән кешегә мөмкинлекләр бар. «Стартап программасында да катнашырга була», — ди ул. «Синеке түгел икән, бүтәнен эшләп кара» Теләчедән Раилә Хисмәтуллина «Нәүрүз» кооперативында эшли. — Сөт комбинатында сыр, май җитештерәбез. Россия буйлап сатабыз. Фермерга уңышлы эшләр өчен мөмкинлекләр көннән-көн әйбәтләнә. «Әйдәгез», - дип бездән алда баралар, барып сорыйсы да юк. Эшләргә өйрәтәләр, чакыралар, бүләклиләр… Фермерга, беренче чиратта, уңышлы эшләү өчен үз-үзенә ышанырга, курыкмаска кирәк. Башлап карарга киңәш итәм. Синеке түгел икән, бүтәнен эшләп кара. Мин, мәсәлән, башта пекарня ачтым. Ипи пешереп карадым. Миңа килешмәде, миннән булмады, аны яптым. Аннары Теләченең бөлгенлектәге сөт комбинатын алдым. Анысы килеп чыкты. Бары тик үзеңнекен эзләргә кирәк, — дип киңәш итте Раилә Хисмәтуллина. Ул хәзер хатын-кыз эшен дә күрә башлаганнарын әйтте. — Элек тә хатын-кыз акыллы булган. Баш күтәрергә генә ирек бирмәгәннәр. Әти-әниләрдән шулай калган ул. Хәзер әкренләп хатын-кызларның акыллы икәнен күреп, ирек бирә башладылар, — диде ул. Мәдинә Гыйлемханова Балык Бистәсе районы Яңарыш авылыннан. Аңа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровтан Рәхмәт хаты тапшырылды. — 2012 елдан сөт һәм ит җитештерәбез. 95 баш мөгезле эре терлек, 60 савым сыеры бар. Бүген тәүлегенә 850-900 литр сөт савабыз. Үсеш бар. 2017 елда гаилә фермасына кердем. Кеше белән уртак тел табып, үзең дә иренмичә эшләргә кирәк. Шул вакытта уңышка ирешеп була, — диде ул. «Меңләгән чебинең күзләренә карап тору бик кызык булып тоелды» Әтнә районыннан Илсур Әхмәтов унбер ел инде кошчылык юнәлешендә эшли. Ул — Казан тормышын калдырып, авылга кайткан кеше. Шәһәрдә мебель җитештерү буенча эше дә булган, анысын балаларга калдырган. Тантанада аның эшенә бәя итеп, грамота тапшырылды. Яңа эш башлау җиңел булмады, акчасы кирәк иде. Мин программаларга кермәдем, үз көчем белән башладым. Инкубатордан беренче тапкыр меңләгән чебеш чыгуы нык истә калган. Шул меңләгән чебинең күзләренә карап тору бик кызык булып тоелды. Хакимият эшләгән эшне, хезмәтне күргәч, күңел үсә, яңа үрләр яулыйсы килә. Кошларны ел саен арттырып торабыз, күп районнардан килеп алалар, Аллаһка шөкер. Мөмкинлек булса, тагын берәр ферма да төзисе иде. Авылга тагын да күбрәк игътибар бирелсен иде, авыллар бетә бит инде. Безнең авылда ничә кеше үлде, өйләр ябыла. Хәзер күбрәк игътибар бирсеннәр, югыйсә, соңга калалар, — ди ул. «Техника таба алмый идек» 1991 елдан Аксубай районында терлекчелек белән шөгыльләнүче Алексей Гуляков атказанган исеменә лаек булды. Ул үзенең хезмәт юлының башын «авыр булды» сүзләре белән тасвирлый башлады. Мин эшли башлаганда бернинди шартлар да юк иде. Үзем шәһәрдән авылга кайткан кеше, техника таба алмый идек. Ул вакытта барысы да фермерлар ассоциациясе аша эшләнде, алар табып, безгә тәкъдим итә иделәр. Без шуннан барып ала идек. Бервакыт дуңгызлар тоткан идем, чума дип анысын бетердек. Хәзер барысы 80 баш мөгезле эре терлек бар, илле сыер савабыз, барлык шартлар да бар, — дип сөйләде фермер. «Акчаң булса да, алырга техника юк иде» Теләче районыннан Сәгыйть Гыйниятуллин фермерлык хәрәкәтенең башында торган кешеләрнең берсе. Ул үз эшен нәкъ утыз ел элек башлаган. Ничек башлап җибәрергә булганны хәзер үзем дә белмим. Ул вакыттагы авырлыкларны санап бетереп булмый, җиңел түгел иде. Җир алып булмый иде. Акчаң булса да, алырга техника юк иде. Хатыным белән бергә тырыштык, аннан балалар кушылды. Фермер өчен гаилә булу бик мөһим, аны бер генә кеше эшли алмый. Башта безнең сыерлар бар иде, ул вакытта сөтне сатып булмады, арзан иде. Шуннан соң сыерларны саттык та, әкренләп атларга күчтек. Малайларым сорагач, ат алырга булган идем. Ул вакытта күп кеше сарык, сыер, умарта белән шөгыльләнде, яңа төрле юнәлеш булсын өчен, мин атлар алырга булдым. Бүгенге көндә 230 атыбыз бар. Бер башлагач, кирегә юл юк, хәзер инде ясаган база бар, — дип сөйләде ул. «Мөселман булуымны да онытып, дуңгыз карадым» Питрәч районыннан Харис Ибәтуллинның фермерлык эшен башлаганга да егерме елдан артык вакыт узган. Мин совхозда баш агроном булып эшли идем. Баш белгеч булсам да, хезмәт хакын ала алмадым. Балалар үсте, аларга югары белем бирергә кирәк, шуның өчен фермер юлын сайладым. Авыл хуҗалыгы минем өчен таныш өлкә иде. Иң авыры шул булды: коры җир һәм хезмәт хакына бер карт сыер бирделәр, шуның белән эшне башларга кирәк иде. Совхоз таралганнан соң дуңгызлары булган ярдәмче хуҗалык калган иде. Район башлыгы мине чакырып алды, шул хуҗалыкны алып, эшләргә тәкъдим итте. Ул вакытта мин яшь идем, кирәк булгач, мөселман булуымны да оныттым. 900ләп дуңгыз тоттым. Аннан соң чума дип дуңгызларны бетерергә туры килде. Терлекчелек өлкәсен бөтенләй ташлармын дигән идем, тик үгезләр алырга булдым, аларны үз хисабыма булдырдым. Хәзер утыз үгез бар, күп түгел. Ул вакытта кредит алу да бик кыен иде әле, — дип хатирәләрен яңартты фермер. «Минем „теща“ гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән» Мамадыш районындагы «Фермер» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Марс Юнысовның хәләл җефете Миләүшә ханым атказанган хезмәткәр исемен алды. «Шундый мактаулы исемгә лаек булуыма әле дә ышанып җитә алмыйм, аңламый да калдым. Олы хезмәтемне күреп зурлаулары өчен рәхмәт», — дип сөйләде ханым. Алар 20 ел элек ферма хуҗалыгын оештырганнар. Бик сизелерлек авырлыклар күрмәдек кебек, бер ферма сала башлаган идек, хәзер өч ферма бар, без дә казыктан башладык. Фермерлар өчен яңарышлар көтәбез, ике-өч ел элек Владимир Путин авыл хуҗалыгы өчен электр энергиясенә бәяне төшерергә дигән иде. Бүгенге көндә 7 сум 80 тиеннән электр энергиясен сатып алабыз. Ун ел элек Казан ярминкәсендә ит бәясе 280-300 сум тирәсе иде, хәзер дә шул тирә. Ун ел элек ягулык 10 сум тора иде, хәзер 47 сум. Без ала торган трактор ун ел элек 500-600 мең тирәсе тора иде, хәзер 1,5 — 2 миллион. Үгезне ун ел элек тә ел ярым ашатып үстерәсе иде, хәзер дә ел ярым үстерәсе. Шуннан чыгып, авыл хуҗалыгының киләчәген күз алдына китереп карагыз, тик бездә ышаныч бар әле. Узган елны кооператив буенча грант откан идек. Көзгә ит эшкәртү цехын да эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз. Хөкүмәт биргән субсидия хисабына эшебезне алып барырга тырышабыз. Алга таба да тырышабыз. Бүгенге көндә бөтен проблема — эшче көчләр, сыер савучылар юк. Тагын ун елдан алар бөтенләй булмаска да мөмкин. Хәзер телевизордан биибез дә җырлыйбыз, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән кешене күрсәтергә теләмиләр. Аның престижы юкмы, әллә халыкка кызык түгелме? Минем «теща» гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән, сыер сауган, ул хезмәт ветераны иде, хәтта орденнары бар. Үземнең нәселдә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр юк, барысы да сәүдәгәр иде. 1998 елда район җитәкчесе мине сатудан алып, колхоз рәисе итеп куйды. Ул вакытта кибет тә бар иде, аны саттык, чөнки җитешеп булмый, — дип сөйләде Марс Юнысов. «Сөт бәясе артсын иде» Биектау районыннан Минсинә Латыйпова 2009 елдан фермерлык тармагында эшли. Аңа да нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Президенты рәхмәт сүзе белдерелде. Без сыер савабыз, хәзер инде роботлар да куйдык. Ирем белән икебез дә ветеринария институтын тәмамлагач, авылга кайткан идек, аннан соң колхозлар юкка чыкты, үзебез эш башладык. Авырлыклар бик күп булды. Иптәшем белән бер-беребезне яклап эшләдек. Хәзер дүрт бала үстерәбез, икесе ветеринария институтында укый. Безнең эшне дәвам итәрләрме, белмибез. Үзләре хәл итәр. Хәзер авыл хуҗалыгына игътибар арта башлады, сөт бәясе дә артса, әйбәт булыр иде. Без эшли башлаганда сөт белән ягулык бәясе тигез иде, хәзер ягулык 45 сум, ә сөтне 27 сумнан сатабыз, сөт бәясе артсын иде, — дигән теләген белдерде фермер ханым. «Әбигә кыры белән чәчәкләр чәчәм» Чистай районыннан Мансур Хисмәтуллин 2010 елның 10 мартыннан фермер булып киткән, хәзер ул лаеклы ялда булса да, үзен кыр эшеннән аера алмый. Миңа май аенда 69 яшь тула инде, җирне ярату кайдан бирелгән икән дип уйлап йөрдем әле. Әни, мәрхүм, 3 май көнне бәрәңге чәчү өчен бакча казыганда тудың, дип сөйли иде. Хәзер дә язны ашкынып көтеп торам. Әбигә кыры белән чәчәкләр чәчәм. Бал кортлары өчен күп итеп чәчәкләр үстерәм. Мин яшь вакытта абыстаема чәчәк бүләк итә алмый идем, хәзер кырга алып чыгам да менә сиңа гомер буе бирә алмаган чәчәкләрем, дим. Авылда халык минем янга киңәш сорап килә, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Консультация үзәге кебек мин: үзем белмәгән киңәшләрне бирәм. Кайвакыт әбигә шалтыраталар да: «Мансур абый нишли?» — дип сорыйлар. «Яткан өч телефон тотып, үзе белмәгән акылны кешегә бирә, — дип көлдерә әбием, — дип сөйләде ул.    



Лениногорск

В Ютазинском районе обсудили важность изучения и сохранения татарского языка


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Ютазинском районе обсудили важность изучения и сохранения татарского языка

Фания Хужахмет: «Никогда не считала себя нищей, даже когда туфель не было»

Автор книги «Татарская кухня»: «Чак-чак — это не соломка и не лапша нарезанная»

Индустриальный рейтинг районов: кто больше и меньше всего зарабатывает в Татарстане

Новости Татарстана

Правительство РФ сообщило о перевыполнении планов по достижению цифровой зрелости национальной экономики

В филиалах АО «Желдорреммаш» прошли памятные мероприятия к 9 Мая

В День Пушкина театр кукол «Ульгэр» в райцентре Бурятии: Россия, Культура, Дети

Лунный свет в ваших волосах: Как выбрать благоприятные дни для стрижки в мае


В казанской галерее «Дали» откроется весенняя выставка Елены Лобашовой

В акции «Снежный десант РСО» в Татарстане приняли участие 250 студентов

Жительница Лениногорска рассказала, как санитарки выхаживали раненых солдат в войну

Татарстан разработает цифровую стратегию до 2030 года


Жительница Лениногорска рассказала, как санитарки выхаживали раненых солдат в войну

Тысячи заявок со всего мира: кто выиграл конкурс художественного слова «Татар сүзe»

Татарстан может получить автобусы за 1,3 млрд рублей

Туман накроет Татарстан


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов поручил провести KazanForum и «Изге Болгар жыены» на высоком уровне


Частные объявления в Лениногорске



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Любовь Успенская

Адвокат Добровинский: сторона Успенской раздражала суд доводами против Киркорова



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Лениногорск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

"Все наши — здесь": Бутман, Машков, Гусева, Немов поделились эмоциями от Парада Победы

Макс Покровский* рассказал о жизни пропавшего Ильи Лагутенко: «Решил тихо провести это время»

Урганта исключили из программы концерта памяти Булата Окуджавы

Дети из Узбекского землячества Бурятии увидели театр кукол «Ульгэр»: Россия и Культура


Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме


Mastering the Art of Automotive Enhancement

Citadel CEO Ken Griffin says the anti-Israel college campus protests are just 'performative art'

Derrick Lewis scores vicious knockout, moons crowd at UFC St. Louis 

Camila Giorgi ‘flees Italy with family’ as tennis star-turned-lingerie model breaks silence on retirement mystery