Әлмәт районында беренче кышкы фестиваль була
0
156
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 23 гыйнварында, 11.00 сәгатьтә Рус Акташы авыл җирлегендә «Урам тайм» проекты кысаларында беренче кышкы «Бияләй, итек, чана!» фестивале була. Фестивальдә Әлмәт районының клуб мәдәни-ял учреждениеләре командалары һәм бәйрәм кунаклары катнашачак. Бу турыды Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук Сарман, Азнакай, Кукмара һәм Лениногорск районнары командалары катнашыр дип көтелә.