Әлмәт спортчылары спорт акробатикасы буенча республика чемпионатында җиңгән
0
65
(Әлмәт, 6 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 28-30 ноябрь көннәрендә Казанда спорт акробатикасы буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге узган. Анда Әлмәт спортчылары ике беренче, ике икенче һәм өч өченче урыннарны яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу ярышларда Казан, Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләреннән 200дән артык иң көчле акробат катнашкан.
Әлмәт шәһәре командасын балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәшкил иткән.
Җиңүчеләр: Галиева Элина — спорт мастеры программасы (чемпионат); Хәбибуллина Рената — спорт мастеры программасы (беренчелек); Мөхәммәтҗанов Таһир — 11-16 AGE халыкара программасы; Корбаткин Егор — 11-16 AGE халыкара программасы. Спортчыларның тренерлары — Семакина Земфира Эдуард кызы, Семакин Валентин Иван улы һәм хореограф Яббарова Адилә Фәнис кызы.