Татарстан укучылары авыл хуҗалыгы буенча бөтенроссия бәйгесендә лауреат булды
0
153
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы тәмамланды. Лаеш районыннан Алмаз Сәхәбиев һәм Аделина Сабирова, Спас районыннан Захар Ильичев лауреат булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйгедә авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне һәм роботлаштыруны гамәлгә кертү, пилотсыз очкычларны, космик һәм метеотехнологияләрне куллану буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде.
Алмаз Сәхәбиев «АгроКоптерлар» хакында чыгыш ясады, ул авыл хуҗалыгындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен пилотсыз очкыч, Захар Ильичев «АгроКоптерлар» юнәлеше буенча квадрокоптер эшен күрсәтте. Аделина Сабирова «АгроРоботлар» темасына чыгыш ясады.
Бәйге Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән узды. Конкурс республиканың түбәндәге 14 районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 6-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас һәм Чистай балалары катнашты.. Республика авылларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 20 укучы алдынгы булды.
Ике көн буена укучылар уку-демонстрацион мәйданчыкларда, компьютер классларында һәм университет лабораторияләрендә АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос һәм АгроМетео юнәлешләре буенча интенсив эш алып бардылар.