Татарстанның 20 районы игенчеләре көзге культуралар чәчүне төгәлләде
0
313
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның 20 районы игенчеләре көзге культуралар чәчүне төгәлләде. 517,7 мең га мәйданда эш башкарылган, бу планнан 94 процентын тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Нурлат, Тәтеш, Спас, Сарман, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә, Чирмешән, Аксубай, Тукай, Бөгелмә, Чүпрәле, Кайбыч, Балтач, Питрәч, Баулы, Әтнә, Саба, Ютазы һәм Теләче муниципаль районнарында көзге чәчүне төгәлләделәр. «Түбән Кама, Арча, Балык Бистәсе, Әлмәт һәм Әлки районнары кырларында эшләр тәмамланып килә», — диделәр министрлыкта. Моннан тыш, Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге алалар. 38 районда рапс уңышын җыя башлаганнар, ә Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре төгәлләгән. 11 район шикәр чөгендерен җыюга кереште. Аерым алганда, Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай. 6,8 мең гектардан артык мәйданда уңыш җыеп җыелган, бу планнан 14 процент тәшкил итә. 280,2 мең тонна татлы тамыразык җыеп алынды, Бер гектардан 408,1 центнер уңыш чыккан. Әгерҗе, Актаныш, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнары бәрәңге уңышын җыя башлады. Ул 888 га яисә 22 процент мәйданда җыелган. 24,9 мең тоннадан артык бәрәңге җыелган, гектардан уртача уңыш 281 центнер тәшкил иткән.