Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң Лениногорск үзәк паркын карады
0
21
Республиканың шәһәр һәм районнарында җәмәгать пространстволарын үстерү бары тик җирле халык белән проектлар килештерелгәннән соң гына башкарылырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида Горький исемендәге паркта булганда хәбәр итте. "Парклар, скверлар, ишегаллары проектларын эшләгәндә халык фикере исәпкә алынуы мөһим, чөнки барысы да халык өчен булдырыла. Һәм нәтиҗә өметләрне акларга тиеш", - диде Татарстан Президенты. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республиканың барлык шәһәр һәм районнарында кешеләр тормышы һәм ялы өчен уңайлы шартлар тудырыла. «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 58 иҗтимагый объект төзекләндерелде. Шул исәптән 30дан артык парк һәм сквер, 16 яр буе һәм пляж, 6 урам, 4 бульвар һәм 1 мәйдан. Рөстәм Миңнеханов Бүген Лениногорскида Горький исемендәге паркта булды, анда күптән түгел реконструкция эшләре тәмамланды. Шәһәрнең үзәк паркы - Лениногорскида яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыннарының берсе. Биредә җәяү йөрү һәм актив ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен урыннар, мәдәни-массакүләм чаралар өчен зона, лекторийлар һәм балалар өчен аттракционнар җиһазландырылган.