Лениногорскида күпбалалы гаиләләргә торак алу өчен сертификат тапшырдылар
(Лениногорск, 5 март, «Татар-информ», «Заман сулышы», Розалия Мостафина). Лениногорскида күпбалалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды. Аларны тантаналы төстә Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова ике гаиләгә тапшырды. Шулай ук торак бүлеге белгече Елена Романеева да котлау сүзләре ирештерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Сарабиккол авылыннан Асия Латыпова 6 бала тәрбияли. Сертификат алырга биш бала белән килгән иде.
Асия апаның олы баласы тормышта икән инде, ике бала үстерәләр икән. Асия ханымның иң кечкенә кызы Айгөлгә 7 яшь.
Чатуров Андрей белән Вера гаиләсендә дә 6 бала тәрбияләнә.
«Зур кызыбыз Мәскәүдә, ике оныгыбыз бар. Иң кечкенә кызыбызга 1 яшь тә 3 ай. Дәүләт тарафыннан шундый зур ярдәм булуга бик шатбыз», ди алар.
Гаилә башлыгы предприятиедә эшли, Вера исә хуҗабикә.