Лениногорск китапханәсенә шагыйрь Мәхмүт Газизов исемен бирергә тәкъдим иттеләр
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Лениногорск районы Урдалы авылында шагыйрь Мәхмүт Газизовның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үтте. Анда Туктар-Урдалы китапханәсенә Мәхмүт Газизов исеме бирергә дигән тәкъдим белән чыктылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Гамьле кичәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын барлау, аның шигырьләре, җырлары, шагыйрьнең үзенә багышланган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды, бик күп хатирәләр яңартылды. Мәхмүт Газизов бигрәк тә балалар өчен актив яза. Мәктәпләрдә очрашуларда еш була, укучылар белән аралаша. Бу аңа балалар дөньсын аңларга, нәниләр күңеленә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итәргә зур этәргеч, илһам бирә.
Искә алу кичәсендә чыгыш ясаган һәркем, шагыйрь Мәхмүт Газизовның гомере әрәмгә, заяга үтмәде, ул укучыларга дистәгә якын шигъри җыентык калдырып китте. Җылы сүзләребез, истәлекләребез аның рухына дога булып барсын иде, дигән фикерне әйттеләр.
Факил Сафин Туктар-Урдалы китапханәсенә Мәхмүт Газизов исеме бирергә дигән тәкъдим белән дә чыкты. Рәфкать Шаһиев исә мәктәп балалары арасында әдәби иҗатны җанландыру, үстерү максатыннан, район мәгариф бүлегенә Мәүмүт Газизов исемендәге премия булдыру кирәклеген әйтте.
Мәхмүт Газизов — Урдалы авылының горурлыгы, Чаллының билгеле шәхесе. Тырыш хезмәте өчен «КАМАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактау билгесе һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән каләм иясе. Ул 1978 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Мәхмүт Газизов 2013 елның 14 сентябрендә вафат була. Чаллы шәһәрендә җирләнгән.