Сарманда узган картинг буенча ярышларда Казан, Чаллы, Түбән Кама пилотлары катнашты
(Сарман, 2 февраль, «Татар-информ», «Сарман»). Сарман районында Мортыштамак авылының Мор буасында беренче тапкыр картинг буенча ярышлар үтте. Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Урыссу, Баулы, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Октябрьский районыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 83 пилот катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Алар 8 класс төре буенча җитезлектә көч сынашты. Экстремаль ярышны күзәтергә теләүчеләр күп иде.
Нәтиҗәдә командалар арасында беренче урынны Урыссу командасы алды. Сарманның «Ялкын» командасы икенче булды. Өченче урында — Баулы командасы.
Шәхси беренчелек буенча Махмутов Алмаз, Вагизов Ислам уз классларында — икенче, Солтанов Әмир өченче булды. Ярышларны ачып, район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны, барлык катнашучыларны сәламләде, уңышлар һәм күңелле ял теләде. Соңыннан ул әлеге бәйгенең иганәчесе Айдар Сапаров белән җиңүчеләрне бүләкләде.