Татарстанда фура елгага төшеп китеп әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган
0
22
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда фура юлдан чыгып китеп, елгада әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.
Шаһитлар мәгълүматы буенча, бүген иртән Миңлебай авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында ачыклап узуларынча, «КАМАЗ»ның 49 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, Әлмәт-Лениногорск трассасының 9нчы чакрымында тизлекне арттырып, йөк машинасы белән идарә итүне югалткан.
Нәтиҗәдә, машина елгага төшеп китеп, әйләнеп капланган. Шофер алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.