Чирмешән районы егетләре һәм кызларының күбесе укытучылыкка укый
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). 2019 елны район мәктәпләренең 11 сыйныфларын 113 укучы тәмамлады. Урта гомуми белем алган якташларыбызның күпчелеге югары уку йортларына кергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
Унбер кеше — Казан федераль университеты студентлары, тугыз кеше Туполев исемендәге Казан техник университетын сайлаган, сигез райондашыбыз — технология университетында, тагын сигезесе Яр Чаллының педагогия университетында укуларын дәвам итәләр. 11 егет һәм кыз һөнәри белем бирү учреждениеләрендә — медицина, төзелеш көллиятләрендә, аграр техникумда һөнәр үзләштерәләр.
Узган уку елында 9 сыйныфларда 274 кеше белем алган, 126 сы укучы 10 сыйныфка кергән, өчесе, имтиханнарны бирә алмау сәбәпле, икенче елга утырып калганнар.
145 кеше Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама шәһәрләренең төрле уку йортларында укыйлар.
Якташларыбызның күпчелеге политехник техникумны сайлаган (23 кеше), шулай ук педагог (21 кеше) һәм медицина (17 кеше) һөнәрләренә өстенлек биргәннәр, диелә хәбәрдә.