Лениногорскиның балалар сәнгать мәктәбе укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңде
0
27
(Лениногорск, 17 декабрь. «Татар-информ», «Заман сулышы»). Шушы көннәрдә Мәскәүдә «Леонардо» - «Выиграй путешествие своей мечты»… Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре исемнәре билгеле булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Крылов Матвей — Лениногорскиның М.Х. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы (Укытучысы. Э.С. Толстова) 7-10 яшьлекләр төркемендә җиңүче булды һәм 100 000 сумлык сертификат иясе булды.
Аның Мәскәүгә беренче сәяхәт мотивлары буенча иҗади композициясе төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә профессиональ жюри игътибарын яулады.