Журналист блокноты: Мәскәү чиратлары, Третьяковка һәм Брюлловның искитмәле күргәзмәсе
Сәфәрнең икенче көнендә, фоторәссам иптәшләрдән аерылып, илебез башкаласындагы күрешәсе таныш-белешләр, якташларым белән очрашу ниятен алга куйдым. Третьяков галереясендә эшләүче авылдашыбыз һәм күршебез Азат абый Гомәров Мәскәү каласына баруымны күреп калса, чакырмыйча калмый. Ә мин, башка чакта гел, тиз-тиз генә эшләрне тәмамлап дигәндәй, кайтып китү яклы.
Галереягә таба барганда Кремль янындагы сувенир кибетләренә, экскурсияләр үзәгенә булган чиратларны күреп тә шаккаттым… Шулай да якыннарымның күңелләрен шатландырырлык Мәскәү күчтәнәчләре, төрле кызыклы сувенирлар ала алдым.
Ленин мавзолеена чиратны күреп тә таң калдым. Әйтерсең Ленин бабай үзе торып утырган! Су буе чират! Халык иртәнге 6.00 сәгатьтән үк чиратка килеп баса икән. Мессенеджердагы статусларда бу чиратларның видеоларын күргән бар иде. Ышанып бетмәгән идем, баксаң, чынлап та шулай икән. Ленинны күрәсегез килсә – башкалага баргач тулы бер көнегезне шушы максат өчен тәгаенләргә әзер булып торыгыз.
Алга таба Мәскәү елгасы күпереннән атладым. Теплоходларга, пароходларга һәм төрле храмнар матурлыгына сокландым.
Азат абый эшләгән галереяне «новая Третьяковка» дип тә йөртәләр икән. Монда килгәндә Россия флотының 300 еллыгы уңаеннан куелган Петр I һәйкәлен дә күрәбез.
- Петр I һәйкәле (рәсми исеме – «Россия флотының 300 еллыгы уңаеннан») – Мәскәү елгасы һәм су агызу каналы кушылган урында ясалма утрауда урнаштырылган монумент. Проект авторы – скульптор Зураб Церетели. 1997 елның 5 сентябрендә Мәскәүнең 850 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачылган.
- Һәйкәлнең биеклеге – 98 метр, шуларның 18 метры – патшаның бронза сыны. Монумент 3 элементтан тора: ростраль колонна, җилкәнле судно һәм бөек император фигурасы. Һәйкәлнең каркасы – корычтан, декоратив элементлары – бакыр һәм бронзадан ясалган. Постамент тирәли фонтаннар да урнаштырылган.
«Мәскәү – чиратлар каласы»
Музейлар, галереяләр һәм күргәзмә заллары һәрчак кешене үзенә чакыра, мавыктыра һәм сокландыра. Кайбер чакта мәскәүлеләргә хәтта кызыгып карыйсың: вәт, көне-төне нинди асыл җирләрдә йөреп, мәгърур музейларга сокланып кына яшиләр, дип уйлыйсың! Ә асылда ничек соң? Ә асылда… Үзләре сөйләвенчә, үзәктәге урыннарда, Арбат, ГУМнарда да елына 1-2 мәртәбә булсалар да – бик хуш.
Ярый, галерея бинасына үтүем булды: «ах» итеп куйдым! Монда да – чиратлар, күпчелеге туристлар һәм кунаклар, тезелешеп, билет алырга торалар, аннары 4 катта урнашкан сәнгати хәзинәләр белән тулы залларга керүне көтәләр. Шулай да чираттагыларның берсенең дә зарланганын, озак көтеп интегеп беттек, диюләрен ишетмәдем. Сәнгатькә сусаган халык моң-зарлы булалмас. Беренче катта кафе, экскурсияләр бюросы – кассалар, иҗади остаханә, аннары сувенир һәм башка кирәк-яраклар сата торган павильоннарга керү мөмкин.
Кырым валында хәзер яңа Третьяковка урнашкан бина төзелеше 1965 елда башланган һәм 20 ел дәвам иткән. Аның проектын танылган архитекторлар Николай Сукоян һәм Юрий Шевердяев эшләгән. Биналарның бер өлеше Третьяков галереясенә, икенчесе – Рәссамнар берлегенә караган. Беренче вакытлы экспозицияләр яңа Третьяковкада 1986 елда ачылган. Шул ук вакытта бирегә Лаврушин тыкрыгындагы төп корпустан экспонатларның бер өлешен күчергәннәр, ул вакытта аны реставрацияләгәннәр. 1996 елда Яңа Третьяковкага ХХ гасыр әсәрләренең бөтен коллекциясен күчерү булган, һәм ул аның даими экспозициясенең нигезе буларак танылу алган.
Бина эчендә бүгенге көндә вакытлы күргәзмәләр, лекцияләр һәм конференцияләр өчен заллар да урнашкан. Даими экспозиция исә музейның дүртенче катында булып чыкты һәм 37 залны алып тора. Аларның беренчесендә һәм икенчесендә музей коллекциясеннән картиналар тәкъдим ителгән, әмма күргәзмәләрне биредә даими рәвештә үзгәртәләр: истәлекле вакыйгаларга һәм даталарга яңарталар.
Якташлык көче сыналган мәлдә...
Бу урында, авылдашлар булса – шундый булсын, диясе килә! Мине исә Азат абый, йөгереп төшеп, күптәннән күрмәгән, көткән туганыдай каршылады һәм залларны карарга чакырды. Култыклап алды да, Россия Журналистлар берлегенә дә очрашуга барасым бар, ашыгам, бу юлы өлгереп булмас, дигән ай-ваема карамыйча, лифт белән төп залга алып менеп китте. Әле ул чакта ул кадәр рәхмәтле булмасам да, карап чыккач – рәхмәт яугыры якташым, дип әйттем.
Азат Гомәров – «Кызыл атны коендыру» («Купание красного коня») картинасы янында. Картина авторы – Кузьма Петров-Водкин, ул аны 1912 елда иҗат иткән.
- Әйтергә кирәк, Азат Миңнулла улы Гомәров – безнең Низаевлар-Низаметдиновларның туган ягы булган Башкортстанның Чакмагыш районында урнашкан Аблай авылыннан. Мәскәү каласында дистә елдан артык яши. Бик актив абзыебыз яшьтән үк ятимлек ачысын да татыган. Үзе сөйләвенчә, минем картәнкәй – Әүфә, алар аңа «Әүфәттәй» дип эндәшә торган булганнар, бал ашатып кына үстергән аларны. Мәскәүдә гомер итсә дә, Азат абый туган яклары белән элемтәне өзми, Татарстан китап нәшриятында бастырылган бөтен язучыларның китапларын да ул, автограф куйдырып, туган авылыбыз Аблайдагы китапханәгә кайтартып кына тора. Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге чараларында да очрату мөмкин, өстәвенә әле, Казан кияве дә булып куйды. Хатыны, сабыйлары белән Казанга да еш кына кайталар хәзер.
«Малевичның кара квадраты янында озак кына басып тордым» яки Третьяковкада тагын ниләр бар?
Беренчерәк заллар рус рәссам-авангардистлары эшләренә багышланган. Биредә без Марк Шагал, Казимир Малевич, Аристарх Лентулов, Михаил Лионов, Наталья Гончарова һәм шул чорның башка атаклы осталарының картиналарына сокланып үтәбез.
Бу залларда минем игътибарымны данлыклы Малевичның «Кара квадрат»ы җәлеп итте. Моңарчы бу сурәтне китаплардан, «Культура» телеканалында зәңгәр экраннарга чыккан тапшыруларда күреп кенә белә идем. Дөньяда иң танылган картиналарның берсе бу. Рәссам аны беренче тапкыр 1915 елның декабрендә «0,10» күргәзмәсендә тәкъдим итә. Аңа барлыгы 39 абстракт композиция кергән, алар геометрик фигуралардан – квадратлар, түгәрәкләр, трапецияләр, турыпочмаклыклардан торган.
«Кара квадрат» – ул күргәзмәдә, икона кебек, кызыл почмакта урнашкан була. Малевич үзе бу эш турында болай дип язып калдырган, диләр: «Ак киндер җәймәдә төсләрнең югары яссылыгы безнең аңга турыдан-туры пространствоны көчле тою хисе бирә, мине төпсез чүлгә күчерә, анда үз тирәңдә галәмнең иҗади пунктларын тоясың». Хәер, бу – гади дә, шул вакытта югари сәнгати зәвыкны тәрбияли торган картина янында озак кына басып тордым.
Залларның алдагысы Советлар Союзы чоры сәнгатен колачлаган иде. Монда 1920-1950 еллар рәсем сәнгате һәм скульптурасы 10 залны били – 15тән алып 25 нчегә кадәр. Монда без Татьяна Яблонская, Александр Дейнека, Юрий Пименов һәм шул чорның башка абруйлы рәссамнарының әсәрләрен күрәбез.
Ә 16-36 нчы залларда «Хрущев җепшелеге»ннән башлап 1980 еллар ахырына кадәрге картиналар куелган. Алар аша ул дәверләрнең мохитен тоябыз, аннары гаять күп кенә картиналар ул заманнардагы сәяси вакыйгаларны, тарихи чараларны да сурәтләгән. Кайбер сурәтләрдә ул чордагы түрәләрне дә күрәбез.
Өч зал – 31, 32, 37 – яңа Третьяковканың төп экспозициясендә совет чорының рәсми булмаган яки альтернатив сәнгатенә багышланган. Биредә сәяси һәм идеологик цензура аша үтмәгән рәссамнарның иҗаты белән таныша алабыз. Алар арасында – минималист Франсиско Инфанте-Арана, поп-арт стиле рәссамы Михаил Рогинский һәм башкалар. Шулай ук экспозициянең бу бүлегенә коллекционер Леонид Талочкин җыентыгы керә, ул 1960-1990 еллар формаль булмаган рәсем сәнгатеннән һәм графикасыннан тора.
Әлеге залларда, картиналардан тыш, ара-тирә скульптуралар да урын алган. Алар исә ничектер сюжетларны һәм аерым алганда залларның экспозицияләрен тулыландырып тора. Әлбәттә, аларның һәркайсы тарихи әһәмияткә дә ия, чөнки алар төрле еллардагы конкойгыч та, шатлыклы да дәверләрне күрсәтә.
«100 елга бер була торган күргәзмә»
Журналист – һәрвакытта да бик тынгысыз җан ул. Техника үтәлмәгән җирдән җәяүләп тә, үрмәләп тә бара. Ә монда хәтта ки чират көтеп торасы да юк, күпләр күрергә тилмереп торган күргәзмәгә керү ишеге танау очыма терәлгән диярлек. Өстәвенә, Азат абый да: «100 елга бер була торган күргәзмә, кереп чык, энекәш», – дип үгетләргә тотынгач, минәйтәм, берлектәге очрашуга такси белән дә җилдереп кенә барып җитеп булыр ул, сәнгать диңгезенә тулысынча чумыйм, дидем.
«Карл Брюллов. Рим – Мәскәү – Петербург» дип аталучы күргәзмә залының ишеген ачу белән бераз томсарак залга үттек. Зал халык белән шыгрым тулы булып чыкты, артта әле залга кертүче контролердай апа янына да чират сузылып киткән. Сурәтләр һәм ниндидер бер серле атмосфера, югары дәрәҗәдәге мәдәни рухиятле мохит патшалыгына эләккәндәй тойдым үземне. Күренеп тора, зыялы халык, тамашачылар җыелган: нәрсәдер буенча тыныч кына бәхәс куерталар, әкрен генә сөйләшәләр. Хатын-кызлар – модага туры килгән эшләпәләрдән һәм ир-атлар да галстуклардан.
Әле исән чагында ук «мәртәбәле шәхес» дип атала башлаган Карл Брюллов турында бик күп язылган. Аның картиналары әдәби даһиларны (Пушкин, Гогольләрне) һәм күренекле сәнгать тәнкыйтьчеләрен (Белинский, Стасов ишеләрне) рухландырган. Билгеләп үтик, бөек сәнгатькәр Брюлловның биографиясе һәм иҗаты төрле яктан өйрәнелде.
Латин телендәге «канатлы» «genius loci» әйтеменең аңлатмасы – конкрет урынга хас үзенчәлекле атмосфераны аңлата. «Урын даһие» концепты культурологиядә күптән кулланыла. XXI гасырда популяр китаплар һәм мәкаләләр күплеге, телетапшырулар циклы, туристлык маршрутлары үсеше нәтиҗәсендә, ул массакүләм мәдәнияттә ныклап урнашкан. Төрле урыннарны, аларның уникаль рухын өйрәнеп, кеше үзенең эчке дөньясын баета, яңа белем һәм тәҗрибә туплый. Экспозиция авторлары географик урынның кабатланмас шәһәр мохите һәм 3 мегаполисның климаты – Рим, Мәскәү һәм Петербург – Брюллов иҗатының формалашуына йогынты ясавын тикшергән. Алар шулай ук бу шәһәрләрнең һәрберсендә нинди тылсым көче яшәвен һәм рәссамның кайда үз урынын тапканлыгын ачарга омтылалар, диләр Третьяковкада.
Шуннан әлеге күргәзмәдә урын алган, кем әйтмешли, «бик тә козырной» картиналарны да күрсәтеп, язып алыйм.
Ике картина да киндергә майлы буяулар белән төшерелгән.
«Уч төбендәгедәй Мәскәү каласы»
Азат абый белән шулай итеп заллар буйлап йөреп, төп экспозицияләрне карап, аннан соң беренче каттагы кафеда хәл-әхвәл белешеп, туган авыл яңалыкларын барлап чәйләп алгач, Журналистлар берлегенә таба юл тотарга вакыт җиткәнен дә сизеп алдым. Такси чакыртырга җыенуымны күреп, ул, монда күпер аша гына чыгасы, берничә адым гына атлыйсы һәм Зубов бульварына чыгасың, диде дә озатып та куйды.
Шәһәр кешесе – шәһәрнеке инде, диләрме әле?! Мәскәү елгасы аша күпер буйлап барганда, каланың бөтен дәрәҗәле биналарын, халык яратып барган урыннарын да күрү мөмкин икән. «Зарядье» дисеңме, Россиянең Чит ил эшләре министры Лавров утырган бина яки Эчке эшләр министрлыгымы – бөтенесе күренеп тора. Менә сиңа мә, уч төбендәгедәй Мәскәү каласы!
Журналист – отпуск вакытында да кешеләргә кызыклы хәбәр-хәтерне тиз тотып алырга һәм халыкка җиткерергә тиеш булган җан иясе, дип саныйм. Отпуск вакытыма туры килгән сәфәрдә күргәннәремне, ишеткәннәремне дә, түкми-чәчми, «Интертат»ны укучылар белән бүлешәсем килде. Киләсе язмаларның берсендә Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәре буйлап сәяхәт итеп алырбыз. Мәскәү бит ул – Иделдәй киң, зур һәм һаман да төзелүче, киңәюче кала.