Давыл башлану сәбәпле, мазут тутырылган капчыкларны диңгез юдырып алып кереп китә
Керчь бугазында «Волгонефть-212» һәм «Волгонефть-239» танкерлары һәлакәткә юлыгу сәбәпле, «Волгонефть-212» дип аталган елга көймәсенең борыны сынды һәм диңгезгә мазут акты. Нефть продуктлары 35 километр Кара диңгез яр буен пычратты, кошларга, балыкларга, дельфиннарга пычранып үлү куркынычы туды. Волонтерлар диңгез буен чистарту эшенә алынды – меңләгән кеше нефть продуктларын капчыкларга тутыра башлады. Әмма, капчыкларны вакытында алып китмәү сәбәпле, мазут алардан агып чыга һәм инде чистартылган урын кабат пычрана башлый, дигән хәбәрләр дә чыкты.
Кара диңгездә давыл чыгу сәбәпле, хәлләр тагын да мөшкелләнгән – капчыкларны су диңгезгә агызып алып кереп китә башлаган. «Шот» каналы давыл видеосын элгән.
Иң кыены – ташлы пляжларда, дип сөйли волонтерлар. Комны капчыкларга тутырырга була, ә мазутка баткан ташларны нишләтергә дә белмиләр. Ә дулкыннар мазут тапларын агызып китерә тора. Темрюк районы Веселовка бистәсеннән Анапа янындагы Благовещенский станицасына кадәрге яр буе пычранган.
Хәзерге вакытта 11 дельфин, 140 кош үлгәне теркәлгән. Интернетта дельфин үләксәсен сыпырып елаган хатын-кыз видеосы таралды. Волонтерлар кошларны өйләренә алып кайтып та мазуттан чистарталар. Каурыйлары нефть продуктларына пычранса, кошлар оча, йөзә алмый, җылылык алмашы бозыла. Дельфиннар исә агуланган балык ашап үләргә мөмкин. Кара диңгездәге барлык дельфиннар да (өч төр) «Кызыл китап»ка кертелгән.
Кичә «Волгонефть-212» дип аталган танкерның баткан өлешен су төбеннән табып алдылар.
Танкерлар 15 декабрьдә һәлакәткә юлыкты, 1 кеше һәлак булды.
Танкерларның икесе дә бик иске булган. Конструкциясе буенча, андый судноларның хезмәт срогы 25 ел икән. Ә «Волгонефть-212» – 1969 елда, «Волгонефть-239» 1973 елда төзелгән булган. Алар елга һәм диңгез яры суднолары санала, давыл вакытында диңгездә йөзәргә тиеш түгелләр. «Волгонефть-239» исә бөтенләй диңгезгә чыгарга тиеш булмаган.
Ике танкер капитанына карата да җинаять эше кузгатылган, алар тоткарланган. Капитаннар үзләрен гаепсез дип саный – аларның кат-кат мөрәҗәгатьләренә карамастан, суднолардан мазут бушатылмаган, аларны чиратка кертмәгәннәр.