Машина шиналарында кызыл һәм сары тамгалар нәрсә аңлата?
Машина шиналарына кызыл һәм сары нокталар куелган була. Алар дөрес итеп балансировка ясау өчен кирәк. Балансировка дөрес булмаса, артык вибрация барлыкка килә, тәгәрмәч тигез тузмый, ягулык күп сарыф ителә. Бу турыда https://auto.mail.ru сайтында язалар.
Шиналар бер партиядән булса да, нәкъ бертөрле булмаска мөмкин. Абсолют бертөрле покрышка ясау мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә шиналарга кызыл һәм сары тамгалар куела.
Сары нокта белән покрышканың иң җиңел урыны, кызыл төс белән иң авыр урыны билгеләнә. Шиномонтажда шуңа карап балансировка ясыйлар.
Балансировка вакытында тәгәрмәчне махсус станокка куялар һәм әйләндереп тикшерәләр. Аннары кирәкле урынга махсус йөк – «грузиклар» куеп, балансировканы көйлиләр. Кызыл һәм сары нокталар белгечкә деффектларны табарга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.