Мы в Telegram
Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Юныс Әхмәтҗанов фестивале: «Мәчет манарасы» торты, кактан гөлчәчәк һәм шикәрсез кош теле

0 67
Юныс Әхмәтҗанов фестивале: «Мәчет манарасы» торты, кактан гөлчәчәк һәм шикәрсез кош теле

Исән булса, татарның беренче ир-ат шеф-повары Юныс Әхмәтҗановка 96 яшь тулган булыр иде. Аны белмәгән кеше юктыр. 57 яшендә дөнья куйса да, исеме әле дә яңгырап тора, ул туплаган «Татар халык ашлары» китабы һәр йортта диярлек бар.

Юныс Әхмәтҗановның туган авылында район күләмендә аш-суга багышлап фестиваль беренче тапкыр үткәрелә. Мәшһүр аш-су остасының туган көне уңаеннан авылдашлары, райондашлары Олы Кибәхуҗа мәдәният йортына җыелды. Үзләренең ризыкларын мәртәбәле жюрига 20 ашчы тәкъдим итте.

Күргәзмәгә куелган берсеннән-берсе татлы, үзенчәлекле, төрле бизәкле ризыкларны күреп, күзләр камашты. Мәчет манарасы, Коръән һәм тәсбих формасында ясалган торт, кактан ясалган аллы-гөлле гөлчәчәк, төнбоек чәчәкләрен хәтерләткән салат, мичтә кызарып пешкән өчпочмак, пәрәмәч һәм коймаклар, күбәләк һәм кыз сурәтен чагылдырган җиләк-җимешләр, кабак, иттән пешерелгән бәлеш, «фирменный» чәкчәк белән гөбәдия, балык кабымлыклары һ.б. бик күп ризыклар борынны кытыклап тора иде.

Күпме көч, хезмәт кергән монда, исең китәрлек! Мондый бәйгедә беренче урын алам дисәң, фантазияңне дә эшкә җигәргә, осталыгыңны да күрсәтә белергә кирәк. Бу ханымнар кебек остарганчы, уңган килен булганчы, ай-һай, безгә әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, дип уйлап куйдым эчемнән.

Юныс Әхмәтҗановның кызы Фәридә ханым: «Бәхетле»дә барлык камыр ашларының рецепты – минеке!»

Кунаклар арасында Юныс абыйның эшен дәвав итүче кызы – кондитер,ашчы, Россия даны ордены кавалеры Фәридә Давыдова да бар иде. Форсаттан файдаланып, аның белән дә аралашып алдык:

– Пешекче булып эшләвемә 50 ел. «Казан» ресторанында 27 ел кондитер булып эшләдем, «Бәхетле» кибетендә төп шеф-повар булып 24 ел хезмәт куям. «Бәхетле»дәге барлык өчпочмак, чәкчәк, токмач, пирог, торт рецептлары - минеке.

Мәскәүдә – 11, Татарстанда – 30 кибетебез бар. Тырышлык белән генә максатка ирешеп була. 17 яшемдә әти миңа: «Пешекче буласың», - дип, «Казан» ресторанына алып килде. Аш-су остасы Николай Курамшинда укыдым. Шулай ук бөек шәхес.

Мин әтинең хезмәтен, юлын дәвам итәргә бурычлы идем. «Бәхетле»гә эшкә урнашкач, бөтен пирогларның, өчпочмакларның камырын үземә уйлап табарга туры килде. Әле рецептын китереп чыгаргач та, ике ел дәвамында үзгәрешләр керттем. Кыскасы, ризыкларны күп күләмдә җитештерү өчен миңа бик күп тырышырга туры килде.

Үз-үземә һаман: «Мин - бәхетле!» – дип әйтәм. Әтинең эшен дәвам итүем белән, әти-әниле булып үсүем белән бәхетлемен.

Беренче сыйныфка укырга барганда кыстыбый пешерә, пәрәмәч кыздыра беләм идем инде. Дәү әнинең көнбагыш маенда самса кыздырганы әле дә хәтердә. Иркә кыз булып үстем мин. Миңа дип, талкыш кәләвә, пәхләвәне иртәнге ашка кәнфит урынына әзерли иде. Әтиләр Яңа бистәдә яши – талкыш кәләвә, пәхләвә симәнке кебек таралып бетә иде.

Улым Искәндәр «Канпай» япон һәм кытай ресторанын ачып җибәрде, тугыз ел эшләде, хәзер инде ашханәләр, кафелар тота. Оныгым Диана да кондитер булып эшли. Рәссамнар гаиләсендә сәнгать, музыкантлар гаиләсендә музыка турында сөйләшсәләр, безнең гаиләдә һәрчак аш турында сүз каттылар.

«Татар ашлары йортының ишекләре ике ел ябык – бу яхшымыни?»

Фәридә ападан Татар ашлары йортының ябылуы, аның киләчәк язмышы белән дә кызыксындык:

– Татар ашлары йорты эшләвен дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта ул бинаның ишекләре инде ике ел ябык. Бу яхшымыни? Хәзер ул үз ишекләрен ачачак, гөрләп эшләп китәчәк. Милли ресторан буларак эшләми калса да сүзем юк, иң мөһиме - бинага кешеләр килеп йөриячәк, эчтә әтинең музее бар бит. Бина ишекләре ябык килеш тормасын иде.

Дәү әнием - Зәйнәп Әхмәтҗан дигән бай сәүдәгәрдә пешекче булып эшли, соңыннан дәү әнине шул сәүдәгәргә кияүгә бирәләр. Ул бик оста пешерә иде. Әти язган китаплардагы рецептларның күбесе - дәү әнинеке.

Татар ашлары йорты ачылганда әти пешекчеләрне кунакханәгә урнаштырды. Кайберләре безнең өйдә торды. Алар, йортка барып, авылдагы кебек өлеш, өчпочмаклар пешерергә өйрәнде. Шулай итеп, әти белгечләрне әзерләде.

Без барлык ризыкны да ярата идек. Мәсәлән, әти кыстыбый, бәрәңге белән аш, пәрәмәчне яратып ашый иде, - дип искә алды ул.

Иң үзенчәлекле 3 ризык: Кактан – гөлчәчәк, манара белән Коръән формасында торт һәм шикәрсез, тозсыз кош теле

Фестивальдә катнашкан 20 кеше (җиңүчеләр исемлеге белән шушы хәбәрдән танышып була) үз ризыгын тәкъдим итте, алар аны өйдә пешереп, әзерләп алып килгән. Жюри әгъзалары ризыкны авыз итеп бәя бирде. Кайбер хуҗабикәләр тәфсилләп рецептлар турында да сөйләде, алар белән «Интертат» сайтында «Аш-су» рубрикасында танышып булачак.

Бәйгедә эшләрне бәяләгәндә авторның сәнгать таланты, эшне башкаруга сарыф ителгән вакыт, идеянең үзенчәлеге, традицион алымнарны һәм Юныс Әхмәтҗанов рецептларын кулланып әзерләү, милли атрибутика белән бизәлеш һ.б. критерийлар исәпкә алынды.

Бәйгенең максаты – татар мәдәниятен, йола-гадәтләрен, ашларын, милли ризыкларны пешерүдәге җирле үзенчәлекләрне саклау, бәйрәм ризыкларының оригиналь рецептларын ачыклау һәм саклау, пешерүгә кызыксынуны арттыру. Бәйгедә теләге булган һәркем катнашты. Катнашучыларның яше чикләнмәде. Фестивальне «Татмедиа» АҖның «Теләче информ» филиалы, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе, «Ак калфак» бүлекчәсе, Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты оештырды.

Максубаш авылыннан Гөлназ Солтанова манара, Коръән китабы, тәсбих сурәтләнгән үзенчәлекле торт пешереп алып килгән. торт. «Җан җылысын салып ясадым», - ди ул. Аш-суны ул Юныс Әхмәтҗанов киңәшләрен истә тотып әзерләвен әйтте.

Жюрины шаккаттырганы – Теләчедән Фаягөл Котдусова әзерләгән кактан ясалган гөлчәчәкләр.

– Хәзерге вакытта бөтен кешенең бакчасы зур, җиләк-җимешне күп үстерәбез. Унар, йөзәр банка кайнатма ясап, аны ашап бетереп булмый. Как ясауның серен белми идем, шуңа күрә Юныс Әхмәтҗановның китабын ачып карадым. Каклардан кабымлыклар әзерли башладым. Мин аларны тәлинкәләргә тезәм. Ашларга бик теләп алалар, бүләк наборлары да ясыйм, бу бик отышлы бизнеска әйләнде. Каклар алты ай саклана, кипмәсен өчен, суыткычта саклау яхшы.

Какларны элек әбиләр тактага салып киптерә иде, хәзер исә киптергечтә киптерәбез. Рецептларын да үзем уйлап чыгарам. Бакчада нинди җиләк-җимеш үсә – бөтенесеннән шундый как ясап була. Кызыл карлыган, чия, җиләк, крыжовник, алма, - дип тезеп китте Фаягөл Котдусова.

Теләче районы Караширмә авылыннан Гүзәлия Рахматуллина кош теленә шикәр дә, тоз да салмый:

– Өйдә тик ятасы килми, бәйге турында ишеткәч, катнашу теләге туды. Кош теле ясап алып килдем. Үземнең рецепт буенча пешердем. Аның өчен 5 йомырка кирәк була. Шуның икесенең сарысын салам, калганы тулаем салына. Тоз да, шикәр комы да салмыйм. Чәнечке белән күбекләнгәнче туглыйм, он салам, камыр басам. Өч бүлемгә бүлеп, тәгәрәтеп, махсус пычак белән кисеп, майны эретергә куям. Төрлечә пешерәм: гөлчәчәк тә, урама да ясыйм. Гөлчәчәк формасында була икән - камыр ясаганда буяу салам, - дип сөйләде Гүзәлия ханым.

Жюри сүзе: «Татар халык ашларын бозмасыннар иде»

Эшмәкәр, аш-су остасы, язучы Равилә Шәйдуллина үзен Юныс Әхмәтҗановның укучысы дип санавын әйтте.

– Татар халкының әдәбияты, сәнгате, моңы һәм туклану культурасы бар. Юныс абый аны дөнья күләмендә күтәрүче иде. Әби-бабаларыбыздан килгән татар халык ашларын үзебездән соң киләчәк буынга да тапшырсак иде. Мондый бәйгеләр булса, халык ашлары югалмас. Өчпочмакның эченә фарш та салып пешерәләр, кайдан таптыгыз аны? Ит салынган икән, ит калсын. Кыстыбургерлар да модага керде. Татар халык ашларының «кысты»сы гына каламы? Шуңа күрә традицияләрдән китмик әле. Татар халык ашларын бозмасыннар иде. Шушы традицияләрне саклаган дәвамчыларыбыз булырга тиеш.

Фәридә Давыдова:

– Күңелләр тулды. Сез шулкадәр уңган-булган, талантлы! Искиткеч һәм барысы да дөрес эшләнелгән. Аеруча ураманы билгеләп үтәр идем. Франциядә аш-су бәйгесендә әлеге төр ризыкка беренче урын бирерләр иде.

Бәйгеләрдә катнашканда кайберәүләр чәкчәкне «үлә-үлә» бизи: кремнар белән бизәкләр ясый (ә аның өчен бисквит бар!), төрле чәчәкләр куялар... Чәкчәкне алай мыскыл итәргә ярамый, - дип киңәш бирде ул.

Татарстанның атказанган артисты, сәнгать эшлеклесе, сценарист һәм режиссер Нурания Җамали Юныс Әхмәтҗанов китабы буенча пешерергә өйрәнгәнен әйтеп үтте.

– Бу чын күңелдән эшләнгән кичә. Шуның белән кадерле дә. Юныс абый: «Аш-су остасы башлы булырга, аның хәтере булырга тиеш. Чөнки ул берьюлы берничә ризык әзерли. Артист кебек хәрәкәтчән, табиб кебек сак, рәссам кебек зәвыклы булырга тиеш», дигән.

«Бәйгенең дәвамлы булуына өметләнәбез»

Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин халыкны район башлыгы, администрациясе исеменнән сәламләде.

– Татар халкының телеңне йотарлык ризыклары, аш-сулары бер генә илдә дә юктыр. Татарлыгыбызны күтәргән Юныс Әхмәтҗанов - бөек шәхес. Районыбыздан чыккан төрле һөнәр ияләре белән горурланабыз. Милли ризыкларны пешереп алып килгән катнашучыларга рәхмәт. Юныс абый белән горурланырга кирәк», - диде ул.

Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин бәйгенең дәвамлы булуына өметләнә:

– 96 яшьлек дәү әнием Юныс абый Әхмәтҗанов белән яшьтәшләр, бер чор балалары. «Юныс авылга гел кайта, халык белән аралаша торган иде. Бик гади иде», - дип искә алып сөйли. Юныс абыйның урыны оҗмахта булсын. Бәйгедә катнашыр өчен кыюлык та кирәк, барлык 20 катнашучыга да рәхмәт! Дәвамлы булсын иде.

«Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин бәйгегә һәркемнең тырышып әзерләнгәнен билгеләп үтте:

– Тәмле ашарга барыбыз да ярата. Өйгә кайтып кергәндә тәмле ризыклар белән хатын-кызларыбыз каршы ала. Шуңа күрә хатын-кызның эше күренми, ләкин өйдә чисталыкны, тәмле ризыкны яратабыз. Өйгә кайткач пешереп карау теләге туды. Пешергәнем юк, укыган вакытта пешерә иде. Татар ашлары күп, көн саен берәрсен пешерсәң дә, бер ел вакыт җитмәс иде, - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина:

– Авыл халкын бәйгедә катнашырга күндерү авыр булмады, чөнки без бу эшкә кичә генә алынмадык. Алдагы елларда татар халык ашлары көнен балалар бакчасында, мәктәптә уздыра идек, район күләмендә исә бу беренче тапкыр. Узган ел 95 еллыгына оештырып булмады, бер ел буе әзерләндек һәм бәйге бик уңышлы булды дип саныйм. Аның дәвамлы булуына өметләнәбез.

«Киң күңелле, ачык йөзле, җор телле, юмор хисле кеше иде»

Фестивальдә Юныс абыйның туганы Мусалия Латыйпова белән аралашып алдык.

– Юныс абыйның әнисе Зәйнәп апа хәзер без яши торган нигездән чыккан. Кайнатамның әтисе Габделсамат бабай белән бертуган алар.

Юныс абыйның әнисе Зәйнәп апа бик уңган, бик чибәр булып үсеп җитә. Аны 18 яшендә үзеннән күп яшькә олы Ахунҗан исемле бер бай кешегә димләп кияүгә бирәләр. Ниндидер сәбәпләр аркасында исеме Әхмәтҗанга үзгәртелә. Ахунҗан абыйның Зәйнәп апа белән бер яшьтә Галимҗан исемле улы да була. Бу турыда миңа кайнанам сөйләгән иде.

Зәйнәп апаларның бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз сала: Юныс абый, Гамбәр апа, Әмир абый, Клара апа, Рәхилә апа. Зәйнәп апа ачык йөзле, киң күңелле, бик уңган, аш-суга оста була. Мөгаен, бу сәләт Юныс абыйга әнисеннән күчкәндер. Үземнең дә Зәйнәп апаның пешергән ризыкларын авыз иткәнем булды, мин килен булып төшкәндә исән иде әле.

Юныс абый хатыны белән безгә кунакка кайта иде. Ул шулкадәр киң күңелле, ачык йөзле, җор телле, юмор хисле кеше иде. Пешергән ризыкларны шулкадәр чын күңелдән рәхмәт әйтеп, яратып ашый иде. Ни кызганыч, гомере генә кыска булды. 1984 елның 13 февралендә бакыйлыкка күчте. Аның кисәк кенә кан басымы күтәрелеп, башына кан сауган. Ул вафат булгач та, без аның гаиләсе, туганнары белән аралашып яшәдек. Хәзерге вакытта берсе дә исән түгел инде, - дип искә алды Мусалия апа.

Юныс Әхмәтҗанов турында: «Ашханә» сүзен дә кертеп җибәрә, беренче милли ресторанын ача

Юныс Әхмәтҗановка 4-5 яшь булганда әти-әниләре Казанга күченергә дигән карарга килә. Биш балалы гаиләдә Юныс абый иң олысы була. Аш-суга хирыслык аңа әнисеннән күчкән. Әнисе Зәйнәп апа тирә-юньдә дан тоткан танылган аш-су остасы була. Борынгы татар ризыкларын барлап эзләнгәндә әнисенең пешерү ысулларын да теркәп бара ул. Юныс Әхмәтҗанов татар халык милли ашлары традицияләрен китаплар, тырыш хезмәте аша халыкка кайтаруга ирешә.

Җәмәгать туклану системасында 1942 елдан эшли башлый. Даими рәвештә милли ризыкларны өйрәнеп, белгечләр һәм хуҗабикәләр киңәшен истә тотып, онытылган рецептларны авыллардан җыеп, татар аш-суларын рецептурасын баетуга зур өлеш кертә. Үзе дә күп санлы рецептлар төзүче ул. Татар ризыклары турында беренче китапны да ул яза.

1959 елда аның «Татар халык ашлары» исемле китабы басылып чыга, тиз арада һәр татар гаиләсенең өстәл китабына әйләнә. Заманында ул бик популяр һәм татар халык ашлары турындагы бердәнбер басма буларак тарихка кереп кала. Шуннан соң Юныс абый хуҗабикәләр, аш-су осталары өчен милли татар ашларының уникаль рецептлары китапханәсен булдыра. Алар татар, рус телләрендә бик күп тапкырлар нәшер ителә.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда татар ризыкларын туклану оешмалары менюсына кертү, милли ашларның сыйфатын күтәрү, әзерләү осталыгына караган идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту өчен күп көч куя. Киң кулланышка «ашханә» сүзен дә Юныс абый кертеп җибәрә. Аның җәмәгать туклану системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнә: 1957 елда Әхмәтҗановка «оста пешекче», «Совет сәүдәсе отличнигы» исемнәре бирелә.

Советлар Союзы заманында ил күләмендә оештырыла торган чараларда татар ашларын таныту бурычын алга куйган Юныс абый 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпиада вакытында милли ризыклар белән бөтен дөньядан җыелган катнашучыларны һәм кунакларны сыйлый. Юныс Әхмәтҗанов тырышлыгы белән 1969 елда зур тарихка ия булган легендар бина - Татар ашлары йорты – беренче милли ресторан барлыкка килә. Юныс Әхмәтҗан улы бу бинада 15 ел эшли.

1984 елның 13 февралендә Казанда вафат була. Казанның милли аш-су йортында күп еллар җитештерү бүлеге мөдире булып эшләгән Юныс Әхмәтҗановка истәлек тактасы куелган һәм аның музее эшли.

«Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе плитә янында торучы металлург та»

Язмамның ахырын Юныс абыйның сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

Этикет кагыйдәләре тәрбия һәм аш-су китапларында гына түгел, милли әдәбиятта да, халык авыз иҗатында да чагылган. Ризыктан өстен булмыйлар, ашка хөрмәт белән карау зарур. Иң мөһиме – аш турында бервакытта да ямьсез сөйләргә ярамый.

– Пешекче – артист ул, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Бәлки, эчеңдә әллә нинди кайгы бардыр, әмма син аны сиздермисең. Йөзеңдә һәрчак елмаю. Усалланып йөрүче тәмле аш пешерә белми ул.

Пешекче – табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган. Пешекче – рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе плитә янында торучы металлург та, - дип әйтеп калдырган Юныс Әхмәтҗанов.




Кызыл

"Кайрат" выходил на Али Алиева. Подробности


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Театр, искуство, Россия и дети: кукольная фотосессия в Бурятии

Отпуск на колесах. Автотуризм в России: лучшие маршруты и места для отдыха

Сухой закон: в Сибири на майские праздники запретили продавать алкоголь

Жители тавушского села Киранц недовольны итогами встречи в правительстве по демаркации границы с Азербайджаном

Новости Кызыла

Театр, искуство, Россия и дети: кукольная фотосессия в Бурятии

Завершаются ремононтно-строительные работы на двух важных социальных объектах в Республике Алтай

"Атырау" выиграл первый матч в сезоне у клуба из топ-3 КПЛ

В Туве 1 мая стартует празднование 80-летия вхождения ТНР в состав СССР


Жители села Киранц не против демаркации границы, а против односторонних уступок Баку – оппозиционный депутат

4 тавушских села принадлежали Советскому Азербайджану: Минюст Армении представил правовое обоснование делимитации границы

Волонтеры «Добрых сердец Тувы» сделали ветерану Великой Отечественной войны косметический ремонт

Жителям приграничных кожуунов Тувы напоминают о запрете на выпас скота в пределах 500-метровой карантинной зоны у границы


Генсек Совета Европы приветствовала начало процесса делимитации между Арменией и Азербайджаном

В центре Еревана прошла акция протеста в поддержку тавушцев (ВИДЕО)

Глава Тавушской епархии призвал граждан Армении законно выразить свой протест, а не «жить как улитки»

На границе Армении и Азербайджана выполнено более половины работ по делимитации


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Москва

Сергей Собянин поздравил москвичей с 1 Мая


Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Сергей Брановицкий

Аудио возможности для Поэтов и Писателей.



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Мама Тимати об интервью Шишковой: «Смотреть было брезгливо»

В Австралии отметили столетие Булата Окуджавы

В Клину состоится праздничная программа в честь дня рождения Чайковского

«Это не такая серьезная ситуация»: личные кадры с раздетой Анастасией Волочковой попали в открытый доступ


Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде

Азаренко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Мадриде

Названы победительницы матчей Рыбакиной и Путинцевой за четвертьфинал турнира в Мадриде

Россиянка Андреева стала рекордсменкой на турнирах WTA-1000


Tyson Fury vs Oleksandr Usyk undercard: Who is fighting on huge Saudi bill?

Chat log from R7 of 2024: Gold Coast vs West Coast

Tom Aspinall says UFC 304 start time is ‘awful’ and should be changed as Brit provides update on next opponent

China’s Huawei launches new software brand for intelligent driving