Мәдәни мирасны саклау комитеты: Казандагы Ак мәчет куркыныч хәлдә
Казанның Кызыл Татарстан урамында урнашкан Ак мәчеткә куркыныч яный. Зур Казан боҗрасын төзү барышында, юл эшләре вакытында мәчетне әйләндереп алган бетон коймалар өлешчә сүтелгән. Блоклар күчерелгән һәм бина диварларына терәп куелган. Алар авария хәлендә булган объектны тагын да баса. Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты шул турыда хәбәр итә.
Комитет хезмәткәрләре үткәргән тикшерү барышында бинаның кирпеч корылмаларында ярыклар барлыкка килүе ачыклаган. Моннан тыш, объект территориясенә төзелеш калдыклары да китереп ташлыйлар.
Объект паспортындагы мәгълүматларга караганда, юл эшләренең генераль подрядчы оешмасы – «Волгадорстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Комитет кирәкле гамәлләрне башкара, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать җибәрелде, диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, Яңа Бистә мәчете 1801-1805 елларда төзелгән. Ул мәдәни архитектура мирасы санала. Мәчет төзелешендә урта гасырдагы Болгар, татар халык архитектурасы һәм классицизм архитектурасы элементлары кулланылган.
- «Интертат» сайтында әлеге мәчет хакында «Мәчет елый: Казанның төзекләндерелмәгән тарихи мәчете турында» дигән репортаж чыккан иде.