Күрше төбәктә бер ханымның ишегалдына болан килеп йөри башлаган
0
21
Башкортстанның Стәрлебаш районы Ибрай авылында бер ханымның ишегалдына болан ияләшкән. Ул көн саен иртән бирегә килә. Бу хакта «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.
Урман җәнлеге белән кызыксынучылар йорт янына килеп аны видеога төшерә. Болан кешедән курыкмый, хуҗабикә кулыннан икмәк ашый.