Түбән Каманың балалар музыка мәктәбенә 7,5 миллион сумлык уен кораллары кайтартылган
0
79
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 4нче балалар музыка мәктәбе быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Юбилеен ул зур бүләкләр белән каршылый. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында белем бирү учреждениесенә 7,5 млн сумлык уен кораллары, җиһазлар һәм уку әсбаплары кайтартылган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Бу хакта күптән хыялланган идек, — дип шатлыгы белән уртаклашты 4нче балалар музыка мәктәбе директоры Эдуард Газиев. — Татарстанда булдырылган „Мәдәният“ илкүләм проекты ярдәмендә без музыка кораллары алу, белем бирүдә кирәк булган инструментлар һәм җайланмаларны сайлау мөмкинлегенә ия булдык. Хәзер безнең теләсә кайсы сәхнәдә һәм ачык мәйданчыкта чыгыш ясау мөмкинлегебез бар». Мондый мөмкинлек Яшьлек урамының 13нче йортында урнашкан мәктәптә генә түгел, ә 19 һәм 31нче мәктәпләрдә, шулай ук Кызыл Чишмәдә урнашкан «Притяжение» спорт-мәдәни үзәгендә дә барлыкка килгән. «Безнең мәгариф учреждениесендә өч бүлекчә бар, шуңа күрә без аларны да музыка уен кораллары һәм җиһазлар белән тәэмин итү бурычын куйдык. Балалар төп мәктәптә шөгыльләнүчеләрдән һич тә аерылырга тиеш түгел», — диде Эдуард Газиев. 4нче балалар музыка мәктәбе 1979 елда 16нчы мәктәп каршындагы музыка-хор студиясе базасында оеша. 1992 елда студия «Гомуми музыкаль белем бирү мәктәбе» статусын ала, ә 1995 елда аны «4 нче балалар музыка мәктәбе» дип үзгәртәләр. Белем бирү учреждениесе үзенең уңышлары белән дан тота: аның күп кенә шәкертләре дәрәҗәле бәйгеләрдә берничә тапкыр җиңү яулый. Бүгенге көндә музыка мәктәбе ике иң яхшы сыйфатлы рояль һәм сигез пианинога ия. Биредә уен кораллары мондый дәрәҗәдә әле беркайчан да яңартылмаган булган. Музыка мәктәбендә дүрт бүлектә 300гә якын бала белем ала. Алар фортепиано, халык уен кораллары, тынлы һәм кыллы уен кораллары оркестры, вокаль-хор һәм эстрада бүлекләрендә шөгыльләнә.