Кукмара эзтабарлары Түбән Новгород өлкәсендә 8 солдатның җәсәден һәм медальон тапкан
0
87
(Кукмара, 13 октябрь, «Татар-информ, «Хезмәт даны », Эльвира Иванова). 17-27 сентябрь көннәрендә Кукмара аграр көллияте эзтабарлары отряд командиры Раниф Сәмигуллин җитәкчелегендә Түбән Новгород өлкәсенең Мостки авылында узган «Үзән-2021» экспедициясендә катнашты. Бу хакта мәгариф учреждениесе Инстаграмында хәбәр ителә. Алар 59нчы армиянең икенче укчылар дивизиясе эзләре буенча барган. Эзләү эшләре барышында Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче сигез солдатның җәсәдләре һәм бер медальон табылган.