Мы в Telegram
Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Нәкый Исәнбәт: Бабичның үтерелүе — «Мәдәни җомга»

0 140
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», « Мәдәни җомга »). «Мәдәни җомга» газетасында Нәкый Исәнбәтнең 1965 елның 10 гыйнварында Казанда язылган мәкаләсе чыкты. Моңа хәтле Бабич турында язган иптәшләр аның үтерелү моментын аңлашылмау аркасында булган, дип шик астына калдыра килде. Бабичның ничек үтерелүе турында беренче хәбәрләр шактый томанлы. 22 нче елда чыккан татарча Бабич мәҗмугасында Галимҗан Ибраһимов тарафыннан язылган сүз башында аның кызыллар ягына чыккач ничек үтерелүе турында болай диелә:  «Басмаханәсен, тагын ниндидер кулъязмаларын алу өчен, шагыйрь үзенең берничә иптәше белән Баймакка китә һәм шунда фаҗигый бер аңлашылмау аркасында, ниндидер фетнә чыгарган бер гаскәри фирканең бәрелешүе астында һәлак була». (1919 ел, март 28). Бабичның үтерелүе турында бүгенге көннәрдә дә якынча шулайрак әйтелә. Тик бу үтерелү фаҗигый бер аңлашылмау аркасында булмыйча, шактый «аңлаешлы» булуы турында гына төрле версияләр бар. Менә бүген минем алдымда Зыя Искуж иптәшнең кайбер кулъязма дәфтәр караламалары, кәгазь кисәкләре ята. Ул аларны 1933-1936 елларда Казанда Пединститутта аспирантурада укыганда язган булган (Зыя Искуж (1910-1936) — шагыйрь һәм тәнкыйтьче. Башкортстанда элекке Сабир волосте, Максут авылында туган. Гыйлемгә дәртле һем үзенә гыйлем җитмәүгә һәрвакытта борчылучы бу талантлы язучы һәм курайчы башкорт егете, көтүчелектән күтәрелеп, укуга бирелә, Казанга килеп Пединститутта татар тел-әдәбият факультетын һәм аспирантураны тәмамлый. Тәнкыйть мәкаләләре яза, Бабич, Гафурилар турында материаллар җыя, Такташ иҗатына зур хезмәт әзерли һәм шул елда, 26 нчы яшендә авырып, Казанда үлә.). Бу язмаларда шигырь, җыр-әкият кебек нәрсәләр күп, кемдер аларны фольклор материаллары дип уйлап миңа тапшырган булган. Ләкин монда фольклор гына түгел, төрле истәлек, көндәлек кебек язмалар да бергә буталган. Шунда ук Шәехзадә Бабич биографиясе һәм аның ничек үтерелүе турында да төрле кәгазь кисәкләре бар. Латин хәрефе белән татарча язылган бу кисентеләрне мин рәтләштереп, номерлап укырлык хәлгә китердем. Аларда Бабичның үтерелүе турында моннан 30 ел элек ишеткән-җыйган мөһим хәбәрләр булганга, мин Зыя Искуж язмаларыннан түбәндәге урыннарны хәрефкә-хәреф күчерәм. Зыя Искуж яза: «Бабичның үтерелүе турында төрле версияләр йөри. Шуңа бу мәсьәләгә кыскача тукталып китү урынсыз булмас». «Моңа хәтле Бабич турында язган иптәшләр аның үтерелү моментын аңлашылмау аркасында булган, дип шик астына калдыра килде. Билгеле, ул трагедияле көннәрдә аңлашылмау фактлары да күп булды. Ләкин Бабич үтерелү факты, тарихи документларга таянып тикшергәндә, алай аңлашылмау нигезендә булганга охшамый». «Бабич 1919 ел март азагында, җирле халыкка милли антагонистик тактика тотучы Преображенский Ревкомы тарафыннан үтерелә. Ул вакытта Сугыш Революцион Советының җәнүби-шәрекъ (Көньяк-көнчыгыш, — Н.И.) группасын командовать итүче ип. Куйбышев бу Ревкомның социал йөзе турында бер хитапнамәсендә болай дип әйтә: Кайбер совет учреждениеләренең җирле (төп, асаба, — Н.И.) халыкка ышанмый караулары аркасында «Саф рус Ревкомнары төзелеп, элек башкорт халкын эксплуатировать итүче, аңа дошманлык саклау­чы күчеп килгән кулак элементлары кереп утырган». Шул ук хитапнамәдә ипт. Куйбышев Кызыл Армия исеме астында: «Җирле халыкка җинаятьлек эшләүче элементлар тарафыннан Башкортстанның революцион деятельләре, шагыйрь­ләре, художниклары атылганнар» ди (Южгруппа революцион Советының хитапнамәсе, Башобком РКП)б) известиясе № 1,2, 1922, (З. Искуж искәрмәсе)). «Бөек талантның яшь гомере революциянең дошманнары тарафыннан тартып алынды (Әле ул вакытта Преображенский Ревкомы эченнән кайбер элементларның астыртын хәрәкәт итүен сизеп өлгермәгән кызыл фронт газеталары Бабич үлү вакыйгасын бик зур аптыраш белән каршылады. Мәсәлән, «Кызыл Идел» (Большевиклар органы) газеты Бабичны Ревком үтерүне һичничек күз алдына китерә алмый. Шуңа ул газета «Ярлы халык шагыйре Бабичны аклар үтергән» дип чыкты. («Кызыл Идел», 1919 ел, 27 май). Нигездә аның бу фикере дөрес иде (З.Искуж искәрмәсе). Бабичның Преображенский заводында үтерелүе дә бер дә очраклы хәл түгел. Столыпин политикасы чорында башкорт җиренә күчеп килгән Преображенский, Нугайлы-Лаембирде, Михайловский кулаклары — башкорт азатлык хәрәкәтенә бөтен көчләре белән каршы торды, туры килгәндә аның җитәкчеләрен, террор юлы белән үтерә, кисә торды. Хәтта 1921 ел бу кулаклар Советка каршы фетнә күтәреп карады. Самар Учредилкасыннан килгән Охранюк-Черский кебек эсэр бандитлар үзләренә социал җирлекне-таянычны менә бу кулакларда тапты. Шуңа 2000- ләгән шайкасы булган Охранюк Преображенский заводын-советларга каршы көрәштә «Үзәк Урал» дип игълан итте (Бу материаллар Башиспарт тарафыннан чыгарылган «Башкирская парторганизация ВКП)б) в ее съездах и конференциях (1917-1922)» дигән китаплардан алынды (1933 ел, Уфа. 3. Искуж.искәрмәсе). Совет власте әле ныгытып урынлаштырылып өлгермәгән вакытта, менә бу элементлар совет исеме астына төренеп, Бабич һәм аңа охшаган бик күп иптәшләрнең башына җитте. «Бабич һәм аның иптәше фәлсәфәче һәм шагыйрь Иркәбаев иптәшләрнең әнә шул Преображенский, Нугайлы кулаклары тарафыннан милли антагонизм нигезендә (Бабичлар белән бергә үтерелгән 82 кешенең берсе дә рус булмыйча, бары да йә олаучы булып килгән, йә базарга килгән татар, башкорт крәстияннәре булу факты да — бу кошмарный вакыйгаларның милли антагонизм нигезендә икәнен дөресли (З.Ис­куж искәрмәсе) үтерелгән булулары турында, инде һичбер фикер башкалыгы булу мөмкин түгел. «Бабичны үтерү вакыйгасының кот­очкыч кошмарын күреп торучы Әхәт Моратов (Тангавыр йортыннан большевиклар съездына делегат булып баручы бер башкорт крәстияне; Башкортстан, Хәйбулла районы, Исәнбәт авылы) түбәндәгеләрне яза: «Бервакыт ике яшь кенә башкорт егетен бикле утырган җирләреннән алып чыктылар. Икесе дә таза, ныклы егетләр, көлеп кенә карап тордылар. Өсләрендә красноармейски кием булып, җиңләрендә кызыл, башларында йолдыз иде. Боларның берсе — Шәехзадә Бабич, икенчесе — Иркәбаев иптәшләр икән. Баягы съездны алып баручы комиссар — бу егетләр үзебезнеке, Башкортстан хөкүмәт әгъзалары дип коткарып алып калырга бик өзгәләнде. Аңа андагылар шуны әйтте: шушыларны аттырмасаң, үзең шулар арасына басып тор, диделәр. Комиссар булдыра алмады. Иптәш Бабич белән Иркәбаевны койма буена атарга алып барып куйды. Атарга торган бер зур рус егете Бабичның шинелен салдыра башлаган иде, шул вакыт Бабич шуны әйтте: «Стой, товарищ, в кармане у меня вещи есть»… Шул вакыт атарга торган рус егете шуны әйтте Бабичка: «На том свете никаких тебе вещей не нужно» дигәч, бичаракай Бабич шул вакытта да төсен бозмады. Шyңa теге рус егете каһәрләнеп мылтык приклады белән Бабичның башына сукты… Без аръягын түзеп карап тора алмадык… һ.б.» (Бу башкорт агай, съездга барганда ук, авылда Бабичның хитапнамәсен укып, язган кешесен күрергә дәртләнеп йөрүче булган. Шуның белән бергә шул съездда — җиргә социализация ясау ягына тавыш биреп, «кызыл делегат» мандаты алган. Ул хәзер колхозда эшли. (З. Искуж искәрмәсе). Зыя Искуж иптәшнең 30 нчы елларда җыйган материалларында Ш. Бабичның кемнәр тарафыннан һәм ничек үтерелүе турында язган урыннары, минем кулда булган хәтлесе, шунда тәмам булды. Мин аларны Зыяның үзе күрсәткән документаль чыганаклары буенча чагыштырып чыга алмадым. (Чөнки бу чыганаклар минем кулымда юк.) Ләкин шулхәтлесен әйтеп була, башкорт матбугатында соңгы игълан ителгән өстәмә материаллар белән болар арасында нигездә каршылык күренми. Бабичның милли дошманлык, шовинизм һәм бөек державиячелек шаукымнары нигезендә үтерелгән булуы аларда да раслана һәм тагын да тулылана төшә. Бу урында мин 1958 дә башкортча чыгарылган Бабич җыентыгында Әхнәф Харисов тарафыннан язылган сүз башыннан түбәндәге бер-ике абзацны күчерергә тиеш табам. Әхнәф Харисов яза: «Башкорт Мәркәз шурасында эшләү дәверендә «Список № 9», «Башкортстан мохтариятенә каршы татарга», «Гает көне», «Һау бул, байрам», «Гаскәр догаһы», «Корбан бәйрәме мөнәсәбәте белән» кебек милләтчелек тойгылары уята торган һәм дингә, Аллага апелляция ясау рәвешендә язылган шигырьләр белән чыгыш ясавына карамастан, Бабич үзен «Мәркәз шурачы“ларның «сул» канатында торучы итеп кисәтә; һәм тиздән ул: «Большевиклар белән сугыш — безнең үз туганнарыбыз белән сугыштыр, мин яктылыкны тик шул кызыллар ягында гына күрәмен» дигән карашка килә. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул Вәлидев җитәкчелегендәге башкорт гаскәрләренең Советлар ягына чыгуын «күптән көтеп торган юл» дип, шатлыклы тарихи вакыйга итеп каршы алды, бу уңай белән башкорт халкына үзенең «Көйле хитабы» белән мөрәҗәгать итте». (9 бит) «Бабич әнә шулай Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы туган көннәрдә, аның революцион матбугатында рәсми хезмәткәр булып бер айдан артыграк тугры хезмәт итү постында һәлак булды. Ул, саклаган документларга караганда, Башкорт Республикасы вакытлы Хәрби-Революцион Комитетының 1919 ел 25 февраль приказы белән Башревком янындагы башкорт матбугатының сотруднигы итеп билгеләнгән». 1919 елның 28 мартында Темәстән Мракка (Кызыл Мәчеткә) Башревкомның типографиясен күчереп алып килгән вакытта берничә иптәше белән бергә революциянең явыз җинаятьчеләре кулыннан фаҗигале һәлак булды». «…Көнчыгыш фронты армияләренең көньяк группасы Реввоенсоветының 1919 елның 3 июнендә В.Куйбышев кул куйган боерыгы. Барлык политработникларга җитәкче кулланма итеп бирелгән бу документта без шушыларны күрәбез: «1919 елның 18 февралендә Вәлидев карамагындагы башкорт гаскәрләре, акларны ташлап, Кызыл Армия ягына чыкты. Башкорт хөкүмәте белән Үзәк Совет власте арасында барган сөйләшүләр 1919 елның 20 мартында Ленинның, РСФСР составында беренче буларак, Автономияле Башкорт Совет Республикасы төзү турындагы тарихи документка кул кую белән тәмамланды. Башкорт АССРның тууы — социалистик революциянең, коммунистлар партиясе милли политикасының зур казанышы иде. Революция дошманнарына бу, әлбәттә, ошамады. Алар: «Россия бернинди автономиягә бүленмәскә, бөтен булырга тиеш», дип каршы чыкты. Мондый чыгышлар Кызыл Армиянең аерым командирлары арасында да булды. В. Куйбышев кулы куелган боерыкта түбәндәге юллар бар: «1 нче Армиянең командирлар составыннан һәм политик комиссарларыннан кайбер кешеләр Башкорт хөкүмәте вәкилләре белән Үзәк власть арасында ирешелгән килешү белән исәпләшмәде, башкортларга һәм аларның вәкилләренә карата ышанмау һәм шикләнеп карау политикасы үткәрә башлады… Ә тыныч башкорт халкына каршы берничек тә аклап булмый торган репрессия белән дошманлык мөнәсәбәте тудырдылар һәм башкортларны контрреволюционерлар кочагына этәрделәр». Кызыл Армия эченә үтеп кергән бу «явыз җинаятьче элементлар», җәзага тартылганга чаклы байтак ерткычлык эшләп өлгерде, алар кылган һәртөрле «мыскыл итүләр, мәсхәрәләү соңында башкорт солдатларын һәм аларның җитәкчеләрен, Совет яклы кешеләрне масса төстә атулар китте». Шәехзадә Бабич нәкъ әнә шул явыз фетнәнең корбаны булды. Реввоенсовет боерыгында: «Революциягә хыянәт итүчеләр тарафыннан Башкортстанның революцион эшлеклеләре, шагыйрьләре, художниклары атылды» дигән сүзләр, барыннан да элек, Бабичны истә тотып әйтелгән булырга тиеш (Х.Ә.). Әхнәф Харисовтан алынган бу сүзләр З. Искужның шул ук югарыда китерелгән материаллары белән бер-берсен тулыландыра. Һәм Бабичның ул еллардагы нинди каршылыклар корбаны булуы турында минем уйлануларымны да раслый дип беләм. Бабичныкы дип йөртелгән бер шигырь. Бабичның кызыллар ягына чыккач «Без ник кызылларга кушылдык» дигән хитапнамәсе булуын һәм аның бу шигыре Башкортстанны советлаштыруда нинди зур роль уйнаган булуын беләбез. Ул бу рухта тагын башка шигырьләр язып өлгерә алганмы? Шул юлда эзләнгән Зыя Искуж Бабичның тагын «Башкорт халкына» дигән әсәре булды дип үзенең кулъязмалары арасында, түбәндәге шигырьне китерә. (Тексты гарәп хәрефендә кулдан башкортча язылган һәм артында русча шундый бер адрес та язылган: «Тамьян-Катайский кантон, Тамьяна-Тангаурская волость, дер. Казмаева, Сафа Фатуллин». Бу шигырь латин хәрефе белән татарча да китерелгән). Сүзләре hәp ике нөсхәдә бер үк, аерма тик аларның башкортча яки татарча язылышында гына. Татарча текстын китерәм. Башкорт халкына Борын, борын чакта бер заманда  Тулкынланган төрек диңгезе,  Тулкынланган, ташкан, дөнья баскан Җир селкеткән батыр Чыңгызы. Бер тармагы анда, башкорт халкы Шаулап аккан Урал буенда  Дошман явын аткан, Җаек ашкан,  Һич булмаган курку уенда.  Аймак саен булган батыр ирләр,  Типсә тимер өзеп сындырган,  Төрле түрә булып хан-биләре  Илдә булган яуны туздырган. Ай-һай батыр булган башкорт халкы,  Дошманнарын эштән яздырган! Карт-корлары шуны яшь буынга Мирас итеп сөйләп калдырган. Менә бүген безнең кызыл башкорт Җир селкетә дөнья тетрәтә… Алтын погон мырза дошманнарның Гаскәрләрен куйдай өркетә. Ир башкорттан туган чын арыслан,  Кызыл башкорт илен саклый ул,  Инкыйлабчы ата, хәләл улы,  Атсыз ярлыларны яклый ул.  Ашкына ул, куа, пыр туздыра  Күптән изгән явыз дошманын  «Яшәсен» ди, кызыл ярлы халык,  «Яшәсен», ди, «Башкортстаным!» Кара болыт үтәр, дошман бетәр,  Җәһәннәмгә китәр, юк булыр,  Дәүләт бәхет, рәхәт уртак булыр,  Дөнья йөзе ал да гөл булыр. Ярлы-ябык булмас Җир шарында,  Барча халык- анда тиң булыр; Азат матур бай ил Башкортстан Оҗмах кебек рәхәт җир булыр. Башкортстан карты шул вакытта Сагынып сөйләр кызыл яуларын, Ак яуларны кырып бетереп  Ничек узган Урал тауларын. Әйдә кырсын, кусын, пыр туздырсын! Күптең изгән явыз дошманын; Яшәсен шул кызыл ярлы халык  Яшәсен шул Башкортстаным!                         «Бабич». Искуж бу шигырьгә бик зур әһәмият бирә: «Бу шигырь нигездә шул хитапнамәсенә («Без ни өчен кызылларга кушылдык“ка; Н.И.) охшашлы булса да, монда тагын яңа сыйфатлар да өстәлгән. Бу шигырьдә ул кызыл Башкортстан төзелеп ятканын зур пафос, көчле лирик талпынышлар белән мактап җырлый»… «Шагыйрь монда да Башкортстанның кызыллар ягына чыгуы — ул очраклы һәм вакытлы күренеш түгел дип, башкортның үткәндәге тарихи азатлык кузгалышларына таянып, бу чыгуның нормаль һәм табигый хәл икәнен аңлатырга тырыша. Шуның белән бергә башкорт кызыл гаскәрләре Колчак солдатларын Урал таулары арасыннан куып, туздырып, «куйдай өркетеп» алга баруларын ул безгә дәрт, рух тудырырлык чамада сурәтләндереп бирә»… «Без аларда контрреволюция калдыкларын җимерүдә җирле халыкның үз активлыгы арта баруын, Советка тирән симпатия тойгылары туа баруын күрәбез. Бу шигырь 1919 ел Харьков астында Деникинга каршы сугышчы башкорт кызыл гаскәрләренең сумкаларында һаман бергә булды. Һәм без бу шигырьләрне ялгыз бер Бабичның үз тойгылары дип түгел, ә большевикларның революцион җитәкчелеге астында советлашып баручы башкорт ярлыларының гомуми тойгылары дип тә карый алабыз», ди. «Бабичның иң мактаулы шигырьләре рәтендә торырга тиеш булган бу шигырь әлегә хәтле бер җирдә дә матбугатта басылмаган. Шуның белән бергә төп тексты кулда юк, тик шул башкортлар Советлар ягына чыкканда Бабич белән бергә булган иптәшләрнең хәтерләве буенча алына», — дип белдерә З. Искуж. Шигырьнең шул чор характерында булуын һәм Бабичның ул көннәрдәге рухи көйләнешенә туры килүен, шулай ук телен, формасын исәпкә алганда, Зыя Искужның аны Бабичныкы диюе белән, әлбәттә, килешеп була. Ләкин аның хәтердә калган буенча язылган булуын, шуңа күрә хәтердән язылган әсәрләрдә була торган кайбер кимчелекләр бу шигырьдә дә булу ихтималын истә тотарга кирәк.



Кызыл

Жители Киранца начали шествие в направлении Еревана (ВИДЕО)


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Семилетнее дежавю: Снова серебро

Разговор с артисткой Аригмой Цыремпиловой о работе в Бургосцирке - Россия, Культура, Театр и Дети

Сенсацией завершился матч КПЛ-2024

Яңа Татар бистәсе зиратыннан репортаж: Дин әһелләре каберләренә QR-код урнаштыралар

Новости Кызыла

Сенсацией завершился матч КПЛ-2024

Росгвардейцы отыскали без вести пропавшую женщину в Туве

Разговор с артисткой Аригмой Цыремпиловой о работе в Бургосцирке - Россия, Культура, Театр и Дети

Офицер Росгвардии принял участие в акции «Линейка памяти» в кызылской школе


По уровню доходов жителей город занимает 71-е место в стране

Празднуют ли мусульмане Пасху и какой праздник существует в Исламе

Актёру театра присвоено звание «Гордость народа Тувы»

Шахматисты кызылской школы № 15 представят Туву на финале "Белой ладьи"


Сенсацией завершился матч КПЛ-2024

Стало известно, сколько потратят власти Тувы на систему оповещения

В столице Тувы малоимущим семьям раздадут семенной картофель

ЧЕЧНЯ. ЧР и РД стали лидерами среди регионов страны по приросту самозанятых


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Москва

Собянин перечислил самые популярные виды туризма в Москве


Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Булат Окуджава

В Петербурге представят моноспектакль к 100-летию Булата Окуджавы



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

В Петербурге представят моноспектакль к 100-летию Булата Окуджавы

Кудрявцева отправила сообщение Волочковой с призывом бросить пить алкоголь

Катя Гордон — Анастасии Волочковой: «Мы бы с Лерой оплатили и лечение, и психиатра, если надо»

«Смотрю в зеркало и говорю: ну красивый!»: Филипп Киркоров отметит день рождения в «Шоу Воли» на ТНТ


«Ну и кто сказал, что женский теннис — это скучно?» Свёнтек — после матча с Соболенко

Рублёв стал победителем «Мастерса» в Мадриде

Российский теннисист Рублев вышел в финал турнира «Мастерс» в Мадриде

После победы в Мадриде Рублев поднялся с 8-го на 6-е место в рейтинге ATP


Online Alarm Clock for efficient time management

T20 cricket is here to stay, will take the game forward: Ganguly

Two Skinny Pitties Reunite A Year After Rescue - The Dodo

Seven reasons Sporting are champions of Portugal