Чирмешән мөхтәсибәте кышкы спартакиада оештырды
0
33
(Чирмешән, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Яңа ел ялларының бер көнендә Чирмешән мөхтәсибәте Кара Чишмә авылында мөселман яшьләре арасында кышкы спартакиада оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кышкы спартакиада катнашырга Иске Кадидан ике команда, Туймәттән, Кара Чишмәдән, Чирмешәннән, Югары Чегодайдан, «Кара алтын» җыелма командасы, күрше Аксубай районының Шәрбән һәм Кызыл Тау авылларыннан барлыгы ун команда килгән. Алар аркан тартышып, капчык сугышында һәм кар өстендә футбол уйнап көч сынашты.
Ярышта искекадылылар иң көчлеләре булып чыкты: аларның ике командасы беренче, икенче урыннарны бүлештеләр, хуҗалар — Кара Чишмә авылы яшьләре өченче урында.
«Җиңүчеләргә Чирмешән районы мөхтәсибәтенең „Хәйрия“ фонды хисабыннан кубоклар, грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырдык, ахырдан Кара Чишмә мәчете мәдрәсәсендә табын көйләнде», — ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.