Бөгелмә активистлары экологик акциядә катнашты
0
61
(Бөгелмә, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмә активистлары экологик акциядә катнашты. Чара шәһәребезнең Кызыл Армия урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бөгелмәдә беренче тапкыр плоггинг-узыш үткәрелде. 2020 елның 6 сентябрендә С. Ф. Морозов исемендәге мәдәният һәм ял паркында узган бу чара барышында узышу вакытында парк территориясендәге чүп-чарны җыю оештырылды. Экологик акциядә Бөгелмә «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге активистлары, «Бөгелмә скаутлары» ирекле отряды вәкилләре, «Ярдәм янәшә» хәйрия проекты волонтерлары һәм «Макдоналдс» компаниясенең корпоратив волонтерлары катнашты. Акция команда йөгерешеннән — себерке тапшыру буенча эстафета ярышларыннан башланып китте. Зур шау-шу һәм хуплаулар астында финишка беренче булып скаутлар командасы килде. Чара барышында дүрт команда паркның төп аллеясы территориясен сыйфатлы итеп чистартуда көч сынашты. Җиңүне «Ярдәм янәшә» проекты волонтерлары командасы яулады. «Макдоналдс» компаниясеннән җиңүчеләргә бүләкләр һәм призлар тапшыру күңелле сюрприз булды.