Түбән Камада яңартылган стадион ачылачак
0
90
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 7 сентябрьдә Түбән Камада яңартылган стадион ачылуга багышланган зур спорт бәйрәме — «Нефтехимик» көне узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Стадионны ачу — гомумшәһәр күләмендәге вакыйга, ә арена үзе, коронавирус пандемиясе аркасында, бары тик чикләнгән санда гына кунакларны кабул итә алачак. Шуңа күрә бәйрәм тагын дүрт урында — «Нефтехим Арена», «Нефтехимик» стадионы, Кызыл Чишмә яр буе һәм Нефтехимиклар паркында оештырыла. Әлеге фан-зоналар 10.00-15.00 сәгатьләрдә эшли. Паркларда сәхнә, экраннар урнаштырылачак, аларның һәркайсы стадион белән телекүпер аша тоташачак. Бәйрәм кысаларында яңартылган стадионда аяк белән туп чөю буенча Россия рекорды куелачак. Исегезгә төшерик, стадион 3 меңнән артык тамашачыны сыйдыра ала. Кырда «Нефтехимик» футбол клубы шөгыльләнә, биредә ул башка төбәк командалары белән өч уен уйнаячак. Аренаны узган елның июнендә ремонтлый башладылар, анда яңа трибуналар һәм зур экран куелды. Футбол кырын Голландия технологиясе нигезендә соңгы Европа стандарты буенча ясадылар.