Татарстан коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы булган төбәкләр арасына кергән
0
10
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы. Шул ук вакытта, мондый вазгыять авыр булган субъектлар саны 12гә кимегән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән хәбәр итә. Тикшеренүләр инфекция репродукциясен бәяли торган «R» индексы нигезендә үткәрелгән. Әгәр ул бердән азрак булса, инфекция йоктыручылар кими, әгәр күбрәк икән, арта дигән сүз. Барлык төбәкләр дә шартлы рәвештә кызыл, сары, ачык яшел һәм яшел зоналарга бүленгән. «Кызыл зонада 12 төбәк (Орел, Мурманск, Самара, Кемерово, Киров, Сахалин, Курган өлкәләре, Удмуртия, Кырым республикалары, Ненец һәм Еврей автономияле өлкәләре, Алтай крае) калган», - диде Тавадян. Татарстан ачык яшел зонага кергән, бу республикада коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы икәнлеген аңлата. Кызыл булса – тискәре, сары – канәгатьләнерлек, яшел – уңай. «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлүе хакында хәбәр иткән иде инде.