Мы в Telegram
Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Коронавирус белән авыручы: Ачлыктан да яманрак — «Ватаным Татарстан»

0 116
(Казан, 7 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Зөһрә Садыйкова). Күпләр саклык чараларын күрми башласалар да, әлеге «дошман» янәшәдә генә. Ул күптән инде районнар һәм авыллар буйлап атлый. 10 — 30 мең халкы булган район үзәкләрендә дә вакытлыча госпитальләр ачыла башлады. Мондый биналар республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында да үз ишекләрен ачты. Мәсәлән, соңгы берничә атнада алар Азнакай, Урыссу һәм Баулыда эшли башлады. Моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде әле. Димәк, үзәктән читтәрәк урнашкан район халкына да ярдәм тиз һәм нәтиҗәле барып ирешәчәк дип өметләник.      Азнакай үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге бүген пациентларны вакытлыча госпиталь буларак кабул итә. «ВТ» хәбәрчесе, провизор госпиталенә барып, табиблар һәм авырулар белән аралашып кайтты. «Курыкмыйсызмы?» «Кызыл зона»га керергә теләвемне әйткәч, Азнакай районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Олег Косоноговның беренче соравы әнә шул булды. «Бүген бер авыруның тест нәтиҗәсе „уңай“ булып килде. Димәк, аңарда — коронавирус. Курыкмыйсыз икән, керегез. Үзегез авырмадыгызмы? Өлкән яшьтәге әти-әниләрегез бармы?» — дип сорады. Табиб белән аралашкач, зур хәрефләр белән «Кызыл зона. Керү тыелган» дигән язу эленгән ишекне ачып кердек. Махсус костюм белән, әлбәттә. Үз киемнәрем өстеннән нәрсәләр кигертүләрен язып тормыйм — бу хакта газетабызның алдагы саннарында тәфсилләп тасвирлаган идек инде. Азнакайда да шулай ук кат-кат киендерделәр. Киенергә ярдәм иткән өлкән шәфкать туташы Лениза Шәйхетдинова: «Курыкма. Барысы да яхшы булыр. Без шушылай эшләргә күнегеп беттек инде», — дип елмайды. Вакытлыча госпиталь 40 урынга исәпләнгән. Шул исәптән, беренче провизор постында 24 урын каралган. Анда авыруны чагыштырмача җиңел уздыра торган, үпкәләре 50 проценттан кимрәк зарарланганнарны дәвалыйлар. Интенсив терапия бүлегендә — ун, реанимациядә алты ятак көйләнгән. Һәр палатада бишәр кешегә урын әзерләнгән. Без барган көнне 38 пациент иде. Шунысы әһәмиятле: әлеге бүлектә аерым автоном вентиляция бар, ягъни ул башкалар белән бәйләнешкә керми. — Моңа кадәр без авыруларны Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләрендәге госпитальләргә илттек. Авыручылар күп булу сәбәпле, районда июнь ахыры-июль башында провизор госпитале эшли башлады. Бу, беренчедән, юлга киткән вакытны киметү, икенчедән, тиз арада медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген бирде. Госпиталь ачылу безнең эшне стабильләштерде, әлбәттә. Пациентлар гел кереп тора. Әлегә бөтен урыннарның да буш булган чагы юк, — диде мине озата йөрүче Олег Косоногов. Аның сүзләреннән аңлашылганча, авыруларны башка шәһәрләргә илтүне оештыру белән дә авырлыклар булган. Райондагы биш «ашыгыч ярдәм» машинасы өчен зур йөк, әлбәттә. Без барган көнне табиблар Лениногорск госпиталеннән үпкәләре 40 процент зарарланган пациентны кабул итте. «Ул — Азнакай кешесе. Үзебездә госпиталь ачылганчы Лениногорскига җибәргән идек. Хәзер анда буш урыннар калмагандыр. Кире безгә кайтардылар», — дип аңлатты табиб. Пневмонияне төгәл ачыклау өчен, компьютерлы томограф кирәк. Кызганыч, Азнакайда ул юк. Шуңа күрә шик булган авыруларны махсус транспорт белән Лениногорскига алып баралар. — Covid-19 диагнозы тестлары уңай күрсәткән авыруларга гына куела. Мондый кешеләр күп түгел, ләкин алар бар. Әлегә нәтиҗәләре билгеле булмаганнар да бар. Әгәр ул тискәре икән, авыруда вируслы пневмония генә дигән сүз. Тестны Чаллы һәм Казанда гына ясыйлар, — ди баш табиб урынбасары. Аның әйтүенчә, авырулар төрле хәлдә керә. Мин барганда, бер кеше дә ИВЛ аппаратына тоташтырылмаган иде. — Авыручыларның барысы да югары температура, һава җитмәү, тәм һәм ис тоймау, хәлсезлек белән мөрәҗәгать итә. Артык авырлыктан, кан басымы, йөрәк-кан, шикәр авыруларыннан интеккән кешеләргә вирус белән көрәшү тагын да авыррак. Авыруларның барысы да диярлек 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Кызганыч, вирус яшьләрне һәм урта буынны да аямый,  — ди ул. Табиб әйтүенчә, авырулар госпитальдә уртача 6-7 көн дәвалана. Дөрес, озаграк торганнары да бар. Мәсәлән, без килгән көнне ИВЛ аппаратыннан алынган пациентның госпитальгә керүенә 21 көн узган икән инде. Ул табиблар күзәтүе астында тагын да булачак, чөнки алга китеш күзәтелсә дә, хәле авыр. — Авыручыларның 80 проценты авыруны җиңелчә кичерә, ләкин калган 20 проценты бик зур аерым игътибар таләп итә. Азнакайда нәкъ менә вируслы пневмониядән дә, коронавирустан да үлүчеләр юк. Ә менә шушы авырулар аркасында башка авырулары көчәеп вафат булучылар бар, — ди ул. — Баштагы вакытларда бик авыр булды. Чөнки, беренчедән, авырулар вакытында мөрәҗәгать итми иде. Икенчедән, вирустан куркып, хроник авыруларын планлы рәвештә тикшертмәгәнлектән, хәлләре начарланган кешеләр саны артты. Нәтиҗәдә, көчсезләнгән организм коронавирус, вируслы пневмония йоктырды. Шулай да табиб фикеренчә, авыруның «иң югары ноктасы»н узганбыз. — Май–июньдә авыручылар бик күп иде, чират хәтта урамга кадәр сузылды. Соңгы бер-ике атнада бераз гына кимү күзәтелә башлады. Бүген генә эпидемиолог белән сөйләштек. Аның әйтүенчә, без «иң югары нокта»ны уздык, — ди Олег Косоногов. «Үзебез дә шикләндек» Госпитальдә алты табиб, берничә шәфкать туташы һәм санитаркалар эшли. Алар башкалар белән элемтәгә керми. Һәр сигез сәгать саен алышынып торалар. Хезмәткәрләргә яшәр өчен аерым кунакханә, шифаханә дә тәкъдим ителгән. Ләкин күпчелеге яшьләр һәм гаиләсез булгач, өйләренә кайтып йөри. Өлкән шәфкать туташы Лениза Шәйхетдинова әйтүенчә, вирусны кемнең организмы ничек кабул итәсен белеп булмый, шуңа күрә саклык чараларын күрергә кирәк. — Ял итәргә баручылар да кат-кат уйласыннар иде. Шаяра торган чак түгел. Авыруның беренче билгеләре күренү белән үк табибларга мөрәҗәгать итсеннәр. Шәфкать туташларына зур рәхмәт. Аларга бик күп эшләргә туры килде. Шушы авыр вакытларны җиңеп чыгарга язсын иде, дип телибез, — ди ул. Анестезиолог Ләйсән Фазлыева фикеренчә, иң авыр вакытлар акрынлап чигенә, ләкин иркен суларга иртә әле. — Авыруга каршы көрәш башлаганда барыбызга да кыен булды. Авыручылар да күбрәк иде. Чөнки башта халык та авыру барлыгына ышанмады. Ниндидер билгеләре булса да, өйдә үзләре дәвалана иде. Яшермибез, үзебезнең күңелдә дә курку, шик булды. Бу госпиталь ачылгач, ярдәмне тиз арада күрсәтә ала башладык. Шунлыктан авыру да катлаулы стадиягә барып җитми. Аңа кадәр чирне җиңелчә кичерүчеләр өйләрендә дәвалана иде. Ләкин юлда хәлләре тагын да начарланучылар булды, — ди Ләйсән Фазлыева. «Табибларга медаль тагарлык» Чирне бик авырган кичергән 80 яшьлек Галим Абдуллин (авыруларның исем-фамилияләре үзгәртелде) әнә шулай бәяли табибларның хезмәтен. — Госпитальгә эләккәндә хәлем бик начар иде. Кая ничек китереп салганнарын да белмим. Берничә көн температурам 39 градустан төшмәде. Хәлем булмады. Җиде көн берни ашый алмадым, тәм сизмәдем. Менә утырып торам хәзер, Аллага шөкер. Кызларга-егетләргә зур рәхмәт. Бу балалар иң зур хөрмәткә лаек бүген. Алтын медаль тагарлык аларга. Вәгъдә ителгән акчаларын кулларына алсыннар иде инде. Без барыбыз да — нефтьчеләр. Мин — үз кулларым белән бу корпусны төзегән кеше. Без ачлыгын да, авырлыгын да күрдек. Тик бу авыру аннан да яманрак тоелды миңа, — диде ул. 70 яшьләр тирәсендәге Надежда Иванова, табибларга мөрәҗәгать итмичә, ун көн дәвамында өендә халык медицинасы буенча дәваланган. Нәтиҗәдә, хастаханәгә китергәндә үпкәсенең 60 проценты зарарланган булган. Без палатага кергәндә дә, көч-хәл белән сулап утыра иде. Берничә көн элек кенә реанимациядән күчергәннәр үзен. Вакыт шактый узса да, әбинең әле дә хәле юк. — Башта температурам күтәрелде. Үзем белгәнчә дәваланмакчы идем. Хәлем тагын да начарланды. Аңымны югалтып егылганмын. Әле ярый балалар «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырып өлгергән… — ди ул. 75 яшьлек Любовь Виноградова да госпитальгә бер атна элек кергән. — Иң элек температурам күтәрелде. Берничә көн бик югары торды. Хәл бетте, ис, тәм тоймый башладым. Әлегә кадәр тәм сизмим. Авызга ризык та кабасы килми, — диде ул. — Госпитальнең үзебездә генә булуы бик әйбәт, әлбәттә. Мондый хәлдә башка шәһәрләргә бер дә барасы килми бит. Монда миннән күпкә начаррак хәлдәгеләр дә бар. Галим абыйның табибларга карата әйткән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Чөнки «Кызыл зона»да ярты сәгать кенә булуга карамастан, үземне эссе мунчадагы кебек хис итә башлаган идем инде. Вакыт дәвалый, диләр. Гомерең кыл өстендә торганда, санаулы минутларны кулдан ычкындырмау хәерле шул. Белгеч фикере  Азнакай районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Олег Косоногов: — Соңгы вакытта халык авырудан шикләнми, саклык чараларын күрми башлады. Ләкин иркен суларга иртә әле. Безгә бу коронавирус белән озак яшәргә туры киләчәк. Ул беркая да китмәячәк. Вирус мутацияләнә. Алга таба аның үзен ничек тотасын шулай ук белеп булмый. Сезонлы грипп белән ничек яшәдек, коронавирус белән дә шулай яшәргә туры киләчәк. Ләкин бу озаккарак сузылачак. Шәхсән мин үзем өлкән яшьтәге әти-әниләремә инде өч ай барганым юк. Аларның сәламәтлеге минем өчен кадерле. Шуңа күрә гадәти саклык чараларын (дистанция, битлек һәм пирчәткә, кулларны юу) һичшиксез күрергә һәм якыннар турында уйларга кирәк. Халыкның битлекләргә ышанычы юк. Ләкин аны дөрес кулланганда ярдәме зур. Антитәнчекләрнең дә никадәрле тотрыклы булуы билгеле түгел. Кабат йоктыру очраклары бар, дигән хәбәр дә таралды. Ләкин гомуми популяцион иммунитет ул барыбер формалашачак. Ил күләмендә кабул ителгән барлык чаралар да дөрес иде. Бу, беренче чиратта, безгә күпләп мөрәҗәгать итүче пациентлар дулкынын киметү һәм «дошман»ны әзерлекле каршы алыр өчен кирәк иде. Без вакытны оттык.



Кызыл

Росгвардейцы Кызыла обеспечили безопасность граждан во время праздника весны и труда


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Отпуск на колесах. Автотуризм в России: лучшие маршруты и места для отдыха

Межрегиональный конкурс родного языка в Бурятии, Культура и Россия

Театр, искуство, Россия и дети: кукольная фотосессия в Бурятии

Барун-Хемчикские росгвардейцы выступили в качестве судей в военно-патриотической игре «Зарница» среди детей

Новости Кызыла

Театр, искуство, Россия и дети: кукольная фотосессия в Бурятии

Юные балерины из Тувы выиграли международный конкурс

Офицер Росгвардии принял участие в акции «Линейка памяти» в кызылской школе

Барун-Хемчикские росгвардейцы выступили в качестве судей в военно-патриотической игре «Зарница» среди детей


Офицер Росгвардии принял участие в акции «Линейка памяти» в кызылской школе

Премьер Армении представил процесс делимитации границы с Азербайджаном на участке села Киранц

На границе с Азербайджаном не будет постов Минобороны, службу будут нести пограничники - Пашинян

Актёру театра присвоено звание «Гордость народа Тувы»


Барун-Хемчикские росгвардейцы выступили в качестве судей в военно-патриотической игре «Зарница» среди детей

В процессе делимитации армяно-азербайджанской границы необходим перелом: Сейран Оганян предупредил о рисках безопасности

Не можем уступить ни миллиметра своей суверенной территории - Пашинян

«Ордабасы» выбрал нового главного тренера


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Тува

Глава Тувы Владислав Ховалыг поздравил земляков с Первомаем


Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Анастасия Волочкова

«Мой рай»: Волочкова уединилась с тайным спутником на Мальдивах



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Хотели стать женами Егора Крида и Тимати. Рассказываем, как сложилась жизнь нижегородок после шоу «Холостяк»

Волочкова о видео с Джигурдой: "Я не то, что в ту дверь вошла, — я у себя дома"

В «Зарядье» пройдет концерт к 85-летию со дня рождения Елены Образцовой

Экс-солистка "ВИА Гры" посетила концерт Земфиры в Испании


Легечка обыграл Надаля и сыграет с Медведевым в 1/4 финала «Мастерса» в Мадриде

Медведев обыграл Бублика и вышел в четвертьфинал "Мастерса" в Мадриде

Рублёв: быстрая победа над Грикспором связана с тем, что хотел быстрее уйти с корта

Россиянка Михайлова стала чемпионкой Франции по настольному теннису


Tyson Fury vs Oleksandr Usyk undercard: Who is fighting on huge Saudi bill?

13 Crops You'd Be INSANE Not To Plant in May

5 Things To Remember When A Friendship Ends

Tom Aspinall says UFC 304 start time is ‘awful’ and should be changed as Brit provides update on next opponent