Әлмәт районында Геройлар мемориаль комплексы ачылды
0
68
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Түбән Мактама бистәсендә 2нче номерлы мәктәп территориясендә Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның яңартылган бюсты, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены Кавалеры Олег Можгинга һәм Батырлык ордены Кавалеры Рафаэль Васильевка мемориаль такта ачтылар. Алар бу мәктәпне тәмамлаган. Бу хакта Әлмәт районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантаналы вакыйгалар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан узды. Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин бюсты Җиңүнең 40 еллыгы елында куелды. Кайнар нокталарда үзләрен күрсәткән батыр сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү инициативасын бистә җәмәгатьчелеге тәкъдим иткән. Тантаналы чара район башлыгы Тимур Нагуманов, Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар, мәктәп укучылары һәм бистә халкы катнашында узды. «Бүген без Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның яңартылган бюстын һәм кайнар нокталарда һәлак булган егетләргә мемориаль такталар ачабыз. Бу батырлыкларның кыйммәте көннән-көн үсә, гомерләрен кызганмыйча, киләчәк буыннар өчен азатлык һәм бәхет яулаганнарны без беркайчан да онытмаячакбыз», — дип мөрәҗәгать итте Тимур Дмитриевич. Акциядә катнашучылар мемориаль комплекска чәчәкләр салды һәм һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.