ТАССР җитәкчеләренең балалары: Хәтер — бабайга хезмәте өчен иң яхшы рәхмәт сүзе
0
59
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССР белән төрле елларда идарә иткән җитәкчеләрнең балалары, оныклары әтиләрен һәм бабаларын хөрмәтләп искә алулары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерә. «Хәтер — бабайга хезмәте өчен иң яхшы рәхмәт сүзе», — дип уртаклашты алар «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин Яңа Татар бистәсе һәм Арча зиратларында ТАССР Министрлар Советының элекке рәисләре каберләренә чәчәкләр салды.
Арча зиратына 1943-1950 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе, 1957-1960 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе вазифасын биләгән Сәет Шәрәфиевнең оныклары Фәридә Волгина һәм Сания Самаренкина да килгән иде. Фәридә Волгина Сәет Шәрәфиевнең 1929 елгы кызы да исән булуын, аның Мәскәүдә яшәгәнен әйтте. «Бабай республика үсешенә зур өлеш керткән дип саныйбыз. Җитәкчелек иткән чорда бернинди зур мөлкәт туплаган кеше түгел ул, чиста намусы белән халкы өчен эшләде», — диделәр оныклары. Алар Казанда бер урамга бабалары исеме бирелүен тели. «Без моны бик телибез. Исән чакта кызы белеп куансын иде дибез. Кызы шәһәр хакимиятенә дә язган иде, әлегә уңай җавап килмәде. Бу мәсьәлә үле ноктадан кузгалыр дип ышанабыз», — диде. Фәридә Волгина әйтүенчә, Сәет Шәрәфиев кайда гына эшләмәсен, аны гел күтәреп килгәннәр. «Гади көтүчедән үз тырышлыгы белән шундый үрләргә менгән кеше ул. Сугыш вакытында бөтен предприятиеләрнең тулы куәтенә эшләве өчен тырышты. Шугуров нефть чыганагы аның көче белән булдырылды», — диделәр оныклары.
Миргарифан Газизов 1950-1957 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе булган. Аның оныгы Сергей Газизов белән аралаштык. «Бабай сугыштан соң җимереклекне җиңү юнәлешендә эшли. Ромашкино нефть чыганагы өйрәнелә. Тарихчылар әйтүенчә, ул вакытта Татарстан икътисады ике тапкыр тизрәк үсеш алган. Хөкүмәткә шушы хәтер акциясе өчен рәхмәт. Хәтер — бабайга хезмәте өчен иң яхшы рәхмәт сүзе», — диде Сергей Газизов.
Академик Фиринат Халиков сүзләренчә, Миргарифан Газизов эшләгән елларда Татарстанны «татар Бакуы» дип атаганнар. «Ул әле сугыш вакытында финанс министры булган кеше. Бөтен сәнәгатьне финанслау аның өстендә иде. Сугыштан соң ТАССР Министрлар Советы Рәисе булды. Ул нефть сәнәгатенең башында торган кеше», — диде.
Якыннары Миргарифан Газизов турында хәтерне мәңгеләштерү өчен Зур Кызыл урамы, 57, а йортында мемориаль табличка кирәк дип саный. «Шушы үтенечне ишетсәләр, республика җитәкечлегенә рәхмәтле булыр идем», — диде Сергей Газизов. 1982-1985 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе Илдус Садыйковның кызы Эльвира Шакирова әтисенең иң зур казанышы итеп, Түбән Каманы үстерүне атады. «Унөч ел аның җитәкчелегендә шәһәр төзелде, ул хәзер дә чәчәк ата. Эше ничек кенә тыгыз булса да, гаиләсенә, балаларына һәрвакыт вакыт таба иде. Аның белән эшләгән кешеләрдән җылы сүзләр генә ишетергә туры килә. Кеше турында якты хәтер иң мөһиме дип саныйм», — диде. Татарстанның беренче Премьер-министры (1991-1995) Мөхәммәт Сабировның кызы Гүзәл Волкова респубикага хәтер өчен рәхмәтле булуын әйтте. «Әти бөтен гомерен диярлек эшкә багышлады. Шул ук вакытта гел гаиләсен кайгыртып яшәде. Улларын да ул ир кайгыртырга, якларга тиеш дип өйрәтте. Коллективы да көчле иде. Бу кешеләр акчага кызыгып түгел, нәтиҗәлелекне уйлап эшли торган чор иде», — диде әңгәмәдәш.