Апасның бер авылында сөлге җыйганнар
0
93
(Апас, 11 июнь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районының Кызыл Тау авылы халкы Сабан туена «Сөлге җыю» йоласы күренешләрен сокландыргыч итеп әзерләгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Монда бизәлгән атлар да, гармунчылар да, җыр-биюгә оста үзешчәннәр дә, бала-чагалар да бар иде. Барысы да бәйрәмчә киенгән. Алар һәр йортка, һәр хуҗалыкка кереп, бәйрәм күчтәнәчләренә — чигелешле сөлгеләр, яулыклар җыйдылар. Урамнарның берсе дә калмады, барысын да урап чыктылар. Һәр йорттан олысы-кечесе бик теләп чыкты.
«Авылдашларым бәйрәмгә, күңел ачуга бик сусады. Шуңа да милли йолабыз бүген аеруча җанлы, аеруча эчтәлекле уза. Бик куандырдыгыз барыгыз да. Дөньяларыбыз тыныч булсын, сугыш афәтләре, ятимлекләр килмәсен. Һәрбарчасы ныклы исәнлектә яшәсен», — дип теләде Наилә апа Шәрәфуллина.
Дөрестән дә, соңгы вакытта чыккан чир шаукымы сәбәпче булгангамы, халык мондый бәйрәм күренешләренә быел аеруча сөенде, аеруча актив катнашты.