Алексеевскида прокуратура хезмәткәрләре арасындагы бәйге Бөек Җиңүгә багышланган
(Алексеевск, 7 февраль, «Татар-информ», «Таң», Алексей Вангаев). Алексеевск районында прокуратура хезмәткәрләре арасында «Кызыл ромашка» сәнгать иҗаты бәйгесе узда. Бәйгенең зона сайлап алу этабында Камааръягы зонасының җиде районыннан килгән вәкилләр катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район мәдәният йортында катнашучыларны һәм тамашачыларны тынлы оркестр каршы алды, ә фойеда Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә оештырылды.
Прокуратура хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары үзләренең иҗади сәләтләрен алты номинациядә күрсәттеләр. Чыгыш ясаучыларның осталыгын жюри әгъзалары бәяләде. Тамашачылар чистайлыларның номерларын аеруча җылы алкышлады.
Концерт башланыр алдыннан, катнашучыларга сәламләү сүзләре белән башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров һәм Алексеевск районы прокуроры Павел Абрамов мөрәҗәгать итте. Җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнарны Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова тапшырды.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча Алексеевск прокуратурасы хезмәткәрләре «Оригиналь жанр» номинациясендә беренче урын һәм «Нәфис сүз» номинациясендә икенче урынны яулады.
Бәйге Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Финалда катнашучылар барлык сайлап алу этапларын уздырганнан соң билгеләнәчәк.