Курск өлкәсендә югалган баланы Татарстанда эзлиләр
0
30
Курск өлкәсенең Белица авылында 13 яшьлек Екатерина Анищенко югалган. Аны Татарстанда да эзлиләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Кыз 27 июньдә өйдән чыгып качкан. Аны 30 июньдә Татарстанның Әгерҗе районында күргәннәр. Бу турыда агентлыкка Чаллыдагы «Василиса» эзләү төркеме вәкиле хәбәр итте.
Аннары үсмер Чаллы ягына таба киткән дигән мәгълүмат билгеле.
Екатерина Анищенко турында белешмәсе булган һәркемнән полициягә, я «Василиса» эзләү төркеменең администраторы Екатерина Денисенкога хәбәр итүләре сорала.