Красноярск өлкәсенең Волоково авылындагы һәйкәлгә татарча рәхмәт сүзләре язганнар
0
66
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Красноярск өлкәсе Пировский районының Волоковое авылында Холмовое һәм Волоковое авылларында туган фронтовикларына багышланган мемориаль комплекс төзелешенең беренче этабы тәмамланды. Гранит ташка ветераннарның исем-фамилиясе һәм ике телдә дә рәхмәт сүзләре язылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Авылларга Столыпинның аграр реформасы елларында Казан губернасыннан күченеп килгән керәшен татарлары ниггез салган. Бер айда комплексны торгызу өчен зур эшләр башкарылган: фронтовикларның исемлеге ачыкланган, проекты эзерләнгән.
Комплекс территориясен матурлау эшләрен язын башкарачаклар. Ул Милләт эшләре буенча федераль агентлык һәм Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән «Хәтер» проекты кысаларында торгызыла.