Татар эстрадасының «Музыкаль десант»ы Натальинск шәһәренә килде
0
109
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасы көннәре уза. Бәйрәм чараларында Казан шәһәр филармониясе артистлары да катнаша. Кичә Татарстан делегациясе Натальинск шәһәрендә булды.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистлар үз чыгышлары белән Екатеринбург, Кызылъяр (Красноуфимск), Михайловск шәһәрләре һәм Әртә шәһәр округы Әҗегол (Азигулово) авылында яшәүче милләттәшләребезне сөендерде.