Менә сиңа лагерь: 7 сыйныф укучысы 6нчы класс баласы белән «йоклаган», вожатыйлар качкан
Краснодар краенда «Спутник» дигән балалар лагерына эшләргә дип килгән вожатыйлар килүгә үк борылып кайтып киткән. Телеграмдагы «Ваза» каналы шул турыда хәбәр итеп, фотолар куйган.
Кабардинка авылындагы сәламәтләндерү лагеренә вожатыйлар җәйге сменага балалар белән бергә килгән. Корпусларга урнаша башлаганда ук, алар көтелмәгән хәлләр юлыга: ашау чүпрәк юа торган кәстрүлләрдә пешерелгәне ачыкланган, ватык шкафлар, пружиналары чыккан матраслар, кайнар су булмау һәм башка бик күп нәрсәләр.
Шуннан соң «булачак тәрбиячеләр» лагерьга инде 221 бала җыелганын белеп алган. Ә балаларның күбесе имин булмаган гаиләләрдән булуы, кайберләренең хәтта ПДНда (Эчке эшләр министрлыгының Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсендә) исәптә торуы ачыклана. Моннан тыш, лагерьда аутизм белән авыручы бала да була, ә алар белән эшләргә махсус белемнәр кирәк.
Балигъ булмаганнар арасындагы җенси мөнәсәбәтләр хәлне тагын да катлауландыра: җиденче сыйныф укучысы алтынчы сыйныф укучысы белән җенси мөнәсәбәткә кергәне ачыклана. Полиция хезмәткәрләре инде бу хәлне тикшерә башлаган.
Вожатыйларны мондый сынаулар көтәчәген берәү дә кисәтмәгән, шуңа күрә алар лагерьда эшләүдән баш тарткан. Документларын кире алап, өйләренә кайтып киткәннәр. Хәзер лагерь администрациясе ашыгыч рәвештә аларга алмаш эзли.